Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хәтта өстәп тә биргән

    Түбәндәге бәет якты дөньяда 104 ел да 5 ай яшәгән Зирекле авылы әбисе Хәйбуллина Бибиҗамал Хамәтзакир кызына атап язылды. Мондый хәлне, шулкадәр гомер яшәүче әбине, Татарстан һәм Башкортстан архивларындагы метрика язулары белән (1832-1921 елгы документлар) эшләсәм дә, беренче очратуым, ягъни 190 ел эчендә Зирекледә мондый яшькә җитүче башка кешене тапмадым....

    Түбәндәге бәет якты дөньяда 104 ел да 5 ай яшәгән Зирекле авылы әбисе Хәйбуллина Бибиҗамал Хамәтзакир кызына атап язылды. Мондый хәлне, шулкадәр гомер яшәүче әбине,
    Татарстан һәм Башкортстан архивларындагы метрика язулары белән (1832-1921 елгы документлар) эшләсәм дә, беренче очратуым, ягъни 190 ел эчендә Зирекледә мондый яшькә җитүче башка кешене тапмадым. Дөрес, 100 яшькә җитеп вафат булганнар очрады, алар да шушы вакыт аралыгында 3-4 кеше генә булды. Бибиҗамал әби 1910 елның 4 июлендә, элеккечә әйтсәк, Казан губернасы, Чистай өязе, (Зирекле) Ерыклы волосте, Ерыклы (Зирекле) авылында туган. 5 ир туганы белән үскән. Әнисе - Мәрхүбҗамал Мөхәммәдвәли кызы (6.2.1880 - 4.4.1970) - Хупҗамал әби. Әтисе - Мөхәммәдзакир Габделкәбир улы (халык телендә кыскартылып Хамәтзакир була) (22.12.1879) беренче бөтендөнья сугышында һәлак була. Бибиҗамал әбинең ире - Хәйбуллин Сөләйман Бөек Ватан сугышында һәлак була (1907-16.10.1941), Тверь өлкәсенең Высоковский районындагы Старое авылында җирләнә. Улы - Шәймардан (Шаһимәрдән) 1936 елда туган, 2008 елда вафат булды. Кызы Гөлмиҗамал озак еллар Төмән өлкәсенең Пионерский поселогында яшәде. Ире Шәйдуллин Мингали Шәйдулла улын (1929 е.т.) 2010 елның 16 июлендә туган авылы Зиреклегә алып кайтып җирләгәч, бераздан Гөлмиҗамал да туган Зиреклесенә кайтып, әнисен карый башлады. Дәүләт сугышта һәлак булганнарның тол хатыннарына фатир бирә башлагач, Әлмәттән фатир алып, шәһәрдә урнаштылар. Бибиҗамал әби дә вафатыннан соң шәһәрдән кайтарылып, 2014 елның 5 нче ноябрендә Зирекле зиратында җирләнде. Килене Зәйтүнә Әбдерәхим кызы (1933 елның 22 гыйнварында туган) әбинең улы Шәймардан белән 1959 елның 11 нче апрелендә гаилә коралар. Шул гомердән бирле Бибиҗамал әби улы һәм килене карамагында 52 ел тәрбияләнә, әби шәһәргә китсә дә, оныклары, туганнары барып, хәлен белешеп тордылар.
    Бисмилламны әйтеп бүген, догадан башлыйм әле,
    Авылымның тарихын да ачып, күз ташлыйм әле.
    Бакыйлыкка күчте әбиебез, Бибиҗамал исеме,
    Һәркемгә дә чират җитәр, аннан калу юктыр дисезме?
    Дөрес сүзләр, каршы килмим. Тик шулай да,
    үзгә вакыйга,
    Ходай биргән аңа гомер, җитте хәтта тулы гасырга.
    Гасыр түгел, Раббым тагын өстәп бирде дүрт ел
    һәм биш ай,
    Авыл белми андый яшьне, яшәмәгән беркем дә бугай.
    Авылны өйрәнгән Мидхәт тә гаҗәпкә калган моңа,
    Йөз туксан елга бер тапкыр юлыккан ул да моңа.
    Революция, ачлык елларын, колхозлашу чорын
    кичергән,
    Канлы сугыш елларының җафаларын артык
    күп күргән.
    Сөләйманы яу кырында ятып калган, кайта алмаган,
    Ике бала, колхоз эше, хәсрәт-нужасы да калмаган.
    Ничек узса, узган гомер, еламаган, сабыр иткән ул,
    Ирен, матур, җайлы тормыш һәр көн - төнен көткән ул.
    Шәймарданы терәк булды бөтен гомеренең буена,
    Кызы Гөлмиҗамал еракта, бары бала ана уенда.
    Килен төште Зәйтүнә дә, яшәделәр тату, килешеп,
    Бергә тарттылар тормышны, ачык күңел белән,
    көлешеп.
    "Мәңге рәхмәт, бәхил, килен. Килен түгел,
    кызым булдың син,
    Хөрмәт белән, сабыр итеп, улымнан да уңдың син.
    Соңгы вакыт ераклардан кызым кайтты ире үлгәчтән,
    Фатир алды Әлмәтеннән, анда күчтек безгә биргәчтән.
    Кайттым бүген нигеземә, соңгы тапкыр күрәм өйне дә,
    Җеназамны укый мулла, авылдашлар озата мине дә."
    Изгеләрдән киттең, әби, урыннарың булсын оҗмахлы,
    Ялварам да һәм дә телим үтүеңне синең иманлы.
    Мидхәт Газыймов, Зирекле авылы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: