Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Интернациональ гаилә

22 сентябрьдә Саранскида ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларның социаль җайлашуы (адаптация) һәм балалар йортларына  булышлык күрсәтү буенча “Балачакны кайтару“ дип исемләнгән округ фестиваленә һәм “Уңышлы гаилә“ (Идел буе) конкурсына йомгак ясалган.

Проектлар Россия Президентының ПФО да тулы хокуклы вәкиле патронаты астында тормышка ашырыла һәм беренче тапкыр бер мәйданчыкта  - Мордовия Республикасында узган.
“Уңышлы гаилә“ конкурсында җәмгыятькә танылган, хөрмәткә лаек, милли һәм гаилә гореф-гадәтләрен саклаучы, Идел буе федераль округына керүче регионнардан килгән гаиләләр катнашкан.
Быел анда Самара, Пенза, Оренбург, Нижегородск, Киров, Ульяновск өлкәләреннән, Башкортостан, Татарстан, Удмуртия, Пермь краеннан 14 гаилә катнашкан.
Татарстан Республикасы данын Яңа Чишмәдән Коноваловлар – Мазманян гаиләсе яклаган, алар җиңүче дипломына һәм “Интернациональ  гаилә“ номинациясендә акчалата сертификатка лаек булган.
Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, ирешелгәннәрдә туктап калмый, алда да аларга  уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев