Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Хезмәтенә күрә “хөрмәте”

Черемухово Бистәсеннән Нина Александровна Корнева үзенең хезмәт эшчәнлеген 14 яшеннән башлый, ә 34 яшендә 1983 елда Почет Билгесе ордены белән бүләкләнә. Һәм бу аның савымчы булып эшләгән 40 еллык стажы өчен бирелгән бердәнбер бүләк булмый. Бу хакта үз тәртибе белән сөйләрбез.


Нинаның балачагы иртә тәмамлана, җидееллык мәктәпне төгәлләгәч, ул эшкә китәргә мәҗбүр була, чөнки гаиләдә ул бердәнбер туендыручы булып калган: әтисез үсә, әнисе нык авырый, ә апалары туган нигезне калдырып киткән була инде. 
Сыер савучы булып эшли башлаганда аның инде тәҗрибәсе дә була: еш кына мәктәптән соң олы апасына фермада сыер саварга булышкан. Эш җиңелләрдән булмый: азык таратырга, сыерларны һәм сыерлар астын чистартырга, кул белән саварга, бидоннарны алып килеп, сөт тутырып, илтеп куярга кирәк.
1977 елдан башлап Нина социалистик ярышларда җиңүче була, моны күп санлы грамоталары һәм медальләре дә раслый. 1980 елда ул “10 нчы бишьеллык ударнигы” медале белән бүләкләнгән. 1983 ел азагында Нина Корнева Почет Билгесе орденына лаек була. 
- Мин бара алмыйм, - дигән Нина совхоз директорына, - минем ирем авырый һәм улымны калдырып китәр кешем дә юк. Аның сүзләре шәһәр комитеты партиясенең беренче секретаренә кадәр барып ирешә, ә Г.Г. Полющенковтан телдән әмер була: “Ирен хастаханәгә билгеләргә, улына нянька табарга, тик Нина Александровна шәхсән үзе булырга тиеш”.
“Киттем. Йортым, гаиләм өчен борчылдым, шуңа күрә бүләкләү тантанасының ничек үткәнен дә начар хәтерлим, - ди Нина, - ә өйгә кайткач, барысы да кабат һәрвакыттагыча булды: эш, өйдәге эшләр, ирем һәм улым турында кайгырту. 1985 елда кызыбыз Елена туды, декрет ялында озак утырмадым, ул чакларда минем хезмәт хакы яхшы иде, гаиләгә акча һәрчак кирәк ич”.
Арыган, кайвакыт аяк-кулларына чаклы сызлаган, тик нишли аласың, 1994 елда ук безнең корреспондентка аның дуслары: “Нина аннан-моннан гына эшләргә яратмый”, - дигән булган. Ул чакта безнең газета Нина Александровнаны беренче номерлы сыер савучы дип атаган. “Производство күрсәткечләре буенча районда аның белән һәр сыер савучы да ярыша алмый. Ул моны көндәлек намуслы хезмәте һәм машина белән сыер савучы операторларның район һәм республика конкурсларында җиңүе белән дә раслый”, - дип язган мәкалә авторы, бу язма сыерлар төркеменнән 100 тоннадан артык сөт савуга багышланган. Һәм моны Нина Корнева башкарган. Шулай итеп ул байтак еллар сөт саву буенча алдынгы позицияләрне югалтмаган.
2002 елда алган “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” медале белән янәшәдә РФ һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган Мактау грамоталары Корневлар шкафында шактый урынны алып тора.
Һәм аның портреты кабат район газетасы битләрендә пәйда була. “Хезмәтенә күрә хөрмәте” – Е. Старовның язмасы әнә шундый исем белән басылып чыга. Анда болай диелгән: “Әгәр ул 39 ел буе фермада савып алган барлык сөтне бергә кушсаң, 80 вагоннан торган эшелон булыр иде”.
Ә бүген ничегрәк соң? Бистәгә килгәч, очраклы гына очраган бер ападан без Корневлар йортын күрсәтүен сорадык. “Сезгә Нина кирәктер, мөгаен?” “Каян белдегез? “Әгәр сез газетадан икән, әлбәттә инде, ул. Нина үз вакытында эшләп күрсәтте дә шул инде! Ә менә хәзер авырый”, - диде Люба түти.
Иван Алексеевич һәм Нина Александровна безне яхшы гына каршы алдылар, үзенең кулларын бераз яшерә төшеп: “Хәзер тыңламыйлар шул”, - дип зарланып алды.
Быел Нина Корневага 70 яшь кенә була әле, ә авырулары  берсе артыннан икенчесе чыгып кына тора. Ул моның белән килешергә дә әзер кебек, тик менә кешеләрнең битарафлыгы белән ничек килешергә?
Мисал өчен, үткән елда җитди авыруы буенча район медиклары аны Чистайдагы үзәккә җибәрә, тик аны анда кабул итмиләр һәм Түбән Камага җибәрәләр,  анда да аны хастаханәгә салудан баш тарталар. Борчуга һәм куркуга төшкән балалары Чистайдагы үзәктә, тезләнеп диярлек, әниләрен коткаруларын үтенеп сорыйлар. Өстәвенә, орден иясе, атказанган терлекченең пенсиясе дә шушы мактаулы исемнәр белән берничек тә тәңгәл килми.
Хезмәтенә күрә хөрмәте, дибез. Бу очракта Нина Александровнага карата шулай дип әйтеп буламы соң? Бәлки төптәнрәк уйлап карау кирәктер.

Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев