Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Картлык – шатлыкмы?

Әле­ге исем­дә­ге блиц-со­раш­ты­ру­ны без зур хөр­мәт­кә ла­ек хез­мәт ве­те­ран­на­ры ара­сын­да үт­кәр­дек. Алар: "Пен­си­я­гә чык­кан­нан соң Сез буш ва­кы­ты­гыз­ны ни­чек уз­ды­ра­сыз? Сез­нең­чә пен­сия яшен­дә бу­лу­ның өс­тен­ле­ге ни­дә? Сез­не ни авыр­сын­ды­ра? Сез пен­си­я­гә чык­кач тор­мыш әле баш­ла­на гы­на, ди­гән сүз­ләр бе­лән ки­ле­шә­сез­ме? ди­гән со­рау­лар­га җа­ваплар бир­де­ләр. Вик­тор Сте­па­но­вич, 83 яшь, Яңа Чиш­мә...

Әле­ге исем­дә­ге блиц-со­раш­ты­ру­ны без зур хөр­мәт­кә ла­ек хез­мәт ве­те­ран­на­ры ара­сын­да үт­кәр­дек. Алар: "Пен­си­я­гә чык­кан­нан соң Сез буш ва­кы­ты­гыз­ны ни­чек уз­ды­ра­сыз? Сез­нең­чә пен­сия яшен­дә бу­лу­ның өс­тен­ле­ге ни­дә? Сез­не ни авыр­сын­ды­ра? Сез пен­си­я­гә чык­кач тор­мыш әле баш­ла­на гы­на, ди­гән сүз­ләр бе­лән ки­ле­шә­сез­ме? ди­гән со­рау­лар­га җа­ваплар бир­де­ләр.

Вик­тор Сте­па­но­вич, 83 яшь, Яңа Чиш­мә авы­лы. Го­ме­рем буе аг­ро­ном бу­лып эш­лә­дем. Кө­не-тө­не кыр­да, ди­гән­дәй, өй­дә­ге эш­ләр­гә ва­кыт та кал­ма­ды. Пен­си­я­гә чы­ккан­нан бир­ле йорт-җир, шәх­си ху­җа­лык бе­лән шө­гыль­лә­нәм, күп­тән тү­гел яңа ал­ма­гач­лар утырт­тым. Бер ка­ра­саң, карт­лык - ул шат­лык, үзең­не йорт-җи­ре­ңә ба­гыш­лый ала­сың, икен­че як­тан яшь­тәш­лә­рең бе­лән (хә­ер алар кал­ма­ды да ди­яр­лек) төр­ле як­лап ара­ла­шу җи­теш­ми.

Ва­лен­ти­на На­за­ро­ва, 69 яшь, Горш­ко­во авы­лы. Эшем ми­нем авыр бул­ды - за­рар­лы за­вод­та эш­лә­дем. Карт­лык - рә­хәт тү­гел, кай­ча­гын­да авы­ру­лар баш кал­кы­та. Шул ук ва­кыт­та шат­лык та, ба­ла­ла­рым, онык­ла­рым бар, алар кай­тып йө­ри­ләр, оныт­мый­лар, пен­си­ям дә җи­тә, ашар­га бар, ки­ем-са­лым да җи­тәр­лек. Әл­бәт­тә, хә­зер үзе­без өчен яши­се ки­лә.

Ан­на Ни­ко­ла­ев­на, 58 яшь, Яңа Чиш­мә авы­лы. Кем­гә ни­чек­тер, бел­мим, без ирем бе­лән пен­сиягә чык­кан­нан бир­ле бер дә үкен­гә­не­без юк. Бак­ча­быз, та­вык­ла­ры­быз бар, рә­хәт­лә­неп җи­ләк­кә, гөм­бә­гә йө­ри­без, кы­шын кросс­ворд­лар чи­шә­без, те­ле­ви­зор ка­рый­быз, онык­лар гел без­дә. Ба­ла­ла­ры­быз да оныт­мый­лар, гел бу­лы­шып то­ра­лар. Күр­ше­ләр бе­лән та­ту яши­без, ку­нак­ка йө­ре­шә­без. Ба­ба­ем йорт­ны ка­рап то­ра, үзе ре­монт­лый, ку­лын­нан кил­мә­гән эше юк. Карт­лык - без­нең өчен шат­лык. Үз­гәр­тер­гә, яңар­тыр­га те­лә­гем юк, ни­чек бар - шу­лай кал­сын.

Ни­на Ни­ко­ла­ев­на, 65 яшь. Яңа Чиш­мә авы­лы. Буш ва­кы­тым­да фит­нес­ка йө­рим, "Се­ля­ноч­ка" ан­самб­лен­дә җыр­лыйм, чир­кәү­не тө­зек­лән­де­рү­дә бу­лы­шам - учас­ток­ны ка­рап то­ра­быз. Шул сә­бәп­ле бер төр­кем пен­си­о­нер­лар бе­лән ара­ла­шам. Өй­дә кул эш­лә­ре бе­лән мәш­гуль: те­гәм, бәй­лим. Тик тор­га­ным юк. Эш­кә йөр­гән­дә өй эш­лә­рен (кер юу, ашар­га пе­ше­рү, идән юу) кич, төн­лә эш­ли идем, хә­зер рә­хәт - ба­рын да көн­дез эш­лим, ки­чен те­ле­ви­зор ка­рыйм, кул эш­лә­ре то­там.

Ва­лен­ти­на С., 74 яшь, Яңа Чиш­мә авы­лы. Карт­лык - шат­лык дип бул­мый ин­де, ниш­лә­мәк ки­рәк, яшең бар­гач, ки­леш­ми бул­мый. Пен­си­я­гә чык­кач, бе­рәр ат­на эшем­не са­гын­дым. Ни бе­лән шө­гыль­лә­нәм­ме? Пли­тә янын­да "би­им", як­шәм­бе көн­нә­рен­дә чир­кәү­гә йө­рим, җәй­лә­рен - бак­ча­да, кы­шын га­зе­та­лар, "Пен­си­о­не­ру", "Во са­ду ли, в ого­ро­де…", "Бабьи ра­дос­ти" жур­нал­ла­ры укыйм. Бар да тар­тип­тә: су кер­гән, өй җы­лы, рә­хәт, пен­си­ям җи­тә, ба­ла­лар ки­леп то­ра, азык-тө­лек ки­те­рә­ләр.

Анас­та­сия Ва­силь­ев­на Пу­га­е­ва, 84 яшь, Чу­аш Ча­бак­са­ры авы­лы. Мин 58 яшем­дә пен­си­я­гә чык­тым, аңар­чы 36 ел баш­лан­гыч сый­ныф­лар­да укыт­тым. Баш­та үз-үзе­мә урын та­ба ал­ма­дым. Ан­нан күр­ше ба­ла­ла­ры­на бу­лы­ша баш­ла­дым, кем­гә ин­ша, кем­гә со­чи­не­ние язар­га бу­лыш­тым, соң­рак баш­ка­лар да ки­лә баш­ла­ды. 5-6 ел­дан пен­сия тор­мы­шы­на кү­нек­тем. Мин ак­тив бу­лыр­га ты­ры­шам, авыл­да ве­те­ран­нар Со­ве­ты рә­и­се бу­лып то­рам, ра­йон ве­те­ран­на­ры де­ле­га­ци­я­се сос­та­вын­да Ка­зан­га, Мәс­кәү­гә, баш­ка шә­һәр­ләр­гә ба­рам, "Су­вар" чу­аш жур­на­лы бе­лән хез­мәт­тәш­лек итәм. Мин ке­ше­ләр бе­лән ара­ла­шыр­га яра­там: авыл җы­ен­на­ры­на, кон­церт­лар­га, мәк­тәп­тә уз­ган ча­ра­лар­га ба­рам - бер ке­ше­сез тор­мыйм. 76 яше­мә чак­лы тер­лек ас­ра­дым, ин­де та­вык­лар гы­на кал­ды. Ба­ла­ла­рым, онык­ла­рым, алар­ның ба­ла­ла­ры - җәм­гы­се унө­чәү, алар бар да ми­не яра­та­лар.

Күр­гә­не­гез­чә, пен­сия яшен­дә­ге­ләр тор­мыш­тан зар­лан­мый­лар, алар­га пен­си­я­дә бу­лу ошый. Һәр­кем­нең үз яшен­дә үз шө­гы­ле, үз шат­лы­гы: хез­мәт, ак­тив ял, ара­ла­шу, өй мә­шә­кать­лә­ре һ.б. Иң мө­һи­ме, буш ва­кыт­ла­ры күп, кем нәр­сә те­ли, шу­ны эш­ли ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X