Каникуллар файдалы узачак
27 апрельдә үткән ярминкәдә ихтыяҗ һәм тәкъдимнәр алда торган җылы сезонны, якынлашкан май ае ялларын истә тотып ясалды. Хезмәт ияләре кыштан ук бу ялларны бакчада эшләргә кулай булачак дип көтте. Чынлап та, май ае бәйрәмнәргә бай, безне 1 май, Җиңү көне һәм 5 майдан башлап Пасха атнасы көтә. Ярминкәдә Яңа...
27 апрельдә үткән ярминкәдә ихтыяҗ һәм тәкъдимнәр алда торган җылы сезонны, якынлашкан май ае ялларын истә тотып ясалды. Хезмәт ияләре кыштан ук бу ялларны бакчада эшләргә кулай булачак дип көтте. Чынлап та, май ае бәйрәмнәргә бай, безне 1 май, Җиңү көне һәм 5 майдан башлап Пасха атнасы көтә.
Ярминкәдә Яңа Чишмә КМС заводы белән ИЭ "Е.Е. Белоглазова" сөт ризыклары тәкъдим итсә дә, халык авыл җирлекләреннән килгән аерым хуҗалыклар сату иткән җиргә агылды. Ярминкәләрдә ул гадәти товар булса да, популярлыгын ул һаман югалтмый, ни дисәң дә өйдә әзерләнгән ризыкка җитми инде. Аерым кешеләр сөт, эремчек, каймак, май, катык тәкъдим иттеләр, бәяләре дә очсызрак иде. Шәхси җитештерүчеләр сатып алучыларга яңа суйган итне китереп кенә торалар, шуңа да аны кирәк кадәренчә генә алдылар. Итнең ниндие генә юк: бройлер түшкәләре, дуңгыз ите (кг - 150-170 сум), субпродукт, дуңгыз аяклары, башлары, фарш, ысланган һәм тозлы сало.
Пасха алдыннан йорт тавыклары салган күкәй үтемле булды - дистәсен 40 сумнан саттылар. Кемнеңдер суганы беткән - суган алды, кабыгына да урын бар - күкәй буярга мөмкин. Камадан тотылган сазан һәм вак корбан балыгы да игътибарны җәлеп итте. Арзанайган (кг - 50 сум) теплица кыярлары да витамин ачлыгын җиңәргә ярдәм итәрдер. "Зубов В.С." КФХ-нан китерелгән дуңгыз балалары арбада кояшта җылынып тыныч кына яңа хуҗаларын көтеп яттылар, ә капчыкка эләккәннәре бөтен тирә-юньгә ишетелерлек итеп чинаштылар. "Вәлиев Ф.Р." КФХ азык-фураж сатты. Яшь тавыклар алырга өлгермәүчеләр бу эшне ярминкәдә эшли алды. Халык шулай да үсентеләргә сөенде. Буа питомнигыннан китерелгән җимеш куаклары (кызыл карлыган, крыжовник), роза чәчәкләре шәп үтте. Кызыл, зәңгәр, сары, ак, бәрхет, махровый розаның ниндие генә юк - берьюлы әллә ничә төрен алдылар. Сәгать 10нарга таба «Кулон» АҖ яңа пешкән тәмле камыр ризыклары, ак һәм кара ипи китерде, халык аларны тиз арада алып та бетерде. "У моста" кибете ярминкәдәгеләрне һәрвакыт тәмле исе аңкып торган шашлык һәм пирожкилар белән сыйлый. Бу юлы да шулай булды. Мәдәният бүлеге һәм авыл клублары артистлары җырлары бәйрәмгә ямь өстәде. Май каникуллары башлана, ярминкә сезон өчен файдалы булгандыр, дип өметләнәсе килә.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев