Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Игезәк бала табучы әниләр белән очрашу

2018 нче нче елның 28 нче ноябрендә “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеенда”

Әниләр көненә багышланган “Әниләргә йөрәк җылыбыз” дип исемләнгән чара үткәрелде. Кичәгә игезәк балалар табучы әниләр чакырылган иде: Чертуш авылыннан Шәрипова Рузания (игезәк балалары  хәтта ике пар), Гыйльметдинова Гүзәл, Шахмайдан Зиатдинова Роза һәм Миннебаева Лидия, Чаллы Башы авылыннан Мурадимова Алсулар. Шулай ук бәйрәмгә кунакка “Халык иҗаты һәм көнкүреше музее” хезмәткәрләре Газымов М.Г., Лотфуллина Л.З., Газымова Г. килделәр. 

Гаиләдә бала туу – зур шатлык, ә инде табигать могҗизасы булып дөньяга изезәк балалар туа икән, бу инде икеләтә бәхет дигән сүз. Шул ук вакытта игезәк балаларны тәрбияләү зур түземлек сорый. Кичәдә катнашучы әниләр иезәк балалар тәрбияләгәндәге авырлыклар турында сөйләделәр, кызык вакытларын искә алдылар. Аннан соң бергәләшеп “Тапкырлар”, “Кем тизрәк?”, “Ромашка” исемле бәйгеләрдә катнаштылар. Кичәнең ахырында музей мөдире Гөлнар Камил кызы барлык әниләрне үткән бәйрәм белән котлады, гаилә иминлеге теләде һәм кичәдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Котлау сүзләре белән шулай ук Газымов Мидхәт Гариф улы һәм Лотфуллина Лидия Зөфәр кызы чыгыш ясады. Бәйрәм чарасы бергәләшеп фотога төшү белән тәмамланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев