Интернет буенча түләүләр
Информацион технологияләр гасырында безнең тормышыбызга компьютер, ә аның белән беррәттән Интернет күбрәк керә бара, алар ярдәмендә һәр нәрсәдән хәбәрдар булырга мөмкинлек бар. Шәһәрләрдә "Интернет буенча түләүләр" хезмәтеннән инде күптәннән актив файдаланалар, ә безнең районда әлеге юнәлештә хәлләр ничегрәк соң? Бу хакта без халыктан сораштыру үткәрдек. Лилия Сабирова. Мәшгульлек үзәге. Мин...
Информацион технологияләр гасырында безнең тормышыбызга компьютер, ә аның белән беррәттән Интернет күбрәк керә бара, алар ярдәмендә һәр нәрсәдән хәбәрдар булырга мөмкинлек бар. Шәһәрләрдә "Интернет буенча түләүләр" хезмәтеннән инде күптәннән актив файдаланалар, ә безнең районда әлеге юнәлештә хәлләр ничегрәк соң? Бу хакта без халыктан сораштыру үткәрдек.
Лилия Сабирова. Мәшгульлек үзәге. Мин әти-әнием белән яшим. Алар пенсионерлар, почтада пенсияләрен алгач, шунда ук коммуналь хезмәтләргә түлиләр. Аларга шулай уңайлы. Мин аерым яши башласам, әлбәттә инде, Интернет аша заманча түләү ысулыннан файдаланачакмын.
Наталья Гордеева, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе. Инде менә өч ай коммуналь хезмәтләр өчен Интернет аша түлим. Банкта яисә почтада чиратларда торып вакыт үткәрәсе түгел. Миңа бик ошый, тиздән ссуданы да шул рәвешле түләячәкмен.
Ирина Хорькова, Екатерина авыл җирлеге башлыгы. Мин Саклык банкындагы терминал аша түлим. Интернет буенча эшләргә өйрәнү - планымда бар. Нинди өстенлегеме? Мисал өчен, кайбер җирләрдә түләүләрне 25енә яисә 28енә чаклы гына кабул итәләр, ә Интернет буенча көнендә дә түләргә була.
Роза Нуретдинова, Яңа Чишмә урта мәктәбе педагогы. Бу айдан башлап мин беренче тапкыр Интернет буенча түләргә җыенам. Минем бер хезмәттәшем күптән шуннан файдалана һәм мине дә өйрәтергә вәгъдә итте.
Әнвәр Расулов, РҮХ табибы. Эш шуннан башланды, миңа СНГ-га акча күчерергә кирәк булды һәм мин ярдәм итүләрен сорап банк хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттем. Өйдәге компьютерга "Он-лайн партнер" программасы тоташтырдылар. Аның белән эшләгәндә, акча күчерүдән тыш, тагын бик күп төрле түләүләрне башкарырга мөмкин икәнлеген белдем. Коммуналь хезмәтләрне өч айдан бирле Интернет буенча түлим, су өчен генә исәп-хисап үзәгендә түлим.
Равилә Сөләйманова, Энергосбыт. Мин инде күптәннән үземнең картадан башка шәһәрдә яшәүче балаларыма яки апама Интернет буенча аларның карталарына акча күчерәм, телефонга акча салам. Гадәттә мин кич белән компьютер артына утырам. Коммуналь хезмәтләргә Интернет аша түләгәнем юк әле, әмма теләгем зур.
Ирина Иляшкина, Яңа Чишмә урта мәктәбе педагогы. Кайбер хезмәттәшләрем Интернет аша түлиләр, тик әлегә мин "искечә" түлим. Миңа болай ышанычлырак. Яңа ысулдан мин дә файдаланырмынмы? Бик ихтимал.
Рәмзия, КФХ хезмәткәре. Түләүләрнең мондый төре миңа гомумән таныш түгел, чөнки минем банк картасы юк. Мин шәхси эшмәкәрдә эшлим һәм хезмәт хакын кулыма алам. Коммуналь хезмәтләрне банкта яки почтада түләү күңелемә якынрак. Белмим, карта булса, түләрмен дә кебек.
Ирина Еронтьева, Яңа Чишмәдәге урта мәктәптә җыештыручы. Бездә хезмәт хакын картага күчерәләр, шулай да түләүнең мондый алымы турында беренче ишетүем. Мин өйрәнергә теләр идем. Өеңнән чыкмый, озын-озак чиратларда тормый гына исәп-хисап ясау әйбәт эш.
Сораштырудан күренгәнчә, шушы төр хезмәттән файдаланучылар көтелгәннән күбрәк булып чыкты. Күрәсең, аны сайлауга вакыт үзе төзәтмәләр кертә.
Язмага карата фикерләрегез булса, газетабызның novoshishminsk. ru сайтына җиткерә аласыз.
Язманы Ольга
Иванова хәзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев