Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Илең белән алга атлап була, Тугры калсаң гына хәтергә

Бер елдан без Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуны бәйрәм итәчәкбез. Советлар Союзы белән Германия арасында барган шушы сугыш - 1418 көн һәм төн кешелек тарихында җуелмас эз калдырды. Бөек илебезнең миллионлаган батыр, яшь, кыю уллары һәм кызлары шушы сугышта башларын салдылар.

Алар истәлегенә, күрсәткән батырлыкларына хөрмәт йөзеннән һәр шәһәрдә, һәр авылда, поселокта мемориаллар, һәйкәлләр калыкты, сугышчан һәм хезмәт даны музейлары оештырылды, китаплар язылды, кинофильмнар төшерелде, Хәтер Китабы чыгарылды. Яңа Чишмә районы буенча да андый китап бар, ул "Вернуть долг Памяти" дип атала (авторлары М. Газыймов һәм М. Черепанов, китап 2012 елда дөнья күрде). Анда Яңа Чишмә районының һәр торак пунктыннан һәм Ямаш районыннан (1944 елны Яңа Чишмә районының яртысы кабат оешкан Ямаш районына кергән) Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар (6258+783 кеше) исемлеге бирелгән.
Бүген безнең кулларда "Алар илгә Җиңү алып кайттылар, Яңа Чишмә районы" дип аталган китап, аңа 2956 кешенең исем-фамилиясе кергән.
Республикабызның Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча "Татарстан Республикасының тыл геройлары" дип исемләнгән күп томлы китап чыгару өстендә катлаулы, җентекле эзләнү эшләре башланды.
Җиңүнең юбилеена хәзерлек буенча РФ һәм ТР Президентларының Указлары чыкты, аларда исән калган сугыш ветераннарын кайгыртуга игътибар бирелгән, алар әлегә чаклы да илебез хөкүмәте тарафыннан кыерсытылмадылар: фатирлар, машиналар, икешәр пенсия алдылар, күп санлы ташламалардан һ.б. файдаландылар. Болар бар да әйбәт. Киләчәктә дә шулай булсын. Бүгенгесе көндә алар бик аз калып баралар, безнең районда сугыш шаһитлары нибары 20 кеше. Кайбер авылларда инде бөтенләй юк.
Тик беркайчан ни ил, ни республика дәрәҗәсендә һәлак булган сугышчыларның ятим калган гаиләсе, балалары, әти-әниләре турында кайгырту булмады. Ире Илебез азатлыгы өчен башын салган сугышчының хатыны ялгызы ачлыкта- ялангачлыкта 5-6 баланы ничек аякка бастырган - алар исәпкә алынмады. Бүген дә алар онытылган хәлдә. Район башлыгы Вячеслав Михайлович Козловка ике ел рәттән сугышка чаклы һәм сугыш елларында туган кешеләрне Җиңү Көне белән котлаганы өчен рәхмәт. Кызганычка каршы, андый балаларның (алар инде 70 яшьне узган!) 35-40%ы гына исән, калганнары гомерләрендә бер мәртәбә "әти" сүзен әйтергә тилмереп, дәүләтнең кайгыртуын тоймыйча бакыйлыкка күчтеләр. "Яңа тормыш" колхозы тарихын өйрәнеп ТР Милли архивында эшләгәндә бер документ таптым, анда бишкөнлек буенча язгы сөрү графигы расланган иде. Солдатка - әниләр үзләренең сыерлары белән җир сөрергә чыгарга тиеш булганнар. Әнием сөйләүләре буенча, эш өчен, әгәр дә көнлек норманы үтәсәләр, 200 грамм он биргәннәр. Өйдә бу онны 4-5 бала көтеп утырган. Сугыш елларында 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена чаклы Зирекледә 156 бала туган. Ничек яшәргә? Нәрсә ашарга? Әниләребез ачлыктан, кыен хәлләрдән ничек чыкканнар? Күз алдына да китерә алмыйм.
Сентябрьдә (1949 елда) беренче сыйныфка мин бара алмадым, кияргә кием юк иде.
Аналарга рәхмәт, безгә дөрес тәрбия биргәннәре, безне кеше иткәннәре өчен аларга баш иябез. Аларның күбесе хәзер юк инде, үз ирләренә тугрылыкны саклап, башкалар белән тормыш кормыйча күбесе бакыйлыкта инде.
Бу хакта мин үз әнием буенча фикер йөртәм. Әтием Гариф Газыймов (1907-1943) фронтка киткәндә әнием Рәхилә Нурулла кызы (1911-1990) кулында биш бала кала, иң олысына 9 яшь була, ә бишенчесе (Мидхәт) ана карынында кала, ул 1942 елның 2 гыйнварында туа. Апам Факия 1941 елның 15 мартында яшь ярымлык чагында үлгән.
Утырып чабаталар үргәнем әле дә хәтеремдә (ул чакта миңа 7 яшь иде). Мәктәп директоры Ильяс Әхмәтшәрип улы Вәлиев (1915-2000) минем арттан, безнең өйгә килгән иде (Ильяс абый 1941 елның ахырында сугыштан инвалид булып кайтты). Октябрь ае, яңгыр ява, урамда пычрак һәм мин аның артыннан яланаяк мәктәпкә киттем. Аллага шөкер, без яхшы укыдык. Дүртебез дә урта мәктәпне тәмамладык. Ул чакларда һәлак булган кызылармеецларның балалары укыган өчен 150 сум акча түләми, ә әтиләре исән-сау әйләнеп кайтучыларның балалары әлеге зур сумманы: I нче яртыеллыкта - 75 сум, II нчесендә - 75 сумны түли иделәр. Вакытында акча түләмәгән гаилә балаларын дәрестән акча алырга кайтарып җибәрә иделәр. Иң олы абыем Сәлих (1932-2013) КАИ тәмамлады, апам Закирә (1936 елгы) махсус урта белем алды, Сәкинә апа (1938 елгы) һәм мин Ульянов-Ленин исемендәге КДУ тәмамладык. Әни колхозда эшләде. Тик сугыш елларында ук икенче төркем инвалидлыкка чыкты. Гаиләбез белән туендыручыбыз - сыерны ничек тә саклап калырга тырыштык. Качып-посып урак белән урып хәзерләгән печәнне "Уф-алла" арбасында алып кайта идек. Ул чакларда көпә-көндез терлек азыгы әзерләү тыела, беренче чиратта колхозга эшлисе иде.
5 сыйныфта укыганда әни миңа чалгы белән арба тоттырып, комбайн артыннан калган камылны чабарга җибәргәне истә. Мине күргән кешеләр: "астанрак алдыр, чалгыңны төшерә төш", дип киңәш бирделәр. Мин аны аңларлык түгел идем шул. Бер кочак камыл алып кайтсам да, әни бер күкәй пешереп сыйлый иде. Дөрес, безнең гаилә һәлак булган әтиебез өчен пособие алды, 72 сум иде бугай. Бер пот он 60 сум тора иде. Калган 12 сумга ничек яшәргә? Колхозчыларга 1965 елдан соң гына пенсия бирелә башлады, ул да 12 сум гына иде. Басу-кырларда, завод, фабрикаларда кеше түзә алмаслык авыр хезмәт башкарган әниләребез, апаларыбыз кайгыртуы, хөкүмәтебез ярдәме аркасында без исән калдык, кеше булдык, җәмгыятьтә үз урыныбызны таптык.
Шулай да гомерләренең азагында булса да, әтиләре шушы дәһшәтле сугышта һәлак булган балаларга игътибар, кайгырту тою, балалары һәлак булган апаларны, тыл геройларын данлау бик кирәк.
Исән чагыбызда аларның якты хатирәләрен язып калдырыйк, тыл хезмәтчәннәренең бөек образын оныкларыбызга, килер буыннарга җиткерик. Бу эштә якташларыбыз мине хуплар, дигән өметтә калам.
Мидхәт ГАЗЫЙМОВ, музей директоры
Һәлак булган кызылармияче Гариф Газыймовның балалары (утырганнар) Сәлих (2013 елда вафат булган), Сәкинә, Закирә, Мидхәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев