Иң әйбәтләрен ачыклавы катлаулы булды
"Ел хатын-кызы", "Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" район конкурсына 8 номинация буенча 21 дәгъвачы тәкъдим ителде.
"Хатын-кыз - сыйныф җитәкчесе" номинациясендә Наталья Сударкина (Яңа Иванаево), Мария Беляева (Петропавел Бистәсе), Гөлнур Нуруллина (Шахмай), Нәфисә Хөсәенова (Тубылгы Тау), Нәзирә Сәлахова (Акъяр) җиңүгә дәгъва кылдылар.
"Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясендә Гөлшат Габетдинова (Зирекле), Рәхимә Хәертдинова (Красный Октябрь), Татьяна Антоновалар (Яңа Чишмә) көч сынашты.
"Хатын-кыз. Мәдәният һәм Рухият" номинациясендә Зинаида Кондеева (Ленино), Мария Семенова (Екатерина Бистәсе), Исламия Фәтхетдиновалар (Сөлчәбаш) катнашты.
"Ир-ат - ел лидеры" исеме өчен дүрт ир-ат ярышты. Болар: Евгений Белоглазов (Архангел Бистәсе), Ильяс Гаризов (Шахмай), Владимир Охотников (Чуаш Чабаксары), Максим Сальцин (Черемухово Бистәсе). "Өченче яшь герое" номинациясендә Анастасия Козлова (Яңа Чишмә) җиңүгә дәгъва кылса, "Хатын-кыз - ел лидеры" номинациясендә Наталья Николаева (Чуаш Чабаксары) чыгыш ясады. "Хатын-кыз. Минем язмыш- - минем һөнәрем" номинациясендә Наталья Павлюк (Архангел Бистәсе) һәм Наталья Корнева (Черемухово Бистәсе) җиңүгә дәгъва кылдылар.
"Хатын-кыз - ана" номинациясендә Әдәмсәдән Әлфия Әхмәтова белән Илһамия Усманова (Чаллы Башы) тәкъдим ителгән иде.
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" район конкурсы өч зонада үтте - бу Архангел Бистәсе, Акъяр һәм Черемухово АМЙларда. Жюри рәисе Наилә Закирова сүзләре буенча, әлеге исем өчен дәгъва кылучыларны тәкъдим итү Акъяр Мәдәният йортында "бер сулышта" узды.
Район конкурсында җиңүчеләрне сайлау җиңел булмады: катнашучыларның барысы да игътибарга лаеклар. Мисал өчен, Черемухово Бистәсе МЙда тамашачылар аз иде, шуңа теләктәшлек бел-дерүчеләр дә күп булмады, бу Яңа Чишмәдән Т.М. Антонова һәм А.Н. Козловаларга кагылмый, киресенчә, аларга теләктәшлек белдерүчеләр чараны үткәрү урынына үз транспортлары һәм үз "транспарантлары" белән килгән иделәр. Район конкурсында җиңүчеләрне март башында РМЙда узачак финал конкурсын-да атаячаклар.
Рәсемдә: жюри әгъзалары һәм конкурста катнашучыларга уңыш теләүчеләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев