8 гыйнварда Чертуш авылыннан тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Миннефигаль Шәмсетдин кызы Шәйхетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Шулай да Миннефигаль әбигә әле ул яшьне бирмәссең: үз аякларында, кан басымына зарланмый, тик менә күзләре начар күреп, колагы начар ишетә - бусы инде картлык галәмәте. Ризыкны үзе әзерли һәм хәтта вак-төяк керләрен дә үзе юа ала, җәен бакчада чүп үләнен дә утый. Әби эчтән дә, тыштан да каралган, бик җыйнак өйдә яши, әнисе үлгәннән соң 26 ел инде шунда ялгызы гына гомер итә. Аның үз гаиләсе булмаса да, Миннефигаль әби ялгыз түгел, авылда аның турында кайгыртып торучы туганнары күп. Рәхәтләнеп эч серләрен сөйләшер кешеләре бар: туганы Миңнеруй, аның балалары, киленнәр Фәния, Мәүлия һәм башка якын кешеләре. Аның сеңелесе белән телефоннан сөйләшми калган бер генә көне дә юк. Мәрхүм кыз туганы Рәхимәнең Казанда яшәүче кызы Рәзинә Миннефигаль әби янында аена икешәр тапкыр була: өен җыештыра, керләрен юа, әбигә кирәк-яракларын алып кайта, ә җәен бакчадагы эшләрне барысы бергәләп башкаралар. Әбинең өен туганнарының Чертушта яшәүче балалары ремонтлаган. Кыскасы, әлеге гаиләдә туганнар дус-тату яши. Юбилейга аның өендә сый-нигъмәт тулы зур табын әзерләгәннәр, шәһәрләрдән барысы да кайткан, авыл картларын яшеп коръән ашы да уздырганнар.
Миннефигаль әби Чертуш авылында туып үскән, әниләре дүрт кызны ялгызы гына үстергән. Кече кыз туганы Рәхимә сугыш башланган көнне туган, әлеге вакыйгага ике ай кала әтиләре үлгән. - Ач идек, иртән торгач болынга, су буена төшеп китәбез, нинди дә булса үлән тапсак, сөенеп ашадык. Кичен идәндә салам җәеп йокладык, ә иртән шуның белән мич кабыза иделәр, бик авыр яшәдек, - дип күз яшьләре белән искә ала ул көннәрне Миннефигаль әби. - Әни фермада эшләде, без аңа булыштык, ә өлкән кыз туганыбыз яңа туган сеңелебезне карады.
Сугыш вакытында, өлкәннәрне армиягә чакырган күк, яшүсмерләрне хәрби предприятиеләргә эшкә ала башлыйлар. 1944 елда 16 яшендә Миннефигаль әбине ФЗӨ га укырга озаталар, аннан хәрби техника өчен продукция эшләп чыгаручы Казандагы Киров исемендәге синтетик каучук заводына эшкә җибәрәләр. Алар көненә 12-16 шар сәгать эшли. Миннефигаль әби озак күз яше түгә, чөнки бик тә өенә кайтасы килә аның, өстәвенә русча да белми. Хезмәт шартлары бик авыр булу сәбәпле, күпләр чыдамый, качып китә. Күрше авылдан булган егетләр аны да качып китәргә үгетлиләр, тик ул риза булмый. Алар җәяүләп китәләр, ә өйдә "качкыннарны" кулга алганнар. - Ул вакытларда бу уңайдан бик кырыс иде, - дип авыр гына сулап искә алды ул.
Миннефигаль әби башта фронт өчен эшләвен дәвам иткән, ә аннары сугыштан соң хуҗалыкны торгызуда хезмәт куйган. Стратегик чимал җитештереп чыгаручы завод ябык дип исәпләнгән. Акрынлап ияләшкән, үзен бик шәп хезмәткәр итеп күрсәткән, коммунистик хезмәт ударнигы булган, берничә тапкыр цехтагы мактау тактасына язып куелган. Резина катнашмаларын каландровкалаучы һәм хисапчы булып эшләгән. Шулай ук мактау грамоталары белән дә бүләкләнгән, 1973 елда - "Социалистик ярышта җиңүче", ә 1966 елда аңа "Заводның хезмәт ветераны" исеме бирелә. 45 яшендә пенсиягә чыга, әмма цех начальнигы үтенече буенча тагын 4 ел эшли, чөнки коллективта аны яратканнар һәм хөрмәт иткәннәр.
Чираттагы ял вакытларында әнисе янында бик еш булып, кайчан да булса авылга кайту турында хыялланган. Һәм бервакыт заводтан бирелгән аерым бүлмәсен калдырып, олы яшьтәге әнисен кайгыртып яшәр өчен авылга, аның янына кайтып китә. Нәкъ менә 33 ел узгач ул бала чактан ук ияләшкән авыл хезмәтенә кире кайта, колхозда үлчәүче булып эшли.
- Әни белән без яхшы яшәдек, эштән кайткан җиремә ул ашарга әзерләп куя иде. Барлык туганнарым да авылда. Әни белән 15 ел бергә яшәдек, 90 яшендә ул бакыйлыкка күчте. Шәһәрне сагына идемме? Ю-ю-к, сагынмадым, монда эш күп иде, юксынырга вакыт булмады, - ди Миннефигаль әби.
Ул үзенең юбилеена туганнары биргән бүләкләрне, РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын күрсәтте. Район һәм авыл җирлеге башкарма комитеты исеменнән аңа җәйге табигать күренеше тасвирланган зур картина тапшырганнар. Миннефигаль Шәмсетдин кызы үзенең хәзерге тормышыннан канәгать.
- Мичкә ягасы түгел, газ, су бар, ризыкның ниндие генә юк, пенсия яхшы. Әгәр ачлыкта үткән бала чакны искә алсаң, хәзер оҗмахта, ә иң мөһиме - зур һәм тату гаиләм игътибарында яшим, - ди ул.
Ольга Иванова
Нет комментариев