Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Җиңүчеләр билгеле

"Гаилә һәм мәктәп" журналы Бөтенроссия "Татар гаиләсе" фонды (җитәкчесе Роберт Миңнуллин) һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы "ЗАГС" идарәсе (җитәкчесе Эльмира Зарипова) белән берлектә 2014нче елның март аенда республикакүләм "Күркәм гаилә" бәйгесен игълан иткән иде.

Конкурс җәмгыятебездә гаилә кыйммәтләрен ныгыту, халкыбызның буыннан-буынга сакланган матур гореф-гадәтләрен ачыклау максатыннан махсус оештырылды. Бәйгедә республикабызның төрле төбәкләрендә матур, тату тормыш итүче, мәктәп һәм балалар бакчасы яшендә балалары булган 100гә якын яшь гаилә катнашты. 2014нче елның 30 августында бәйгегә нәтиҗә ясалды. Арада иң күркәм, балалар үстерүдә үзләренә генә хас, буыннан-буынга күчеп килгән тәрбия алымнары, эш-шөгыльләре, үзара тату мөнәсәбәтләре белән башкаларга үрнәк булырлык 12 гаилә җиңүче дип табылды. Әлеге гаиләләргә 24 сентябрьдә Халыклар дуслыгы йорты бинасы Концертлар залында "Күркәм гаилә" бәйгесенең Дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләр исемлегендә Яңа Чишмә районында яшәүче, күркәм, башкаларга үрнәк тормыш алып баручы Гөлфия һәм Рафис Вафиннар гаиләсе дә бар. Әлеге гаилә "Күркәм гаилә" бәйгесенең Дипломына лаек дип табылды һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.
"Күркәм гаилә" бәйгесе җиңүчеләрен тәбриклибез! Киләчәктә дә аларга тыныч, бәрәкәтле тормыш, хәерле гомерләр, сөю-сәгадәттә яшәүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев