Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Җинаять эше кузгатылган

Ра­йон үзә­ген­дә бул­ган бә­хет­сез­лек оч­ра­гы ту­рын­да га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз­га без хә­бәр ит­кән идек ин­де (мәк­тәп уку­чы­сы кү­пер­дән егы­лып тө­шеп, умырт­ка ба­га­на­сы­на зы­ян ки­лә). Яңа Чиш­мә ра­йо­ны про­ку­ра­ту­ра­сы ба­лигъ бул­ма­ган ба­ла­ның сә­ла­мәт­ле­ге­нә авыр зы­ян ки­те­рү бе­лән бәй­ле оч­рак ар­ка­сын­да җи­на­ять эше куз­га­ту­ны ни­гез­ле һәм за­кон­лы дип исәп­ли. ТР бу­ен­ча РФ-нең Чис­тай СК...

Ра­йон үзә­ген­дә бул­ган бә­хет­сез­лек оч­ра­гы ту­рын­да га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз­га без хә­бәр ит­кән идек ин­де (мәк­тәп уку­чы­сы кү­пер­дән егы­лып тө­шеп, умырт­ка ба­га­на­сы­на зы­ян ки­лә). Яңа Чиш­мә ра­йо­ны про­ку­ра­ту­ра­сы ба­лигъ бул­ма­ган ба­ла­ның сә­ла­мәт­ле­ге­нә авыр зы­ян ки­те­рү бе­лән бәй­ле оч­рак ар­ка­сын­да җи­на­ять эше куз­га­ту­ны ни­гез­ле һәм за­кон­лы дип исәп­ли.

ТР бу­ен­ча РФ-нең Чис­тай СК СУ МР­СО та­ра­фын­нан РФ ҖК-ның 293 мад­дә, 2 час­те бу­ен­ча җи­на­ять эше куз­га­тыл­ган (ке­ше сә­ла­мәт­ле­ге­нә сак­сыз­лык бу­ен­ча авыр зы­ян ки­те­рү­гә сә­бәп бул­ган ва­ем­сыз­лык).

2013 ел­ның 3 гыйн­ва­рын­да көн­дез­ге сә­гать 12ләр ти­рә­сен­дә Яңа Чиш­мә­дә яшәү­че ба­лигъ бул­ма­ган ба­ла (2002 ел­да ту­ган) - За­ру­бин Мак­сим Яңа Чиш­мә­дә­ге Ле­нин ура­мын­да ур­наш­кан кү­пер­дә­ге җәя­ү­ле­ләр сук­ма­гын­нан "Се­вер­ное си­я­ни­е" мәк­тәп яны ла­ге­рын­нан кай­тып бар­ган­да кү­пер ас­ты­на егы­лып тө­шә. Бу урын­да бе­тон пли­тә һәм ки­сә­тү өчен ур­наш­ты­рыл­ган нин­ди дә бул­са бил­ге ку­ел­ма­ган бу­ла. Егы­лып тө­шү нә­ти­җә­сен­дә М.Р. За­ру­бин­ның умырт­ка ба­га­на­сы­ның дүр­тен­че һәм би­шен­че бу­ын­на­ры сы­на.

Шу­лай итеп, ачык­лан­ма­ган ва­зый­фаи зат­лар­ның га­мәл­лә­рен­дә РФ ҖК­ның 293 мад­дә, 2 час­тен­дә ка­рал­ган җи­на­ять бил­ге­лә­ре бар.

Хә­зер­ге­се ва­кыт­та әле­ге оч­рак бу­ен­ча тик­ше­рү алып ба­ры­ла, га­еп­ле­ләр җа­вап­лы­лык­ка тар­ты­ла­чак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев