Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Кешеләр иминлеге сагында

Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да 7 ад­ми­нист­ра­тив учас­ток бил­ге­лән­гән, алар­да ни­ба­ры 5 участ­ко­вый инс­пек­тор хез­мәт күр­сә­тә. Агым­да­гы ел ба­шын­нан бир­ле учас­ток упол­но­мо­чен­ный­ла­ры та­ра­фын­нын 43 җи­на­ять ачык­лан­ган, тәр­тип бо­зу оч­рак­ла­ры бу­ен­ча 1270 бер­кет­мә тө­зел­гән, шу­ның 285-се - ЮХИ­ДИ ли­ни­я­се бу­ен­ча. По­ли­ция ка­пи­та­ны Иль­яс Нурт­ди­нов ЭЭБ-дә 1999 ел­дан бир­ле хез­мәт итә. Ул юри­дик бе­лем­гә...

Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да 7 ад­ми­нист­ра­тив учас­ток бил­ге­лән­гән, алар­да ни­ба­ры 5 участ­ко­вый инс­пек­тор хез­мәт күр­сә­тә.

Агым­да­гы ел ба­шын­нан бир­ле учас­ток упол­но­мо­чен­ный­ла­ры та­ра­фын­нын 43 җи­на­ять ачык­лан­ган, тәр­тип бо­зу оч­рак­ла­ры бу­ен­ча 1270 бер­кет­мә тө­зел­гән, шу­ның 285-се - ЮХИ­ДИ ли­ни­я­се бу­ен­ча.

По­ли­ция ка­пи­та­ны Иль­яс Нурт­ди­нов ЭЭБ-дә 1999 ел­дан бир­ле хез­мәт итә. Ул юри­дик бе­лем­гә ия, опе­ра­тив эш тәҗ­ри­бә­се бар, хез­мәт­тә­шлә­ре­нең хөр­мә­тен ка­за­на. 2010 ел­ның де­каб­рен­дә аны учас­ток упол­но­мо­чен­ный­ла­ры бү­лек­чә­се на­чаль­ни­гы итеп бил­ге­ли­ләр. И.Г. Нурт­ди­нов по­ли­ци­я­нең гра­мо­та­лы һәм тә­вәк­кәл ­хез­мәт­кә­ре бу­ла­рак ха­рак­тер­ла­на. Бу хак­та күп­тән тү­гел ге­нә бул­ган оч­рак­ та рас­лый:җи­ңел ав­то­мо­биль йөр­тү­че исе­рек шо­фер Яңа Чиш­мә урам­на­ры буй­лап җил­дер­гән­дә граж­дан­нар сә­ла­мәт­ле­ге­нә кур­кы­ныч ту­ды­ра. Җи­на­ять ки­леп чы­гу оч­ра­гын бул­дыр­мый ка­лу бу­ры­чы йөк­лән­гән эки­паж сос­та­вын­да по­ли­ция ка­пи­та­ны И.Г. Нурт­ди­нов та бу­ла. Исе­рек хәл­дә бул­ган ма­ши­на йөр­тү­че по­ли­ци­я­дән ка­чар­га ма­та­ша, нәкъ ме­нә шул чак­та Иль­яс­ка тә­вәк­кәл һәм гра­мо­та­лы эш итәр­гә ту­ры ки­лә дә ин­де, нә­ти­җә­дә тәр­тип бо­зу­чы тот­кар­ла­на. ТР бу­ен­ча эч­ке эш­ләр ми­нистр­лы­гы И.Г. Нурт­ди­нов­ны ак­ча­ла­та пре­мия бе­лән бү­ләк­лә­гән.

Бы­ел­гы­сы ел­да ЭЭМ-нан по­ли­ция ма­йо­ры Ма­рат Кә­ри­мов­ка да бү­ләк бар. Сен­тябрь­дә участ­ко­вый яр­дә­ме белән мо­то­цикл ур­лау оч­ра­гы ачык­лан­ган. Ай ярым ва­кыт уз­ган­нан соң Кә­ри­мов җи­на­ять­кә кат­на­шы бул­ган ке­ше­нең кем­ле­ген ачык­ла­ган һәм аны га­е­бен та­ныр­га һәм транс­порт ча­ра­сын тап­шы­рыр­га күн­дер­гән. Шу­шы оч­рак өчен ин­де 3 ме­да­ле (1,2 һәм 3 дәрәҗә "За от­ли­чие в служ­бе"­ме­да­ле), "За вер­ность дол­гу" күк­рәк бил­ге­се, ак­ча­ла­та пре­мия бе­лән бү­ләк­лә­нү­лә­ре­нә өс­тәп, Рәх­мәт ха­ты тап­шы­рыл­ган. Тәр­тип һәм за­кон са­гын­да­гы хез­мә­тен Ма­рат 1990 нчы ел­дан баш­лый, 1993 ел­ның но­яб­рен­дә Яңа Чиш­мә ЭЭБ-дә по­ли­ци­я­нең учас­ток упол­но­мо­чен­ные бу­лып эш­ли, 7 то­рак пункт­ка хез­мәт күр­сә­тә: Ар­хан­гел Бис­тә­се, Әдәм­сә, Зи­рек­ле, Ту­был­гы Тау, Бак­таш, Өр­гән­чә һәм Горш­ко­во.

