Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Хәтерләүдән курыкма син, Үткәнеңне онытма син!

23 фев­раль­дә - Ва­тан­ны сак­лау­чы­лар кө­не уңа­ен­нан - "А­җа­ган" яшүс­мер­ләр спорт клу­бын­да Зи­рек­ле ур­та мәк­тә­бен тә­мам­лап, Әф­ганс­тан һәм Чеч­ня­да хез­мәт ит­кән авыл­даш­ла­ры­быз хөр­мә­те­нә ме­мо­ри­аль так­та ку­ел­ды. Бу та­ри­хи - ис­тә­лек­ле ва­кый­га соң­гы унъ­ел­лык­лар­ның ло­каль бә­ре­леш­лә­рен­дә кы­рыс сы­нау­лар­ны на­мус бе­лән үтеп, исән-сау ту­ган җир­лә­ре­нә әй­лә­неп кай­ту бә­хе­те­нә иреш­кән һәм бер­ни­чә тап­кыр...

23 фев­раль­дә - Ва­тан­ны сак­лау­чы­лар кө­не уңа­ен­нан - "А­җа­ган" яшүс­мер­ләр спорт клу­бын­да Зи­рек­ле ур­та мәк­тә­бен тә­мам­лап, Әф­ганс­тан һәм Чеч­ня­да хез­мәт ит­кән авыл­даш­ла­ры­быз хөр­мә­те­нә ме­мо­ри­аль так­та ку­ел­ды.

Бу та­ри­хи - ис­тә­лек­ле ва­кый­га соң­гы унъ­ел­лык­лар­ның ло­каль бә­ре­леш­лә­рен­дә кы­рыс сы­нау­лар­ны на­мус бе­лән үтеп, исән-сау ту­ган җир­лә­ре­нә әй­лә­неп кай­ту бә­хе­те­нә иреш­кән һәм бер­ни­чә тап­кыр үлем­нең кү­зе­нә кыю ка­ра­ган, үзе­нең хәр­би ан­ты­на туг­ры бул­ган сол­дат­лар, ки­лә­чәк­тә ил яз­мы­шын үз җил­кә­лә­рен­дә кү­тә­рер­гә әзер­лә­нү­че үсеп ки­лү­че бу­ын - мәк­тәп уку­чы­ла­ры, бар­лык уч­реж­де­ние җи­тәк­че­лә­ре һәм авыл хал­кы кат­на­шын­да үт­те.

Әле­ге ча­ра­ны оеш­ты­ру­чы "А­җа­ган" яшүс­мер­ләр спорт клу­бы ди­рек­то­ры Гөл­шат Габ­дул­ла кы­зы иң элек бар­лык ир-егет­ләр­не бәй­рәм бе­лән кот­лап, алар­га үзе­нең җы­лы, их­лас те­ләк­лә­рен җит­кер­де. "Ва­тан, ил кар­шын­да из­ге бу­рыч­ла­рын үтәп, төр­ле "кай­нар нок­та­лар­да" - су­гыш­лар­да кат­на­шыр­га ту­ры кил­гән, шу­шы җир­ләр­дә мәң­ге­гә ятып кал­ган сол­дат­лар­ның чы­дам­лы­гы, кы­ю­лы­гы, ба­тыр­лык­ла­ры бер­кай­чан да оны­ты­лыр­га ти­еш тү­гел, ә яшь бу­ын­нар­га үр­нәк бу­лып хә­тер­ләр­дә, та­рих­та сак­ла­ныр­га хак­лы", - дип ба­сым яса­ды ул үзе­нең чы­гы­шын­да. Әйе, Әф­ган су­гы­шы - ХХ га­сыр­ның иң озак­ка су­зыл­ган, кан­кой­гыч, тра­гик су­гыш­ла­ры­ның бер­се бул­ды. Бу игъ­лан ител­мә­гән су­гыш­ны ни­чек ке­нә ата­ма­ды­лар: ба­сып алу, тер­рор­чы­лык, яшер­тен су­гыш дип тә, ло­каль хәр­би кар­шы­лык яи­сә ин­тер­на­ци­о­наль хәр­би ак­ция дип тә йөрт­те­ләр. Та­рих­чы­лар һа­ман да аның кар­шы­лык­лы ха­рак­те­ры­на тө­ше­неп бе­тә ал­мый, лә­кин, ни­чек ке­нә ата­саң да бу су­гыш­та Та­тарс­тан­нан 9570 ке­ше кат­наш­кан, 260 су­гыш­чы­ның, әле тор­мыш­ның ямен-тә­мен дә та­тып ка­ра­ма­ган асыл ир-егет­лә­ре­без­нең гәү­дә­лә­ре цинк та­бут­лар­да кайт­кан, 233 ир-егет ин­ва­лид бу­лып кал­ган, 546сы яра­лан­ган, кон­ту­зия ал­ган. Ел­лар уз­ган са­ен, кан­лы ва­кый­га­лар ера­гая, ис­тә­лек­ләр то­нык­ла­на бар­са да, әле һа­ман "Әф­ганс­тан" сү­зе га­зиз ул­ла­ры таш-кы­я­лар ара­сын­да ба­шын сал­ган бик күп ана­лар­ның җан­на­рын тет­рән­де­рә, ин­тер­на­ци­о­наль бу­рыч­ла­рын үтәп кайт­кан ир-егет­лә­ре­без­нең яра­ла­рын куз­га­та. Зи­рек­ле ли­цее уку­чы­ла­ры үз­лә­ре­нең әдә­би-му­зы­каль чы­гыш­ла­рын­да шу­шы кан­лы ва­кый­га­лар ту­рын­да, Әф­ган, Чеч­ня су­гыш­ла­ры­ның ил та­ри­хын­да тот­кан уры­ны, ил җи­тәк­че­лә­ре­нең сә­я­си ха­та­ла­ры, ана­лар­ның түк­кән күз яшь­лә­ре ту­рын­да йө­рәк­ләр­гә үтеп ке­рер­лек итеп сөй­лә­де­ләр. Төр­ле уен ко­рал­ла­рын­да кү­ңел төп­келлә­рен­нән агы­лып чык­кан көй­ләр­не баш­ка­рып, үт­кән ва­кый­га­лар­ның җан­лы кар­ти­на­сын яңарт­ты­лар.

10 ел­га су­зыл­ган Әф­ган су­гы­шын­да авы­лы­быз­ның иң көч­ле, иң кыю 9 еге­те кат­наш­кан, 2есе Чеч­ня­да бул­ган. Шу­лар ара­сын­да Өр­гән­чә авы­лы еге­те В.Н. Нор­кин Ва­тан ал­дын­да­гы из­ге бу­ры­чын үтә­гән­дә Әф­ган җи­рен­дә һә­лак бу­ла. Аны Тү­бән Ка­ма шә­һә­ре­нә алып кай­тып җир­ли­ләр. Зал тү­рен­дә урын ал­ган, су­гыш­ны үз ба­шын­нан ки­чер­гән, ба­тыр­лык һәм кы­ю­лык үр­нә­ге бул­ган ир-егет­ләр үз­лә­ре­нең ис­тә­лек­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты­лар, үсеп ки­лү­че яшь бу­ын­га төп­ле, акыл­лы ки­ңәш­лә­рен, үгет-нә­сый­хәт­лә­рен, уку­чы­лар­ны кы­зык­сын­дыр­ган со­рау­лар­га җа­вап­лар бир­де­ләр. Ча­ра­да кат­на­шу­чы­лар­ның һәм­мә­се үсеп ки­лү­че бу­ын­га нык­лы ва­тан­пәр­вәр­лек ру­хын­да тәр­бия би­рүе һәм су­гыш­чы-ин­тер­на­ци­о­на­лист­лар­ның исем­нә­рен мәң­ге­ләш­те­рү мак­са­тын­нан шу­шы ча­ра­ны оеш­тыр­ган. "Жи­вая па­мять" про­ек­ты бе­лән рес­пуб­ли­ка­да кат­на­шып грант от­кан Гөл­шат Габ­дул­ла кы­зы­на олы рәх­мәт­лә­рен бел­дер­де­ләр. Су­гыш нин­ди бул­са да, ул кор­бан со­рый, ул яшь, әле чә­чәк атар­га да өл­гер­мә­гән ке­ше­ләр­нең го­мер­лә­рен ала. Ә сол­дат - ул Ва­тан кар­шын­да бир­гән из­ге ан­ты­на туг­ры­лык сак­лап, ба­ры өс­тән би­рел­гән бо­е­рык­ны үтәү­че ге­нә. Аны үтә­мәс­кә аның ха­кы юк. Без дә, әф­ган хал­кы да әле су­гыш ель­яз­ма­сын та­ри­хы­быз бит­лә­ре­нә язып ку­яр­быз. Ки­лә­чәк­тә ба­тыр егет­лә­ре­без ха­кын­да ки­тап­лар язы­лыр, фильм­нар эш­лә­нер. Әле бик күп ел­лар әни­ләр, сөй­гән яр­лар бә­гырь­лә­рен са­гы­нып елар­лар. Әле бик күп ел­лар янып кү­мер­лән­гән чит җир­ләр, дөр­ләп яну­чы танк­лар, үл­гән, хә­бәр­сез югал­ган дус­ла­ры­ның тор­мыш­ка ашы­ра ал­мый кал­ган өмет­лә­ре, эш­ли­се эш­лә­ре, уй-хис­лә­ре су­гыш­чы­лар­ның җан­на­рын ки­ме­рер. Әле бик күп ел­лар мәгъ­нә­сез су­гыш сә­бәп­лә­рен, нә­ти­җә­лә­рен аң­лар­га ты­ры­шып бәр­гә­лә­нер йө­рәк­ләр.

Ва­тан­ны сак­лау­чы­лар кө­не­нә ба­гыш­лан­ган әле­ге ча­ра авы­лы­быз му­зе­ен­да чәй та­бы­ны ар­тын­да дә­вам ит­те.

Фә­ния ЗА­РИ­ПО­ВА,

Зи­рек­ле ли­цее укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев