Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Күңеле изгелектәге кеше

Тәүлекнең кайсы вакытында гына мөрәҗәгать итмә, гозереңне үтәргә атлыгып торучы кешеләр була бит ул. Чертуш авылында гомер итүче Рәмзия апа Хисаметдинова шундыйлардан. Ул ачык йөзле, изге күңелле булуы белән авылдашлар арасында хөрмәткә лаек шәхес, - дип яза редакциягә АМЙ мөдире Рәмзия Мусина.

Рәмзия Рәфәгать кызы 60 ел элек гаиләдә көтеп алынган беренче бала булып туа. Кечкенәдән тырыш, үҗәт, эш сөючән булуы аны гомере буе озата бара. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыган кызда укытучы булу теләге уяна һәм ул Казан педагогия институтына юл тота. Тик язмыш башка борылыш ала һәм ул “Тасма” заводына караган училище тәмамлап, заводта эшли башлый, күп тә үтми аны цех мастеры итеп куялар. Күпмедер вакыт эшләгәннән соң ул авылдашы Рифкать абыйга тормышка чыга һәм гаилә белән алар киез итек фабрикасында эшли башлыйлар, анда Рәмзия апа бригадир була. Гаилә хәле буенча 1989 елда шәһәр тормышы тәмамлана һәм алар авылга төп йортка кайтып урнашалар. Бу Чертуш авылы аерым, К.Маркс исемендәге колхоз булып оешкан чак була, шунда Рәмзия апа дуңгызчылык тармагына эшкә керә. Ул һәрвакыт планны арттырып үти, алдынгылар сафында була. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчелеге сәләтле белгечне күреп, аны хуҗалыкка ветеринария табибы итеп куялар. Бу өлкәдә ул 15 ел хезмәт куя.
Инде лаеклы ялда булса да, аның киңәшләренә авыл халкы бүген дә колак сала. Алай гына да түгел, ул күп еллар мәчет идәннәрен юып, карап торды, олы яшьтәге туганнарына да кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Бүген ялгыз калган әтисен тәрбияли алар. Аларның ишеге һәркемгә ачык, барысын да ачык йөз, тәмле сый белән каршы алып, озатып тора ул. Иптәше Рифкать абый белән ике бала тәрбияләп үстерделәр, инде оныклар сөяләр.
Рәмзия апа бик хәрәкәтчән, тынгысыз кеше, берничә ел элек алар авылда көнкүреш кирәк-яраклары һәм ашамлыклар кибете ачтылар. Авыл мәдәният йортында үтүче чараларда ул теләп иганәче  ярдәме дә күрсәтә. Авылда иң күп газета-журналларга яздыручы, матур гөлләр үстерүче дә ул. Әлеге ханымда шулкадәр көч, энергия каян килә икән ул. Әлбәттә, киң күңелле һәм мәрхәмәтле булудан, тормышның бөтен матурлыгын күреп, тырышып хезмәт куюдандыр. Нәкъ менә шундый уңган-булган кешеләр бизидер туган җиребезне.
Шул көннәрдә Рәмзия апа гомер бәйрәмен – юбилеен билгеләп үтте. Без, барлык авылдашлар, аны ихластан котлыйбыз,исәнлек, озын-озак бәхетле гомер кичерүен теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X