По­ли­ция ка­пи­та­ны Ил­гиз Мох­та­ров ЭЭБ-дә 2005 ел­дан бир­ле хез­мәт итә, 2007 ел­ның ав­гус­тын­нан учас­ток упол­но­мо­чен­ные бу­лып эш­ли. Аның ад­ми­нист­ра­тив учас­то­гы­на Крас­ный Ок­тябрь, Пет­ро­па­вел, Че­ре­му­хо­во, Волчья Бис­тә­лә­ре, Ак­бү­ре, Сөл­чә Баш, Анд­ре­ев­ка, Но­во­по­се­лен­ная Ле­бед­ка,Ека­те­ри­нов­ка авыл­ла­ры һәм Гарь по­се­ло­гы ке­рә. Әле­ге учас­ток­та 3797 ке­ше яши. Ил­гиз һәр ке­ше­не ях­шы бе­лә, алар бе­лән ита­гать­ле сөй­лә­шә. Бе­ле­ме бу­ен­ча фи­ло­лог, нор­ма­тив-хо­ку­кый акт­лар­ны бе­лә һәм алар­ны прак­ти­ка­да кул­ла­на. И.Ф. Мох­та­ров­ка ЭЭБ­дән ал­ган бү­ләк­лә­ре­нә өс­тәп, ТР ЭЭМ­дән хез­мәт бу­рыч­ла­рын на­мус­лы үтә­гә­не өчен кул сә­га­те дә тап­шы­рыл­ган.

По­ли­ция ка­пи­та­ны А.С.Миф­та­хов Яңа Чиш­мә авы­лы­на хез­мәт күр­сә­тә (бу ике ад­ми­нист­ра­тив учас­ток). Учас­ток упол­но­мо­чен­ные бу­лып 2011 ел­ның мар­тын­нан бир­ле эш­ли, ә РЭЭБ-дә 18 ел хез­мәт итә. Бы­ел Ай­дар Миф­та­хов "За от­ли­чие в служ­бе" ме­да­ле­нә ия бул­ган.

По­ли­ци­я­нең өл­кән лей­те­нан­ты Р.К.Та­һи­ров ЭЭБ-дә 1996 ел­ның гыйн­ва­рын­нан бир­ле эш­ли. 2006 ел­дан - учас­ток упол­но­мо­чен­ные. Шул ук ел­да ап­рель­дән сен­тябрь­гә чак­лы Төнь­як Кав­каз ре­ги­о­нын­да хез­мәт уза. 3 һәм 2 дә­рә­җә"­ За от­ли­чие в служ­бе" ди­гән ике ме­да­ле бар, рәх­мәт хат­ла­ры һәм ак­ча­ла­та пре­ми­я­ләр­гә дә ла­ек бул­ган. Ра­мил Та­һи­ров Акъ­яр, Шах­май, Чертуш, Чал­лы Ба­шы авыл­ла­ры­на - 1904 ке­ше яшә­гән ад­ми­нист­ра­тив учас­ток­ка хез­мәт күр­сә­тә.

Шу­шы ел­ның фев­ра­лен­дә учас­ток упол­но­мо­чен­ные ва­зый­фа­сы­на по­ли­ция лей­тенан­ты Д.Д. Гай­нул­лин да ке­реш­кән. Ул Ека­те­ри­на, Яңа Ива­на­е­во, Чу­ваш һәм Рус Ча­бак­са­ры авыл­ла­ры­на хез­мәт күр­сә­тә. Шу­шы авыл­лар­да яшәү­че ха­лы­к бе­лән яңа та­ны­ша баш­ла­са да, РЭЭБдә хез­мәт итү чо­рын­да (2009 ел­дан бир­ле) Ди­нар Гай­нул­лин шак­тый тәҗ­ри­бә туп­ла­ган.

"Я­ңа Чиш­мә" по­ли­ция бү­лек­чә­се участ­ко­вый­ла­ры­ның эш ав­то­мо­биль­лә­ре, һәр авыл­да ра­ци­я­ләр бе­лән җи­һаз­лан­ды­рыл­ган участ­ко­вый пункт­ла­ры бар, хез­мәт хак­ла­ры әй­бәт, шу­лай да учас­ток упол­но­мо­чен­ные ва­зый­фа­сы­на кадр­лар (ва­кан­ция 2 ке­ше­гә) җи­теш­ми.

Рәсемдә: А.С.Мифта-хов, И.Г.Нуртдинов, И.Ф. Мохтаров һәм Д.Д.Гайнул-лин (сулдан уңга)

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X