Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Кеше китә – эзе кала

Үткән атна азагында Акбүредә безнең танылган якташыбыз, күп кенә орден һәм медальләр кавалеры, үз туган авылын һәм районны төзекләндерү һәм төзелеш буенча саллы өлеш керткән,  

Яңа Чишмә районының Почетлы   гражданины, агымдагы елның февралендә каты авырудан соң вафат булган Әнвәр Мәхмүт улы Залаковка багышланган искә алу кичәсе булып  үтте.
Җирле АМЙ залында авыл халкы һәм кайткан кунаклар, Әнвәр Залаковның гаиләсе, аның сыйныфташлары, туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре җыелган иде. Кичәне алып баручылар ВГТРК радиожурналисты Разин Нуруллин, җирле музей директоры Вәсил Вәлиуллин, АМЙ директоры Галия Миншина һәм АМЙ-ның сәнгать җитәкчесе Гөлия Вәлиуллиналар бик матур сценарий төзегән һәм кичә барышында Әнвәр Залаков эшләренә үзләренең рәхмәт сүзләрен әйтергә, аңа багышланган шигырьләрен укырга, аның турындагы хәтер-хатирәләре белән уртаклашырга теләүчеләрнең һәрберсенә сүз бирергә тырыштылар.
Чыннан да, Әнвәр Мәхмүт улы туган авылына һәм районга ярдәм күрсәтү буенча зур эшләр башкара алды. Бу хакта район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов Һәм Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдиновлар да сөйләп узды. Районда нәкъ менә Әнвәр  Залаков булышлыгы белән дистәләгән  буа һәм плотина төзелде, Акбүредә юллар, буалар, җирле музей, мәчетләр төзү, аларны төзекләндерү һ.б. буенча зур эш башкарылган. Авылдамы ул, райондамы, бер генә чара да якташыбызның хәйрия ярдәменнән  башка узмады.
- Беренче булып нәкъ менә Әнвәр Мәхмүт улы “Яңа Чишмә районының Почетлы гражданины“ исеменә  лаек булды, - дип  ассызыклады Ринат Фәсахов.
Әнвәр  Залаков кайсы гына районда эшләсә дә, аның изге, якты эшләре  турында сөйләп сүз бетмәслек. Ул  торак пунктларны, сулыкларны, чишмәләрне   төзекләндерүгә һәрчак игътибар итте. Бу хакта аның хезмәттәше, 20 елга якын аның беренче урынбасары  булып эшләгән Марс Хисмәтуллин сөйләде. “Республика буенча 100 яңа буа төзелде,  500 гә якын плотина капиталь ремонтланды, дистәләгән  мең гектар җир сугарылды, юкка гына республика җитәкчелеге аны “Су патшасы“ дип атамады“, - дип билгеләп үтте ул.
Производство  эшләре белән беррәттән, Әнвәр Залаков дин, мәдәният, мәгариф өлкәләре турында да онытмады. Турыдан-туры  аның  булышлыгы белән Акбүредә музей төзелде, мәктәпкә, балалар бакчасына, мәчетләргә, авылдагы мохтаж кешеләргә зур ярдәм күрсәтте.
- Эше күп кеше булуга да карамастан, ул якташлары белән аралашырга вакыт  таба иде, безнең үтенечләрне тыңлады һәм һәрчак ярдәм итте, - диләр  мәчетләрнең имам-хатыйплары Искәндәр Мурзин белән Минзакир Зартдинов.
- Җитди  кеше булып күренсә дә, ул шәфкатьле һәм гади иде, - дип, Яңа Ибрай авылы тарихчысы Шәүкәт  Кәбиров үз  фикерен җиткерде. - Безнең авылда  ул чишмәне капиталь төзергә ярдәм итте, чишмәгә аның исемен кую тәкъдимен кире какты һәм аны “Әниләр чишмәсе“ дип атарга  кушты, чөнки аның әнисе тумышы белән безнең авылдан.
Сыйныфташлары Исмәгыйль Мурзин, Хәлил Вәлиуллин, Рәис Хөснуллин, Мингалим Залаковлар бала чаклары, бергә укыган еллары турында сөйләделәр.
Үзләренең хәтер-хатирәләре белән  уртаклашып, акбүрелеләр Әнвәр Залаковка багышланган шигырьләрен  дә сөйләделәр. Гөлфирә Закирова, Минҗиан Минхәерова, Тәслимә Җаббарова, Харис Залаков, Харис Вәлиуллиннарның шигырьләре йөрәкләргә үтеп керерлек иде.
Әлеге җылы кичәдә Казан артистлары: Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин, Фидарис Мортазин, Анжелика Закирова, Базарбай Бикчәнтәевлар, шулай ук җирле үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Галия Нуриева, Фәния Вәлиуллина, Фидания Бикмөхәммәтова, Рәмис Шәйдуллин һәм Яңа Чишмә РМЙ-ның сәнгать җитәкчесе Илназ Шәйхетдиновларның чыгышлары ямь өстенә ямь булды.
Кичә барышында җыелучыларның барысы да Әнвәр Залаков турындагы телетапшырудан өзекләр,  музейда аның гаиләсе тарафыннан тәкъдим ителгән  күпсанлы фоторәсемнәр һәм эксклюзив экспозицияләр карый алдылар.    
Якташыбыз турында барлык акбүрелеләрнең фикерләрен Минвәли Яһудин үз чыгышында чагылдырды. Ул Әнвәр Мәхмүт улының исемен мәңгеләштерергә һәм ул туып үскән урамга Әнвәр  Залаков исемен бирергә  тәкъдим  итте. Әлеге тәкъдимне барысы да көчле  алкышлар белән хуплады.
Азат Мусин.
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев