Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Иң бәхетле хатын-кыз – ул ана

8 март бәйрәмендә җирдә иң бөек исемне йөртүче, берничә балага гомер бүләк итүче - күп балалы ана турында тагын бер кат искә төшерербез. Әдәмсә авылында яшәүче Антонина Алексеевна Чукашованың бәхете 6 кызы һәм 4 улы булуда, инде хәзер алар да үсеп-буйга җиткәннәр, үзләренең дә балалары, оныклары бар.

Ирле-хатынлы Чукашовлар үзләренең парлы гомер юлларын каенананың кечкенә генә өендә башлап җибәрәләр. Беренче кызлары Настя туганнан соң 1961 елдан башлап гаиләдә бер-бер артлы башка балалары туган һәм гаилә башлыгы Федор Николаевич бурадан яңа өй өлгерткән. 5 кә 5 үлчәмдәге өйдә әби белән бергә унөч кеше яши башлый. Кем караватта, кем идәндә йоклый, урын барысына да җиткән. Бераз соңрак өйне зурайталар - арткы якка иркен бүлмә ясыйлар, анда рус миче, аш өстәле тора, шунда ук ашарга да әзерләгәннәр, кер дә юганнар. Антонина Алексеевнага зур гаилә өчен ашарга һәр көнне бер чиләкле чуенда пешерергә туры килгән.
- Ә күпме кер иде - тау кадәр! Ышкый-ышкый бөтен кул уелып чыга иде. Кызлар юган керләрне чайкарга йөгерәләр, шунысы яхшы: елга якында гына иде. Ә хәзер - дөнья рәхәте, автомат машина барын да эшли, - диде, кер юу машинасына күрсәтеп.
-Өйгә газ керткәнгә дә ике ел инде, мичне сүттек. Шунда ипи дә, кабартмалар да пешерә идек әле, ә хәзер шуларны алыр өчен кибеткә йөрибез...
Әтиләре фермада 45 ел терлекче булып эшли, тәүлек буе диярлек эштә була. -Шушы гомер эчендә бер тапкыр да ял алмадым, - диде Федор Николаевич.
Хуҗалыкта сыер, казлар, дуңгызлар асраганнар, терлекләрне хатыны һәм балалары караган. Каенанасы балаларны карарга да бик булышкан, зуррак балалар үсә төшкәч кечерәкләрен караган.
Иренең хезмәт хакына, каенанасының пенсиясенә яшәгәннәр, Антонина Алексеевна колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Зур бакчада бар нәрсәне дә үстергәннәр. Тату яшәгәннәр.
- Барлык кыенлыкларны үзебез җиңәргә тырыштык, беркем дә булышмады. Дәүләт хәзер күп балалыларга ярдәм итә, ә элек мондый нәрсә юк иде, - ди гаилә башлыгы. - Балаларымны назлап үстердем, кирәк чагында әрләп тә ала идем, ансыз булмый, - дип сөйли Антонина Алексеевна,- тыңлаучан булып, эшләп үстеләр.
Чукашовларның дүрт уллары да кечкенәдән комбайнда, тракторда, мәктәптә укыганда ук Алексей комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, бер вакыт алдынгылыкка да чыга. Хәзер бар да шоферлар.
-Балаларыбыз эшчән, шәһәрнекеләр белән чагыштырырлык түгел. Авыл кешесе бит эшкә күнеккән, - дип дәвам итә сүзне Федор Николаевич.
Уллары Владимир, Николай, Иван, Алексей Әдәмсәдә яшиләр. Өч кызлары Түбән Камада шин заводында эшли, берсе Чаллыда - элемтәче, берсе - Чирмешәндә, берсе - Казахстанда. Һөнәрләре буенча алар бар да нык куллы эшче-крестьян.
Әти-әнисе янында әлегә өйләнмәгән уллары Алексей белән төпчекләре Иван яши. Агрофирмада шофер булып эшлиләр: Иван УАЗик+та сыер савучыларны йөртсә, Алексей - КамАЗда. Икесе дә әти-әниләре кебек бик эшчән, хуҗалыкчыл. Иван үзенә аерым йорт төзегән, Алексей исә туган йортларын тазарту - зурайту белән мәшгуль. Тәрәзәләрен алыштырган, янкорма төзегән. Инде штукатурлыйсы, идәннәр җәясе генә калган. Арзанга гына иске трактор сатып алган, кечкенәдән тимер-томыр белән кайнашкан егет аны "йөгерергә" мәҗбүр итмәкче. Хәзер Антонина Алексеевнадан бай кеше юктыр. Ул күпме балага гомер биргән! Шуның белән бәхетле дә.
- Хәзер күп бала тапмыйлар бит. Мин барысын да да таптым. Тумаган баланы юк итү - ул олы кешене үтергән күк, барыбер үтерү була. Кайнанам да шулай дия иде. Аның каравы Чукашовларның хәзер 19 оныклары һәм 5 оныкчыклары. - Бар да киләләр, кайталар, булышалар, Аллага шөкер, сәламәт булсак, акрын гына яшәргә исәп әле...
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев