Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Кем эшләми - шул эчә

Җәм­гы­ять ел­ның-елын­да эчү­че­лек һәм әрәм­та­мак­лар бе­лән кө­рәш алып ба­ра, тик мон­дый "сый­фат­лар­га" ия бу­лу­чы ке­ше­ләр ге­нә ки­ме­ми. Ар­хан­гел Бис­тә­сен­дә­ге җә­мә­гать со­ве­ты­ның чи­рат­та­гы уты­ры­шы­на 6 ке­ше ча­кы­рыл­ган иде, алар бил­ге­лән­гән ва­кыт­ка кил­мә­де­ләр. Участ­ко­вый яр­дә­мен­нән баш­ка хәл итеп бул­ма­ды, тө­гәл­рә­ге, ул алар­ны, ях­шы гы­на "тө­шер­гән" хәл­дә ба­ры­сын да бер­гә оч­ра­тып, уты­рыш­ка алып...

Җәм­гы­ять ел­ның-елын­да эчү­че­лек һәм әрәм­та­мак­лар бе­лән кө­рәш алып ба­ра, тик мон­дый "сый­фат­лар­га" ия бу­лу­чы ке­ше­ләр ге­нә ки­ме­ми.

Ар­хан­гел Бис­тә­сен­дә­ге җә­мә­гать со­ве­ты­ның чи­рат­та­гы уты­ры­шы­на 6 ке­ше ча­кы­рыл­ган иде, алар бил­ге­лән­гән ва­кыт­ка кил­мә­де­ләр. Участ­ко­вый яр­дә­мен­нән баш­ка хәл итеп бул­ма­ды, тө­гәл­рә­ге, ул алар­ны, ях­шы гы­на "тө­шер­гән" хәл­дә ба­ры­сын да бер­гә оч­ра­тып, уты­рыш­ка алып кил­де. Шу­ны да бил­ге­ләп үтәр­гә ки­рәк, ва­кыт ир­тән­ге сә­гать 9 гы­на иде әле.

Ча­кы­ры­лу­чы­лар ара­сын­да бер ай элек иге­зәк кыз­ла­ры алын­ган, һәр­кем­гә мәгъ­лүм бул­ган ир­ле-ха­тын­лы пар да бар иде. Свет­ла­на (ул без­нең га­зе­та­ның "йол­ды­зы­на" әве­ре­лә бу­гай ин­де, рә­сем­дә ул үзе һәм аның як­лау­чы­сы - күп­тән тү­гел ге­нә ул да эш­сез кал­ган) 9 ав­густ­ка ка­дәр эчү­ен, ә ан­на­ры таш­ла­вын игъ­лан ит­те. Тик җәм­гы­ять­кә ул тү­гел, ә җәм­гы­ять аңа шарт куя шул.

Ири­на ту­ен­ды­ру­чы­сын югал­ту бу­ен­ча ба­лигъ бул­ма­ган улы­на бил­ге­лән­гән пен­си­я­се­нә бер­гә яшәү­че ир­не дә (ике­се дә эш­лә­ми­ләр) ас­рап ята. Җир­ле де­пу­тат яр­дә­ме бе­лән бү­ген­ге­се көн­нән баш­лап егет ул ак­ча­лар­ны үзе то­та­чак, ди­гән ка­рар ка­бул ител­де. Бәл­ки шун­нан соң эш­ли баш­лар­лар. Ра­вил - 7 ба­ла ата­сы, ул да эчә. Ми­ха­ил исә үз өен вер­теп­ка әве­рел­дер­гән.

Җә­мә­гать со­ве­ты әгъ­за­ла­ры әле­ге ке­ше­ләр­гә эчү­лә­рен таш­лау­ны һәм эш­кә ур­на­шу­ла­рын йөк­лә­де. Бу ка­рар АҖ баш­лы­гы Ни­на Сер­дюк та­ра­фын­нан про­то­кол­га языл­ды. Ба­ры­сы­на да бер ат­на ва­кыт би­рел­де. Лу­и­за Ис­ха­ко­ва һәркай­сы­на эш тәкъ­дим ит­те.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев