Иң әйбәтләре бүләкләнде
Күркәм традициягә тугры калып, агымдагы елның I яртыеллыгына газетага язылу нәтиҗәләре буенча "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе район газетасына язылу буенча өч премия (700, 600 һәм 500 сумлык) булдырган иде. Шушы көннәрдә премияләр үз ияләрен тапты. Газета редакциясе 2013 елның I яртыеллыгына подписка оештырган барлык почта хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә. Газетаның...
Күркәм традициягә тугры калып, агымдагы елның I яртыеллыгына газетага язылу нәтиҗәләре буенча "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе район газетасына язылу буенча өч премия (700, 600 һәм 500 сумлык) булдырган иде. Шушы көннәрдә премияләр үз ияләрен тапты.
Газета редакциясе 2013 елның I яртыеллыгына подписка оештырган барлык почта хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә. Газетаның гомуми тиражы 3070 данә тәшкил итә, бу 2012 елгы подписка дәрәҗәсеннән зуррак.
Язылуга йомгак ясаганнан соң беренче урын Яңа Чишмә элемтә бүлекчәсе операторы Ольга Скоковага, икенче урын Ленино элемтә бүлекчәсе хат ташучысы Анастасия Макаровага, өченче урын Волчья Бистәсе элемтә бүлекчәсеннән хат ташучы Татьяна Остолоповага бирелде.
Язылуга йомгак ясаганда абунәчеләр санының халык санына карата процент чагыштырмасы һәм район газетасына язылу буенча план-заданиенең үтәлеше исәпкә алынды. Екатерина, Петропавел, Акъяр, Чабаксар һәм Черемухово элемтә бүлекчәләрендә дә язылу нәтиҗәләре начар түгел.
Үз эшләрен зур җаваплылык тоеп башкарган почта хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдереп, сәламәтлек, гаилә бәхете һәм эшләрендә уңышлар теләп калабыз. Безнең тыйнак кына премиябез язылуны оештыруда халык белән актив эшләү өчен киләчәктә дә стимул булсын.
Р.S. Хәзер район газетасына иске бәяләрдән 2013 елның II яртыеллыгына вакытыннан элек язылу дәвам итә.
Рәсемдә: О. Скокова һәм А. Макарова (сулдан уңга). Кызганычка каршы, Т. Остолопова премиягә тапшырган вакытка килеп җитә алмады һәм конвертны аңа соңрак тапшырдык.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев