Кечкенә дә, төш кенә
Благодаровка авылында яшәүче Якимкина Елизавета Николаевна бала чагыннан ук бик нәфис гәүдәле була. Ул кечкенә генә, ябык һәм 90 яшендә карт әбигә түгел, ә күбрәк яшь кызга – беренче сыйныф баласына ошаган.
Лиза әби туган көнен һәрвакыт 19 сентябрьдә билгеләп үтсә дә, документ буенча аңа 90 яшь бүген – 27 июньдә тулган. Кыз туганы Нина, бертуганының кызы Вера (хәзер әби алар өендә яши) һәм Лиза әби үзе дә әлеге датаны беренче тапкыр гына белгәннәр (ишеткәннәр). Әбинең төреп куелган документларын алып, чагыштырдык... Чыннан да, бар җирдә дә туган көне 1928 елның 27 июне дип язылган. Аннары ул, сугыш вакытында сабыен (Дюймовочка) агач хәзерләү эшенә алмасыннар өчен, әнисенең аңа 16 түгел, ә 15 яшь кенә дип яздыруын исенә төшерде. Анда эләккән булса, ул бүгенге көнгә чаклы яшәр идеме соң?
Елизавета Николаевна – тыл хезмәтчәне, тиешле барлык медальләре дә бар. Сугыш вакытында дуңгыз фермасында эшләгән: аларны тәрбияләгән, ашаткан, эчерткән, чистарткан. Сугыштан соң 17 ел Татар Ялтаны авылында балалар йортында җыештыручы булып, аннары сарыклар фермасында эшләгән, пенсиягә чыгар алдыннан соңгы 20 елын ветпунктта санитарка булган. Лаеклы ялга чыккач та эшләвен дәвам иткән.
Әти-әнисеннән калган йорт бик нык булган - әтисе төзегән. Ул 1938 елда армиягә алынып, шуннан әйләнеп кайтмаган – сугышта һәлак булган. Лиза әнисе белән яшәгән, аның вафатыннан соң, азрак файдасы булыр дип, квартирантлар тоткан. Чуаш Чабаксары авылына совхоз директоры итеп билгеләнгән 80 нче елларда Лиза әбидә район башлыгы Вячеслав Михайлович Козлов та әле өч ай яшәгән.
- Ризыкка талымсыз иде, - дип искә ала Елизавета Николаевна. - Ни әзерләсәң дә, барысын да ашады. Кайвакыт кичен эштән кайткач, бусаганы атлап керүгә, шаяртып: “Нәрсә, Николаевна, дуңгызларга бәрәңге пешердеңме?“- дип сорый иде. Бик яхшы кеше ул! Әгәр очратсагыз, аңа миннән бик зур сәлам тапшырыгыз!
Хәзер бу йортта үз гаиләсе белән 6 ел аның абыйсы яши, ул авылга шәһәрдән күчеп кайткан. Ә Лиза әбекәй яшәргә күрше йортка кыз туганы янына күчкән. Аларның өендә хәзер барлык буын “хатын-кызлары патшалык итә“. Әле тагын 7 яшьлек оныгы Алиса да бар, әбиләргә аның белән бик күңелле. Кызчык исә, үз чиратында, алардан күп нәрсәгә өйрәнә. Менә шулай, барысы да бергәләшеп матур гына яшәп яталар. Иң яше һәм эшкә яраклысы буларак, Вера әнисе һәм Лиза түтине карый, кызы Алисаны тәрбияли, өйгә капиталь ремонт ясау белән шөгыльләнә. Ана капиталы акчасына кунак бүлмәсе янында янкорма ясаган, заманча җиһазландырган. Авыр булса да, сыер, сарыклар асрый, тавыклары бар.
- Барысы да яшәр өчен кирәк бит, - ди ул, - өстәвенә авылда даими эш тә юк. Олы улым шәһәрдән булышырга кайтып тора, ул анда эшли...
Лиза әби сәламәтлегенә бөтенләй зарланмый. Үз гомерендә бер генә дару төймәсе дә капмаган, кечкенә генә булса да, төш кенә. Хәзер сирәк кенә булса да кан басымыннан дару эчә – Вера бирә. Дөрес, аның бер күзе катаракта аркасында күрми (күзенә операция ясалган булса да).
- Ул әле безнең йөгереп кенә йөри, вак-төяк керләрне үзе юа, мунчада үзе юына, әни белән бергә йөриләр, - дип сөйли Вера.
Хәзергесе тормышыннан әби бик канәгать:
- Ходай миңа озын гомер биргән, үзем дә белмим, ни өчендер. Бала чакта, сугыш елларында авыр яшәдек – балчык, үлән ашадык. Аның каравы хәзер шартлар яхшы: кибеттә бөтен нәрсә бар, пенсияне бирәләр. Алда күпме гомер калгандыр, анысын бер Ходай гына белә.
Ольга Иванова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев