Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Хыяллары чынга ашкан

20 де­кабрь­дә РМЙ фо­йе­сын­да чыр­шы­ны, зал­ны би­зәп, күп сан­лы бү­ләк­ләр алып, фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле ба­ла­лар­га яңа ел бәй­рә­ме оеш­тыр­ды­лар. Ба­ла­лар­га бү­ләк алыр­га ак­ча­ны ТР Дәү­ләт Со­ве­ты де­пу­та­ты Анд­рей Си­ма­ков (20 мең сум) һәм ТР Дәү­ләт Со­ве­ты сек­ре­та­ре Ли­лия Мав­ри­на (10 мең сум) бир­гән. Әни­лә­ре, әти­лә­ре, әби­лә­ре, ба­ба­ла­ры оза­ту­ын­да чыр­шы бәй­рә­ме­нә...

20 де­кабрь­дә РМЙ фо­йе­сын­да чыр­шы­ны, зал­ны би­зәп, күп сан­лы бү­ләк­ләр алып, фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле ба­ла­лар­га яңа ел бәй­рә­ме оеш­тыр­ды­лар. Ба­ла­лар­га бү­ләк алыр­га ак­ча­ны ТР Дәү­ләт Со­ве­ты де­пу­та­ты Анд­рей Си­ма­ков (20 мең сум) һәм ТР Дәү­ләт Со­ве­ты сек­ре­та­ре Ли­лия Мав­ри­на (10 мең сум) бир­гән.

Әни­лә­ре, әти­лә­ре, әби­лә­ре, ба­ба­ла­ры оза­ту­ын­да чыр­шы бәй­рә­ме­нә 41 ба­ла кил­гән иде. "Кай­гыр­ту" ХСХ­КҮ хез­мәт­кәр­лә­ре ба­ла­лар­ны ишек тө­бен­нән үк кар­шы­лап, һәр­бер­се­нә ял­ты­ра­вык­лы кол­па­чок һәм бә­хет­ле ло­те­рея би­ле­ты тап­шыр­ды­лар. Ба­ла­лар ур­ман чи­бә­ре - чыр­шы ти­рә­ли йом­шак кә­нә­фи­ләр­гә ур­наш­ып, та­ма­ша ка­рар­га әзер­лән­де­ләр. Алар­га та­ма­ша­ны РМЙ ар­тист­ла­ры, Үзәк ки­тап­ха­нә хез­мәт­кәр­лә­ре һәм БСМ-нә йө­рү­че­ләр әзер­лә­гән. Чыр­шы ут­ла­ры ка­бын­гач Кар бөр­те­ге ба­ла­лар­ны тыл­сым­лы әки­ят дөнь­я­сы­на алып ке­реп кит­те, иге­лек­ле Мә­че (итек­ле), Убыр­лы Кар­чык һәм баш­ка пер­со­наж­лар бе­лән та­ныш­тыр­ды, бер­гә­ләп та­быш­мак­лар чиш­те­ләр. Кар бөр­тек­лә­ре - "Шеш­мин­ка" ан­самб­ле­нә йө­рү­че кыз­лар бө­те­ре­леп би­е­де­ләр. Го­ри­зонт­та пәй­да бул­ган Кыш ба­бай бе­лән Кар кы­зы явыз Убыр­лы кар­чык­ны тир­гәп ал­гач, әки­ят ге­рой­ла­ры бе­лән бер­гә­ләп ба­ла­лар­га тәм-том­нар та­рат­ты­лар, ба­ла­лар­ны әй­лән-бәй­лән уе­ны­на ча­кыр­ды­лар. Бәй­рәм сюрп­ри­зы мо­ның бе­лән ге­нә бет­мә­де, бә­хет­ле би­лет­лар уй­на­тыл­ды, һәр ба­ла­га кеч­ке­нә бү­ләк: та­рак, руч­ка, уен­чык һ.б. ти­де. Ни­һа­ять, сәх­нә­гә кеч­ке­нә "Те­ләк чыр­шы­сы" чы­га­рыл­ды. Рес­пуб­ли­ка­да бу хәй­рия ак­ци­я­се но­ябрь аза­гын­да старт ал­ган иде. Ай бу­е­на ра­йон үзә­ге ки­бет­лә­рен­дә ин­ва­лид ба­ла исе­ме һәм аның те­лә­ге языл­ган уен­чык ко­пил­ка­лы шун­дый чыр­шы­лар тор­ды. Би­та­раф кал­ма­ган ке­ше­ләр, оеш­ма­лар, ра­йон эш­мә­кәр­лә­ре (Лю­бовь Гуль­ко­ва, Фә­рит Кур­ма­ев, Ни­яз Га­лә­вет­ди­нов, Вла­ди­мир Зу­бов, Сә­рия Әгъ­лә­ми­е­ва, Люд­ми­ла Ар­бу­зо­ва, Альф­ред Гай­на­тул­лин) ба­ла­лар­ның те­ләк­лә­рен үтә­гән­нәр. Ба­ла­лар яңа ел­га күп­тән көт­кән бү­ләк­лә­рен: кә­рәз­ле те­ле­фон, өс­тәл уе­ны, зур уен­чык - ма­ши­на һәм баш­ка нәр­сә­ләр ал­ды­лар. Бәй­рәм­дә ша­пыл­да­вык­лар "шарт­лап", төс­ле фон­тан­нар "ат­ты". Алар­ның ки­сәк­чек­лә­ре һа­ва­да бө­те­ре­леп, ба­ла­лар­ны сө­ен­де­реп баш­ла­ры­на кун­ды.

Азак­та, һәр ба­ла­га бү­ләк­кә "сан­дык­лар", зур йом­шак уен­чык­лар та­ра­тыл­ды. Ба­ла­лар­га, һич­шик­сез, бә­хет ел­май­ды, алар йом­шак уен­чык­ла­рын күк­рәк­лә­ре­нә кы­сып, шун­да ук, алар бе­лән дус­лаш­ты­лар. Бәй­рәм бик ма­тур уз­ды.

Әти-әни­ләр оеш­ты­ру­чы­лар­га рәх­мәт бел­де­реп, бар­лык ига­нә­че­ләр­гә, ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов­ка га­җә­еп бәй­рәм яса­ган­на­ры өчен рәх­мәт иреш­те­рү­лә­рен үтен­де­ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев