Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Ике мәктәпне ремонтлыйлар

Та­тарс­тан­да го­мум­бе­лем мәк­тәп­лә­ре­нә ка­пи­таль ре­монт үт­кә­рү прог­рам­ма­сы май аен­да эш­ли баш­лый". ТР Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов фев­раль аен­да үт­кән рес­пуб­ли­ка ки­ңәш­мә­сен­дә ти­еш­ле хез­мәт­ләр­гә шу­лай дип бел­дер­де. Ев­ге­ний СТА­РОВ Бы­ел ТР го­мум­бе­лем мәк­тәп­лә­ре­нә ка­пи­таль ре­монт үт­кә­рү бу­ен­ча 3 ел­лык прог­рам­ма старт ала. Прог­рам­ма­да рес­пуб­ли­ка­ның бар­лык му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­лә­ре кат­на­ша. ТР Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты күр­сәт­мә­се...

Та­тарс­тан­да го­мум­бе­лем мәк­тәп­лә­ре­нә ка­пи­таль ре­монт үт­кә­рү прог­рам­ма­сы май аен­да эш­ли баш­лый". ТР Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов фев­раль аен­да үт­кән рес­пуб­ли­ка ки­ңәш­мә­сен­дә ти­еш­ле хез­мәт­ләр­гә шу­лай дип бел­дер­де.

Ев­ге­ний СТА­РОВ

Бы­ел ТР го­мум­бе­лем мәк­тәп­лә­ре­нә ка­пи­таль ре­монт үт­кә­рү бу­ен­ча 3 ел­лык прог­рам­ма старт ала. Прог­рам­ма­да рес­пуб­ли­ка­ның бар­лык му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­лә­ре кат­на­ша. ТР Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты күр­сәт­мә­се ( 2012 ел­ның 30 гыйн­вары) бе­лән 2012 ел­да 1,5 мил­ли­ард сум­нан ар­тык бә­я­гә 154 му­ни­ци­паль мәк­тәп ре­монт­лау план­лаш­ты­ры­ла. Прог­рам­ма ак­ча­сы­на 6 төр­ле эш үт­кә­рү ка­рал­ган: тү­бә­гә ре­монт ясау, тә­рә­зә­ләр алыш­ты­ру, эч­ке ин­же­нер­лык ком­му­ни­ка­ци­я­лә­ре­нә ре­монт, ке­рү төр­кем­нә­ре­нә ре­монт, эч­ке ишек­ләр­не һәм са­ну­зел­лар­ны алыш­ты­ру.

Му­ни­ци­паль бюд­жет ача­ла­ры да шу­лай ук күз­дә то­ты­ла, әм­ма алар­ның кү­лә­ме әле­гә бил­ге­лән­мә­гән.

Без­нең ра­йон­да 2012 ел­да ике мәк­тәп­кә: Яңа Чиш­мә гим­на­зи­я­се­нә һәм Крас­ный Ок­тябрь ур­та мәк­тә­бе­нә ка­пи­таль ре­монт яса­ла­чак. Ра­йон­да ре­монт та­ләп итү­че баш­ка мәк­тәп­ләр дә бар. Алар­га да чи­рат җи­тәр дип өмет­лә­нә­без. Хә­зер рес­пуб­ли­ка хө­кү­мә­те­нең яңа ка­ра­ры әзер­лә­нә һәм һәр мәк­тәп бу­ен­ча ки­рәк­ле средст­во­лар кү­лә­ме­нә анык­лык кер­те­лә. Хә­зер­ге­се ва­кыт­та ка­пи­таль ре­монт та­ләп ите­лү­че объ­ект­лар бу­ен­ча му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр та­ра­фын­нан про­ект-сме­та до­ку­мент­ла­рын хә­зер­ләү эш­лә­ре оеш­ты­рыл­ган. Ре­монт сый­фа­тын ко­мис­си­я­ләр бе­лән бер­лек­тә ата-ана­ла­р да бә­я­ләя­чәк.

Әле­ге прог­рам­ма өч ел­да рес­пуб­ли­ка бу­ен­ча 30 ел­дан артык хез­мәт ит­кән 700 дән ар­тык мәк­тәп­кә ре­монт ясау­ны күз­дә то­та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined новош