Ислам террорны каһәрли
Ислам дине - тынычлык һәм Аллаһка мәхәббәт дине. Коръән - Аллаһның адәм балаларына рәхмәт итеп иңдерелгән кануннары. Беренче тапкыр Аллаһ белән без Коръәндә танышабыз, безнең алда ул галәмнәрне бар кылучы, мәрхәмәтле һәм гафу итүче буларак гәүдәләнә. Коръән Аллаһның рәхмәте чиксез булуны игълан итә.
Ислам дине, асылда, - Аллаһның кешеләргә булган мәхәббәтенә һәм камиллеккә йөз тоткан дин. Нинди генә динне алсак та, бөтен диннәр тынычлыкка һәм Аллаһ белән адәм балалары арасындагы мәхәббәткә -яратуга нигезләнә. Коръәнне ачып карасак, ул Аллаһны Рахмән һәм Рахим исемнәре белән атый. Бу сүзләр башка телләргә рәхмәтле һәм мәрхәмәтле дип тәрҗемә ителә.
Ислам дине тынычлыкка, иминлеккә өнди торган дин, террорчылык Аллаһка инануга каршы килүче гамәл, ул рәхимсезлек, үлем һәм җимерүгә йөз тота, бер гаепсез кешеләрне мишень итеп ала. Шушы вәхшилекне, ерткычлыкны кылучылар мөселман, христиан, иуд була алмыйлар. Террорчылык - ул кешелеккә карата җинаять. Террорчылыкның максаты - кешеләрне үтерү һәм гарипләндерү юлы белән җәмгыятьне куркыту, үзләренең рәхимсез максатларына ирешү өчен аларның куркуыннан һәм газапларыннан файдалану. Кан кою, сугыш башлау - Аллаһы Тәгалә каһәрләгән зур гөнаһ санала, гаепсез кешеләрне үтерү - Аллаһ кичермәгән зур гөнаһларның берсе. Аллаһ кешеләргә миһербанлы һәм гадел булырга боера.
Тик соңгы унеллыкта дөнья яңалыклары сводкасында динебезгә хас булмаган, динебез кабул итмәгән террорның "ислам террорчылыгы" дип аталган яңа төре пәйда булды. Бу термин мәгънәсез, исламда террорчылык төшенчәсенә урын юк һәм ул була да алмый. Ислам тәгълиматы белән террорчылык төшенчәсе капма-каршы килә.
Үзгәртеп кору елларыннан соң бөтен нәрсәгә ирек куелу сәбәпле, илдә ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни йолаларыннан ерак торган төрле дини агымнар баш калкытты.
Бабаларыбыз сәләфилек, суфилык кебек агымнар турында башларына да китермәгәннәр. Хәзер яшьләр төрле юнәлештә, дини инану, агым, төркем һәм секталарга бүленәләр. Алар үзләренчә дога кылалар һәм намазларны төрлечә укыйлар, шул сәбәпле безнең арада еш кына бәхәс куба. Алар белән без әңгәмәләр үткәрәбез, аңлату эшләре алып барабыз. Динне таркату - бик куркыныч фактор, аның бердәмлеген, бөтенлеген саклап калу бик мөһим. Без мөселманнарның бердәм һәм тупланган булуын, районда имин, матур тормыш булуын телибез. Күпләр: нигә шулай килеп чыга, без бу хәл белән ничек көрәшергә тиеш, дигән сорау бирәләр. Җавап бер - без үзебезнең мәхәллә кешеләренә чын диннең асылын аңлатырга, төшендерергә тиешбез. Ә бу дин - борынгы бабаларыбыз тоткан хәнәфилек мәзһәбе юнәлешендәге Ислам дине - (гыйлем иясе Әбу-Хәниф мәктәбе). Ул өлкән кеше өчен дә, яшьләр өчен дә - бер үк. Бары бердәм булганда гына без экстремистик һөҗүмгә каршы тора алачакбыз.
Бабаларыбыз гасырлар аша хәнәфилек мәзһәбе юнәлешендәге динне саклап, алып килгән, безгә шушы кыйммәтләрне киләчәк буыннарга тапшырасы. Чөнки нәкъ шушы мәзһәб халкыбыз тарихында актуаль булуын раслады. Әлбәттә, без кемнедер аерып карарга, түбәнсетергә теләмибез, башка мәзһәбләрне беркайчан кимсетмәдек. Аларның барысы да яшәргә хокуклы, тик тарихта безнең төбәк өчен хәнәфилек мәзһәбе - рухи байлыгыбыз булды. Шуны әйтеп үтәсем килә, дин дәүләттән аерылган булса да, район җитәкчелеге безнең проблемаларны хәл итүдә шактый ярдәм күрсәтә. 2012 елда газ санагычлары сатып алу һәм өлешчә коммуналь хезмәтләргә түләү өчен акча бүлеп бирде. Ел саен Корбан бәйрәмендә мәҗлесләр үткәрүдә хакимият ярдәменнән ташламый, имам-хатыйбларыбызга сәфәргә чыкканда транспорт бүлеп бирелә - без шуңа игътибар итәргә тиешбез. Быел үзәк мәчеттә ремонт эшләре башлап җибәрәбез, район җитәкчеләре бу эштә дә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә.
31 августта үткән Яңа Чишмә муниципаль район Советы утырышында безне тәнкыйтьләүләре хак иде. Безгә, дин эшлеклеләренә, дин әһелләренә, эшебезне активлаштырырга кирәк, бигрәк тә яшьләр арасында - клубларда һәм мәктәпләрдә, татар халкының һәм башка милләт халыкларының рухи-әхлакый традицияләрен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар, "түгәрәк өстәлләр" үткәрергә кирәк.
Райондагы имамнарга җәмгыятебездә, районыбызда тынычлык-иминлек булсын, милли мәдәниятебез чәчәк атсын, ата-бабаларыбыздан күчкән динне саклау өчен җиң сызганып эшкә керешергә тырышырга кирәк. Динебез үзе үк иминлеккә һәм миһербанлылыкка өнди!
Илгиз хәзрәт ӘШРӘПОВ,
районның имам-мөхтәсибе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев