КДН: нәтиҗәләр ясалган
Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе балалар арасында күзәтүсезлек һәм хокук бозуларга каршы профилактика өлкәсендә төрле ведомстволарның эшчәнлеген координацияләүне һәм контрольлек итүне башкара. 2012 елда комиссия тарафыннан 28 утырыш үткәрелгән, анда 159 административ эш карап тикшерелгән. Бүгенгесе көндә балигъ булмаган 11 бала КДН-да исәптә тора. Алар...
Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе балалар арасында күзәтүсезлек һәм хокук бозуларга каршы профилактика өлкәсендә төрле ведомстволарның эшчәнлеген координацияләүне һәм контрольлек итүне башкара.
2012 елда комиссия тарафыннан 28 утырыш үткәрелгән, анда 159 административ эш карап тикшерелгән. Бүгенгесе көндә балигъ булмаган 11 бала КДН-да исәптә тора. Алар һәрчак даими контрольдә: ай саен яшәү һәм уку урыннары буенча тикшерелә. Аларга җәмәгать тәрбиячеләре беркетелгән. Җәмәгать тәрбиячеләре ГТХМ начальнигы Рәшит Кыямов һәм "Аҗаган" яшүсмерләр клубы директоры Гөлшат Габетдиноваларны уңай яктан билгеләп үтәргә кирәк.
Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе тарафыннан җәй көне үткәрелгән "Яшүсмер" операциясендә Яңа Чишмә КДН-ның актив эшләве билгеләп үтелде.
Узган елда район территориясендә балигъ булмаганнар тарафыннан 2 җинаять кылынган: июньдә - балигъ булмаган Д. тарафыннан мотоцикл урланган һәм сентябрьдә - балигъ булмаган С. законсыз төстә торакка үтеп кергән. Үткән еллар белән чагыштырганда (2011 елда - 4 җинаять, 2010 елда - 6 җинаять кылынган)… җинаять кылуларның төп сәбәбе гаиләдә хәлләр торышы начар булуда. "Социаль хәвеф-хәтәр" төркеменә керүче гаиләләрне ачыклауда хастаханәләргә, мәктәпләргә, "Кайгырту" ХСХКҮ-нә зур эш йөкләнелә, алар һәрдаим әлеге гаиләләрдә булып ярдәм күрсәтәләр. Бүген районда шундый 17 гаилә бар, аларда 24 бала яши. КДН уңышсыз гаиләләргә рейдлар үткәрә. Уңышсыз гаиләләргә нәтиҗәле йогынты ясау максатларында КДН үткәргән барлык эшләр "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында яктыртыла һәм бу уңай нәтиҗәләр бирә.
Наталья МОКЕЕВА,
КДН-ның җаваплы секретаре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев