Гаилә
Кадер - хөрмәттә көн итә
Тубылгы Тау авылында яшәүче Гайнелгилем әби Вәлишина шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Авыл мәдәният йортында иҗат итүче "Ак калфак" ансамбле дә аны котлаудан читтә калмады. Кечкенә генә концерт программасы әзерләп, сугыш ветеранының тол калган хатыны, үзе дә тыл ветераны булган Гайнелгилем әби өенә барып, җыр-бию белән котлап кайттылар. Ул сеңелесенең кызы Фәнүсә гаиләсе тәрбиясендә яши. Гайнелгилем әби ачык йөзле, тәмле сүзле, җор күңелле кеше. "Ак калфак"лы әбиләргә кушылып ул да җырлады да, биеде дә. Аңа алдагы гомерендә дә саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, иман байлыгы телибез. Очрашуыбыз мул итеп әзерләнгән чәй табыны янында дәвам итте.
Аны тәрбияләп торучы Фәнүсә белән Ринатка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Үзләренә дә балалары шулай ихтирамлы булсыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев