Кеше хокукы – яклауда
Сишәмбе көнне, 16 июльдә, Яңа Чишмәдә ТР-да Кеше хокукларын яклау буенча вәкил - Сабурская Сәрия Харис кызы гражданнарны кабул итеп, аларның сорауларына һәм шикаятьләренә җаваплар бирде.
С.Х. Сабурскаяның районга беренче генә килүе түгел, шуңа да ул Яңа Чишмәдәге үзгәрешләрне, аның чәчәк атуын, яңа төзелешләрен, халык өчен социаль шартлар тудырылуын күреп сөенде. Беренче эш итеп ул өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Интернат-йортта булды, соңгы 8 елда бу объект уңай якка нык үзгәргән, дип билгеләп үтте ул. Картлар йортында яшәүчеләр һәм персонал белән аралашкан вәкил биредә яшәүчеләр - яшәү, эшләүчеләр эш шартларыннан канәгать, дигән нәтиҗәгә килде. Полиция бүлекчәсендә ул кизү тору бүлегендәге хезмәткәрләрнең хезмәт шартлары, хокук бозучыларны вакытлыча тоткарлау (тоту) бүлмәсе белән танышты: бар да нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килә.
РҮХ-дә танышу вәкилнең күп вакытын алды. Биредә Сәрия Харис кызы каты авыруларга ярдәм күрсәтү белән аеруча кызыксынды, махсус палатаны, алкоголь белән агуланган кешеләргә ярдәм күрсәтү палатасын карап чыкты, Казан клиникалары белән чагыштырып, Яңа Чишмә РҮХ-дә шартларның уңайрак булуын белдерде. Сәрия Сабурскаяны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк һәм районда Кеше хокукларын яклау буенча вәкил Кадрия Насыйрова озатып йөрде. Вәгъдә ителгәнчә, гражданнарны кабул итү район хакимияте бинасында нәкъ сәгать 11 дә башланды. Кабул итүгә 7 граждан язылган иде һәм аларның һәммәсе тыңланды, кайбер очракларда ярдәм урында ук күрсәтелде. Әйтик, Яңа Чишмәдә яшәүче (Түбән Камада теркәлгән) бер яшьлек баланың әнисе ай саен ала торган пособие рәсмиләштерә алмаган. Мәсьәлә уңай хәл ителде, Яңа Чишмәдәге социаль ярдәм күрсәтү үзәге (СЯКҮ) аша аңа пособиене Түбән Камадагы СЯКҮ-дә рәсмиләштерәчәкләр.
Күпфатирлы йортка капиталь ремонт өчен законсыз рәвештә взнос исәпләү турындагы шикаять буенча күп сүз сөйләнсә дә, Кеше хокукларын яклау буенча вәкил бу нисбәттән закон бозуларның булмавын ачыклады. Киләсе шикаять буенча газ, су, электр белән тәэмин итүчеләрнең ай саен санагыч мәгълүматларын тикшерү өчен йорт саен кереп йөрүләре нисбәтеннән шикаять белдерүченең үтенече канәгатьләндерелде, бу гамәл законга каршы килә. "Петролсервис" предприятиесе белән күршедәш, поселоктагы экологик хәлләргә борчылган граждан тәгаен җавапны чынбарлыкны ачыклаганнан соң, якын арада алачак.
Архангел Бистәсе кешесе тыныч вакытта вафат булган сугыш ветераннарына һәйкәл кую нисбәтеннән сорау бирде; Яңа Иванаеводан балалар бакчасы тәрбиячесе сезонлы эшкә рәсмиләштерү нисбәтеннән аңлатма бирүләрен үтенде; Лениногорскидан килүчеләр законсыз рәвештә кулга алу турында шикаять белдерсәләр, Чирмешәннән авыру туганнарын эшкә сәләтсез дип тану нисбәтеннән килгәннәр.
ТР-да Кеше хокукларын яклау буенча вәкил С.Х. Сабурская гражданнарга хокукларының якланасын ышандырды.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев