Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кешеләр турында кайгыртып

    "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләләргә һәм аерым гражданнарга төрле төр социаль ярдәм күрсәтү буенча оештыру һәм практик эшчәнлек алып баручы учреждение. Үзәк структурасында 2 бүлекчә: өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәләре. Өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә 22 социаль хезмәткәр, 3...

    "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләләргә һәм аерым гражданнарга төрле төр социаль ярдәм күрсәтү буенча оештыру һәм практик эшчәнлек алып баручы учреждение.

    Үзәк структурасында 2 бүлекчә: өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәләре. Өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә 22 социаль хезмәткәр, 3 шәфкать туташы, социаль эш буенча 1 белгеч хезмәт куя. Бу бүлекчә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга булышлык күрсәтә. Нигездә бу балалары булмаган яисә бик олы яшьтә булган ялгыз кешеләр. Үзәк аркасында 107 өлкән яшьтәге кеше ярдәмне өйдә генә ала, ә 31 кешегә көнкүреш хезмәтеннән тыш медицина ярдәме дә күрсәтелә. Әлеге төр хезмәт күрсәтү опекага алынган кешеләр өчен бик уңайлы, аларга гадәтләнгән шартларны үзгәртергә, дуслары, күршеләреннән аерылырга туры килмәячәк - бу алар өчен бик мөһим.

    Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең төп бурычы булып тормыш хәлләре авыр булган гаиләләргә һәм балаларга аерым ярдәм күрсәтү, гаилә һәм балалар мәнфәгатьләрен һәм законлы хокукларын тормышка ашыру тора. Монда социаль педагог, психолог һәм социаль эш буенча белгеч эшли. Авыр һәм социаль яктан куркыныч булган хәлләргә юлыккан балигъ булмаган балаларга һәм гаиләләргә кичектергесез булышлык күрсәтү аша гаилә һәм балаларга ярдәм итү оештырылган.

    "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү директоры Ольга Попкова хезмәттәшләрен Социаль хезмәткәрләр көне белән котлап, күрсәткән игелекләре үзләренә һәм якыннарына изгелек булып әйләнеп кайтуын, барысына да исәнлек, гаилә бәхете һәм эшләрендә уңышлар тели.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: