Бүген Яңа Чишмә авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Виктор Михайлович Шмелев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Олы яшьтә булса да, Виктор Михайлович үзен егетләрчә хис итә. Бер ай элек авырап китеп, хәзер күбрәк урын өстендә ятса да, язга таба савыгып, элеккечә Шушма елгасына балык тотарга (яраткан шөгыле) йөрергә өметләнеп тора әле ул. Янәшәсендә тормыш иптәше Нина Степановна, балалары Александр, Михаил һәм Антонина олы яшьтәге әти-әниләрен чиратлашып карарга киләләр. Хәзер "вахтада" Михаил. Хуҗалыктагы бар эшне дә башкара: җыештыра, картларга ашарга әзерли, керләрен юа, кибеткә продуктага йөри, әти-әнисенең сәламәтлеген күзәтеп тора. Мәшәкать зур, авыр чаклар да була, тик нишлисең... Җәен өйдә канализация, бәдрәф ясаган, автомат кер юу машинасы урнаштырган, бер бүлмәне яңартып корган.
Безнең юбиляр Яңа Чишмәдә күп балалы гаиләдә туып үскән, бик яшьли әтисез калган. 1943 елда 15 яшендә чылбырлы ЧТЗ-80 тракторына утыра, аны үзе йөртергә өйрәнә. - Тростта берьюлы ике "Сталинец" комбайнын тартып бардым. Сугыш вакытында Татария буенча игеннәрне урып-җыюда беренче урын алдык, - дип искә ала Виктор Михайлович.
Армиядә хезмәт иткән чорда 3 ел Әфганстан чигендә Хорог шәһәрендә СССР чикләрен саклый. Узган ел ветеранны чик буе хезмәтләре 28 майда Яңа Чишмәдә Чик сакчысы көнен бәйрәм итәргә чакырган. Җитез солдат бәйрәм киемендә пограничниклар - көрәштәшләре арасында Мәңгелек ут янында митинг вакытында төшкән рәсемдә гәүдәләндерелгән. Бүген элекке чик сакчылары: Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов, сугышчы-интернационалчылар советы рәисе Виктор Калмыков аны котларга килгәннәр һәм бүләк тә тапшырганнар. Виктор Михайлович белән бергә бер частьтә байтак авылдашлар-яшьтәшләре хезмәт иткән, әмма алар күптән бакыйлыкка күчкән инде. Виктор Михайлович районда гына түгел, хәтта республикада да өлкән яшьтәге бердәнбер чик сакчысы булып калган диләр.
Армиядән соң ул колхоз конторасына эшкә урнашырга барган һәм анда Нина Степановнаны очрата, ул бухгалтер булып эшли торган була. 1952 елда 23 февраль - Совет Армиясе көнендә туй ясаганнар, шул көннән башлап аларның гаиләсендә бу көндә - икеләтә бәйрәм, ә бер ел элек бергә яшәүләренә 65 ел булуны билгеләп үткәннәр. 1962 елда Виктор Михайлович ындыр табагына машинист булып эшкә күчкән һәм бер ялгызы аның зур хуҗалыгына хезмәт күрсәткән.
- Тәүлек буе анда булдым: орлык киптердек, сортларга аердык, агуладык, Чистайга озаттык. Механизмнарны ремонтладым, процессны күзәттем. Кышын - фермада: сыер савучы да, терлек караучы да булып эшләдем. Өйдә дә сыерлар, кәҗәләр бар иде - аларны да карадым, көтү генә көтмәдем.
60 яшьтә пенсиягә чыккан һәм тагы ике ел ындыр табагында үз эшенә башкаларны да өйрәткән. Пенсиядә исә хуҗалык, үзенең яраткан умарталары белән шөгыльләнгән, ә менә үз гомерендә Шушмадан күпме балык тоткан - аларның исәбе юк. 1944 елда 9 кг-лы чуртан балыгы тоткан көнне әле дә хәтерли. Ә моннан өч ел элек кармак белән 4,5 кг-лы чуртан тоткан. Виктор Михайловичның хәтере бик яхшы, зирәк акыллы, яхшы ишетә һәм бик теләп сөйләшә. Телевизордан Россиядәге сәяси яңалыкларны белеп-карап тора.
Юбилейга байтак кунаклар кайтыр дип көтелә, чөнки 90 яшь тулу - ул әһәмиятле көн, Казанда яшәүче туганнары, Ульяннан, Сургуттан балалары кайтачак. Гаилә шәҗәрәсендә әле тагын алты онык, дүрт оныкчыгы бар, иң зурсына 12 яшь. Бу көнне юбилярыбыз "Сугыш елларында намуслы хезмәт өчен", Җиңү көненә карата бирелгән байтак юбилей медальләре тагылган костюмын киярдер, мөгаен. Без дә Яңа Чишмә авылының иң өлкән тыл ветеранын котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык, иминлек телибез.
Ольга ИВАНОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев