Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Илгиз ФАЗЛЫЕВ:“Мин язмышымнан канәгать“

Иртәгә, 31 октябрьдә чирек гасырдан артык гомерен авыруларны дәвалауга багышлаган, район хастаханәсендә табиб-хирург булып эшләүче Илгиз Габделфоат улы Фазлыевка 50 яшь тула.

Илгиз Арча (хәзерге Әтнә) районының Кушар авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. 1965 елны энекәше Нур тугач, гаилә Зур Әтнә авылына (хәзер ул район үзәге) яшәргә күченә. Әти-әнисе мәктәптә эшли, авыл халкы аларны хөрмәт итә. 2006 елны Илгизнең әтисе дөнья куя, әнисе - исән-сау, тиздән 86 яшьне тутыра.
Мәктәптә Илгиз яхшы укый, ныклап торып җиңел атлетика белән шөгыльләнә, 1977 елдан 1981 елга чаклы уртача дистанцияләргә йөгерү буенча Татарстан чемпионы исемен йөртә.
8 сыйныфны тәмамлагач, хәрби училищега керергә тели, тик комиссияне уза алмый, мәктәптә укуын дәвам итә. Урта белем алып чыккач, Арча хастаханәсе хирургы аны медицина институтына керергә үгетли. Әтисе дә сүзен ныгытып әйтә: "Табиб һөнәре һәрчак мактаулы һәм кирәк, әйдә булмаса, сынап кара үзеңне", - ди. Әйтергә кирәк, энесе Нур шулай да хәрбиләр һөнәрен сайлый, ул хәзер тиешле еллар эшләгән өчен ялда - хәрби пенсионер, Әтнә электр челтәрендә баш механик булып эшли.
1981 елны Илгиз Казан медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. Аны тәмамлагач РКБ да (анда һәркемне дә алмыйлар әле) интернатура үтә, 1988 елның августыннан Яңа Чишмә РҮХ-дә табиб-хирург булып эшли башлый. Ул чактагы баш табиб (хәзер мәрхүмә) Изета Дзугаева яшь табибның тырышлыгын, намуслы булуын күреп ала, аны хастаханәнең хирургия бүлегенә мөдир итеп билгелиләр, 15 ел ул шушы бүлекне җитәкли.
Реформалар, опти-мальләштерү процесслары башлангач, койкалар саны кыскартылгач, бу вазыйфа бетерелә, хәзер ул табиб-хирург булып эшли.
-Башта, әлбәттә, кыен булды, - дип искә ала Илгиз Габделфоат улы. - Кайчагында бөтен хастаханәдә 4 табиб (Билалов, Алукаев, Гусев һәм мин) кала торган идек. Хастаханә хәзерге һөнәр училищесы бинасында, поликлиника исә 3 чакрым арырак (хәзер анда санэпидстанция) иде. Шулай да тырыштык, өлгердек, җитештек. Кайчагында чакыруларга җәяү, язгы ташу чорында көймә белән дә бара идек.
Шушы еллар эчендә Илгиз Фазлыев 3000 нән артык операция ясаган һәм күпчелек пациентлар гомерләрен саклап калган, сәламәтлекләрен яхшыртуы өчен аңа бик рәхмәтлеләр (безнең газетабыз битләрендә дә аның адресына карата рәхмәт сүзләре аз булмады). Хастаханәдә эшләгәндә ул тагын бер белгечлекне - эндоскопияне үзләштергән (ягъни махсус аппарат белән эчке органнарны тикшерү). Казанда тиешле әзерлек үткән, ә хастаханәдә заманча аппаратура - видеоэндоскоп кайтаралар. 1990-2013 еллар эчендә 10 меңнән артык пациент тикшеренү үткән.
Әңгәмә барышында ул Әдәмсә юл чатындагы автобус белән булган ЮТҺ очрагын искә алып үтте. Ул чакта 2 көн эчендә (йокысыз һәм ялсыз) хирургия бүлегендә әлеге һәлакәттә зыян күргән 18 кешегә ярдәм күрсәтелгән. Ә күптән түгел Чуаш Чабаксары тирәсендәге ЮТҺ-да зыян күргән кешенең бөтен җире сынган, эчке органнарына шактый зыян килгән булган, әмма үз вакытында кичектергесез ярдәм, "тәгәрмәчләрдә" үткәрелгән ("Ашыгыч ярдәм" машинасында) реанимация яшь кешенең гомерен саклап калырга ярдәм иткән.
Хезмәттәшләре, хирургия бүлеге турындагы соравыбызга ул болай дип җавап бирде: "Хирургия - ул шундый өлкә, монда кемнеңдер гомере кайчак хәтта синең күз карашыңа да бәйле, тиешле карарны тиз арада кабул итәргә кирәк, киңәш сорарга яныңда берәү дә булмый. Шуңа күрә дә кайчакларда кырыс һәм таләпчән булырга туры килә. Хәзер бездә яшьрәк буын табиблар һәм урта медперсоналы хезмәт куя. Әлеге өлкәдәге эшне күмәк көч белән алып барабыз һәм районыбыздагы сәламәтлек саклауны тиешле дәрәҗәдә тотарга тырышабыз".
Сөйләшү барышында ул кайчакларда барысын да ташлап, моннан китәсе килгән чаклары булуын да әйтеп куйды. Әмма, пациентлар өчен җаваплылык тоеп, үзенең аларга кирәк булуын белеп һәм аларның сәламәтләнгәннән соң шатлыктан балкыган йөзләрен күреп, китү турындагы уйлары юкка чыга.
25 елдан артык табиб булып эшләү дәверендә Илгиз Фазлыев берничә мәртәбә район җитәкчелеге тарафыннан бүләкләнә, ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасына лаек була.
Илгиз Габделфоат улының гаиләсе тулысынча медиклардан гына тора дип әйтергә мөмкин. Хатыны Алсу белән алар монда, Яңа Чишмәдә танышканнар. Алсу исә Яңа Чишмәгә табиб-стоматолог булып эшкә җибәрелгән була. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Ләйсән әтисенең юбилеена бүләк ясаган - быел Казан медуниверситетының стоматология факультетын бишлегә генә тәмамлаган һәм хәзер ул анда интернатура уза. Кечкенә кызлары Аделия 9 сыйныфта укый, ул да табиб булырга хыяллана. Димәк, табиб Фазлыевлар династиясе булачак.
Буш вакытларында Илгиз Габделфоат улы баянда уйнарга ярата, бик матур җырлый. Шулай ук ау һәм балык тоту белән дә мавыга. "Кармакка эләккән иң зур балык - 3 килограммлы чуртан, ә ауга баргач поши һәм кабан дуңгызы тоткан чак та булды", - дип сөйләде ул.
- Үзеңнең 50 яшең тулган көнгә ниләргә ирештең?-, дигән философик сорауга Илгиз Фазлыев гади генә итеп болай диде: - Хәзергесе вакытта минем яраткан һәм мине яратучы гаиләм, яраткан эшем, мине хөрмәт иткән коллективым бар. Кешегә тагын нәрсә кирәк? Үз язмышымнан мин бик тә канәгать.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев