Көчле характерлы кеше
19 гыйнварда Яңа Чишмә авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Атландерова Татьяна Петровнага 90 яшь тулды.
Безнең героинябызны тормыш юлында көчле ихтыярлы булуы, актив, тормыштагы кыенлыклар каршында сыгылмавы аерып торган. Ул, инвалид коляскасында гына хәрәкәт итсә дә, хәзер дә шундый, тавышы да көчле, ышанычлы. Аек акыл, аралашырга яратуы, шаярта белүе 90 яшендә дә югалмаган. Нәрсә сөйләп торырга инде, 19 гыйнварда туганга, гомере буе бәкедәге изгеләндерелгән суда беренчеләрдән булып коенучылар арасында ул. Өлкән яшьтә дә бу традицияне саклый, ә юбилей көннәрендә коенуны мәҗбүри дип саный. Үзенең 80 яшьлек юбилеенда Екатерина чишмәсенә барган, ә 2019 елның 19 гыйнварында үзенең ишегалдында бозлы душ кабул иткән. Оныгы Людмила әбисен 8 яшьлек оныкчыгы Полина каршында ике чиләк су белән коендырган.
- Әле өченче чиләкне дә була иде, тик алдан әзерләмәгән идек, - ди әби. – Шулкадәр яхшы булып китте, яңадан тугандай булдым. Алып барган булсалар, чишмәгә дә барыр идем, бәкегә дә төшәр идем.
Аның өе үзенең бала чагы үткән Подпушкинода тора. Монда сеңелләре белән уйнаганнар, Шушмага коенырга йөргәннәр. Гаилә ярлы яшәмәгән, үз хуҗалыклары булган. Үзенең хезмәт юлын Татьяна Петровна 8 яшеннән үк башлаган. – Минем яшьтән үк эшлисем килде. Әни эшкә барганда, мин аның белән ияреп китә идем, - дип искә ала ул. – 1 сыйныфны тәмамлагач, нык итеп: “Булды, бүтән укымыйм, фермага барам”,- дигән. Өлкән яшьтәге күрше апасы Шура белән икәүләп бозаулар караганнар. Бераз үсә төшкәч, аларга 300 баш сарык карарга йөкләгәннәр. 15 яшендә әнисеннән дус кызлары белән торф чыгаруга җибәрүен сораган. Анда ике ел эшләгән. Аннан соң 13 ел КМС заводында аппаратчы, аннары Яңа Чишмә РҮХ дә санитарка булып эшләгән. Пенсиягә чыккач та берничә ел шунда эшләвен дәвам иткән. Аннары хакимияттә идәннәр юган, вахтада утырган һәм 70 яшенә кадәр шунда булган. – Дүрт район башлыгын алыштырдым, тагын эшләгән булыр идем әле, тик, җитте, ял итәргә кирәк, диделәр, - дип искә алды. Татьяна Петровна хәтта иҗат отчетларында да катнашкан: клубта рус халык җырларын җырлаган. Элекке эшеннән Өлкәннәр, Инвалидлар көнендә аның янында булалар. РҮХ дән һәрчак пакетлар белән киләләр икән һәм элегрәк КМС заводыннан да килгәләгәннәр.
Татьяна Петровнаның гомуми хезмәт стажы 48 ел (сугыш елларыннан тыш), үзе әйткәнчә, хезмәте өчен 7 төрле медале дә бар. Өендә һәрчак тәртип булган, әгәр сорасалар, күршеләренә дә йә хуҗалыкта, йә бакча эшләрендә булышкан. Һәм хәтта хәзер дә Татьяна Петровна утынны үзе кисә, үзе яра, бакчада чүп үләннәрен утый, идән юа, ә өй эчендәге утырып эшләнә торган эшләрнең барысы да аныкы. Тик ул аларны ничек башкара соң?
- Бишенче ноктада хәрәкәтләнәм һәм утырган килеш эшлим. Коляскада әлләни күп эшләп булмый, анарда ял итсәң генә. Кул пычкысы белән кисәм, бу юлы бакчада барлык бәрәңге сабакларын урак белән урдым һәм җыештырып алдым. Балалар кайткач, чиста бакчада бер көндә бәрәңгене алып бетерделәр. Чүп утаганда, танышларым үтеп киткәндә: “Син нәрсә, акылдан яздыңмы әллә?”- диләр. Ә мин игътибар да итмим. Утырып гомер итү минем өчен түгел ул, мин һәрчак энергияле идем һәм хәзер дә эшсез тора алмыйм.
- Сез холкыгыз буенча көчле кешедер, мөгаен?
- Әйе, шулай, мин туры сүзле, гаделлекне яратам. Нинди эшкә алынсам да, аны эшлим. Мин хәзер дә шундый, әгәр эшем эшләнмәсә, минем йөрәгем түзми. Өстәлдә юылмаган савыт-сабаны күрсәм, үрмәләп булса да килеп юам, өстәвенә сөлге белән коры итеп сөртәм дә әле. Бер күзем белән генә булса да күрәм, анысы да яртылаш кына күрә, - ди ул.
Татьяна Петровна чиркәүгә дә еш килә, һәр икона алдында баш ия. Чиркәү башлыгы Симеон атакай (ул һәрчак әбекәйгә күчтәнәчләр белән килә) аның өенә килеп,аңа дини йола үткәргән.
Татьяна Петровна 1949 елда кияүгә чыга, ире Иван белән 18 ел яшәгәннәр. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр: Николай һәм Клавдия. Кызы пенсиягә чыккач Түбән Камадан аның янына күчеп кайта. Хуҗалык эшләрен икәү башкаралар, бер-берсенә булышалар. Әбинең өе бик пөхтә, тышкы яктан заманча материал белән тышланган, эчтән дә яхшы ремонт ясалган: санузел, душ, кайнар су бар. Боларның барысы да Клавдиянең улы, әбинең яраткан оныгы Андрей тырышлыгы аркасында. “Өй, ничек дип әйтим, тавык аягында гына тора иде, ә ул менә ничек итеп ясап куйды”, - дип мактый аны Татьяна Петровна. Андрей Түбән Камадан һәр атна саен кайта. Улы Николай, оныгы Ольга Яңа Чишмәдә яши. Шәһәрләрдә яшәүче башка оныклары да әбиләрен онытмыйлар. Үзенең оныклары белән ул горурлана, холыклары белән миңа ошаганнары да бар, ди. Әбинең 7 оныкчыгы да бар инде, алары да әбиләрен нык ярата.
- Безнең тыкрыкны кардан бик сирәк чистарталар, - дип зарланды әби. - Яңа елга кадәр бер тапкыр да чистартылмады, Яңа елдан соң эшли башлаган иделәр, тик кабат оныттылар. Күптән түгел капка төбеннән кар чистартырга үзем чыктым – бераз сукмакны чистарттым. Ә нәрсә эшләргә соң? Тик менә бер бармагымны гына бераз өшеттем. Николай кайткач, бөтен көрәкләрегезне ташлыйм хәзер, чистартмагыз, үзем эшлим, диде ( без килгән көнне Николай нәкъ шул ук максат белән кайткан икән. О.И.).
Үзенең юбилеен Татьяна Петровна күп санлы туганнары янында түгәрәк өстәл артында каршылаган, байтак бүләкләр алган. 19 гыйнвардан соң да аның өе кунаклардан өзелмәгән: 21 гыйнварда “Кайгырту” ХСХКҮ дән, 22 – гыйнварда – редакциядән килгәннәр, ә паспорты буенча язылган 29 гыйнварда – юбилеена авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләрен көтәләр. Татьяна Петровна, байтак гомер яшәдем инде, ди. “95 кә кадәр яшәрменме? Белмим, ышандырмыйм, тик тырышачакмын”, - диде.
Ольга Иванова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев