Кагыйдәләр һәркем өчен
Авыл урамнарын төзекләндерү һәм чистартуда район буенча игълан ителгән икеайлыкта күпчелек гражданнар үз вазыйфаларын үтәмиләр дә, территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозалар да әле.
21 майда район Мәдәният йортында комиссия рәисе Ринат Фәсахов рәислегендә район административ комиссия утырышы булып үтте. Комиссия составына түбәндәгеләр кергән иде: комиссия рәисе урынбасары М.М. Гомәров, җаваплы секретарь Ирина Филиппова, комиссия әгъзалары: Гөлфирә Мостафина, Ольга Лаврентьева. Шулай ук утырышта Яңа Чишмә АҖ башкарма комитет җитәкчесе Николай Пашутин, полиция бүлекчәсенең участок уполномоченные Рамил Таһиров һәм Илгиз Мохтаров та катнашты.
Комиссия утырышында авыл җирлеге территорияләрен һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләрен һәм калдыклар белән эш итүдә муниципаль кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылык турындагы 25 протокол (беркетмә) карап тикшерелде: 1 протокол ТР юстиция министрлыгы территориаль Идарәсенең Идел-Кама бүлекчәсе белгечләре, 24се - полиция уполномоченныйлары тарафыннан төзелгән. Протоколларның гомуми санының 8есе Яңа Чишмә авыл җирлеге халкына, Ленино һәм Чабаксар АҖ-дәге кешеләргә - 4шәр, Әдәмсә АҖ-дә - 3, Черемухово һәм Тубылгы Тау АҖ халкына - 2шәр, Красный Октябрь һәм Петропавел авыл җирлекләрендә яшәүче кешеләргә карата 1шәр беркетмә төзелгән; административ тәртип бозулар турындагы 11 беркетмә туктатылган: шуның 3се - тәртип бозу составы булмаганга, 8се - кылынган тәртип бозулар артык әһәмиятле булмаган өчен.
Тәртип бозучы 14 кеше ТР КоАПның 3.6 ст. 1 ч. буенча административ җаваплылыкка тартылган. Тәртип бозучыларга салынган штрафларның гомуми күләме 28000 сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев