“Калинин” колхозының яшьлеге
Гомер йомгагы сүтелә барган саен, өлкәннәребез үткәннәре, яшьлекләре турында күбрәк уйлый булыр. - Бар иде бит "Калинин" колхозы фермаларының завод кебек гөрләп эшләгән чаклары, - диләр алар. Сыер көтүлеге биш җәйләүгә бүленеп, барлыгы 70 ләп сыер савучы булган. Үзара ярышып, күп еллар кул белән дә савып, декрет яллары да күрмичә...
Гомер йомгагы сүтелә барган саен, өлкәннәребез үткәннәре, яшьлекләре турында күбрәк уйлый булыр.
- Бар иде бит "Калинин" колхозы фермаларының завод кебек гөрләп эшләгән чаклары, - диләр алар. Сыер көтүлеге биш җәйләүгә бүленеп, барлыгы 70 ләп сыер савучы булган. Үзара ярышып, күп еллар кул белән дә савып, декрет яллары да күрмичә эшләгән алар. 64 нче елга хәтле бозауларны да сыер савучылар үстереп җибәргән. Ә терлекчеләр исә ике смена эшләгән. Ферма, дөрестән дә, завод кебек туктаусыз гөрләп эшләгәч, ярышлар да күңелле булган. Ярышып эшләү өчен стимул да булган шул, премияләр, медальләр, путевкалар - барысы да булган алдынгыларга.
Терлекчелектә һәрвакыт алдынгы булган кайнатам Шакиров Шәрипҗан Фәйрушин Гариф белән теплоходта Идел буйлап сәяхәт итүен сөйләгән иде. Ул вакытларда сыер савучы һәм комбайнчы гаиләсе барысыннан да хәллерәк, баерак яшәгән.
Бу өлкәннәребезнең терлекчелектә үткән 35-40 еллык эш стажлары бар. Медальләр алып эшләгән апалар, орденлы тракторчыларыбызның күпчелеге әле дә исән-сау, мул тормыш белән яшиләр. Хәтта дан китабына кергән орденлы тракторчы Гыймадиев Габдрахман абзый да бар бездә. Дуңгызчылык, сыер, сарык фермаларыннан тыш, 4 бригада булган сугыш арты вакытларында. Ел саен 70-80 бала туып торгач, көзен чөгендер алу, бәрәңге казу кебек эшләр дә читтә калмаган, авылда эш һәркемгә җитеш булган. Төп эш белән үрелеп печән чабу, утын әзерләү, каз өмәләре һәм башка эшләр үз җае белән узган, гомер үтә торган. Ә элгәреге колхозлар үзгәреш кичергән. Кадерле өлкәннәребез! Сезнең, эш белән узып китсә дә, күңелле дә, шау-шулы да булган яшьлегегез инде артта калды. Яшьлектәге хатирәләрегез күңелегездән җуелмасын, сезне картлыгыгызда да җылытып яшәсен иде.
Лидия Шакирова, Әдәмсә авылы
Рәсемдә: 61-65 нче елларда "Калинин" колхозы фермасы алдынгылары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев