Киң күңелле Гайниҗамал әбигә – 90 яшь
Үзенә хас йомшак күңелле, изгелекле, ихлас йөрәкле авылдашыбыз Зарипова Гайниҗамал әбине безнең Чертуш авылында һәркем хөрмәт итә, ярата. Беркайчан бер кешегә авыр сүз әйтмәс, һәрнәрсәдән бары матурлык эзли торган бу әбиебезгә ни арада 90 яшь булган!? Бер гасырга якын гомер бит.
Ә гомер юллары ерак үткәннәргә барып тоташа .Ул 1929 елның 3 ноябрендә гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисенең ишле гаиләсендә яшьтән кул арасына керә башлый. Шулай матур гына, гөрләп яшәп ятканда, Бөек Ватан сугышы башлана. Әниләре Бибикамал апа дүрт баласы белән ире Камилне фронтка озата. Сугыш чоры, бик авыр еллар.. Тормыш арбасын ялгызы гына тарткан ана бу авырлыкларга ничек түзгәндер... Ярый әле, олы балалары аз булса да ярдәм итә башлый. Ул елларны сөйләгәндә, Гайниҗамал әбинең күзләре яшьләнә.
Күп тә үтми сугыштан яраланып әтиләре кайта. Тормышлары яңадан ямьләнеп китә. Гайниҗамал апа колхозда эшли башлый. Күп туганнары бер-бер артлы Кострома шәһәренә киткәч, ул да алардан калмый, анда торф чыгаруда катнаша. Тик, туган ягын, әти-әнисен бик сагынганга, кире авылга кайта. Өйдә әти-әнисенә булышып, колхозда терлекчелектә тырышып эшли башлый.Туганнары белән дә дус-тату гомер итә. Бигрәк тә Рәшит энесе белән ярдәмләшеп, бер-берсенә булышып яшиләр.
Гайниҗамал әби кияүгә дә чыкмый, сугыштан әтисенең бер кулы яраланып кайткан була, шуңа ул аларны ташламый, тәрбияләп, карап тора, терлекләр асрый, бакча үстерә.
Гомер буе изгелектә булган Гайниҗамал әби күршеләре белән дә бик тату яши. Бигрәк тә күршесе Фәрдәния апаны ярата. Әле ул күршедә торганда, бер-беребезгә гел булышып, ярдәмләшеп тордык, дип искә ала ул. Авыл фельдшеры Миләүшә дә аның хәлен гел белешеп тора, әби аны көтеп ала, киңәшләрен үти.
Хәзергесе вакытта Гайниҗамал әби энесе Рәшит абыйның кече улы Рашат һәм аның хатыны Лидия тәрбиясендә. Әби аларга бик рәхмәтле, изге теләкләреннән калдырмый. Энесе Рәшит абыйның биш баласы да бик игелекле, тәрбияле кешеләр. Аларның балалары да кайткан саен Гайниҗамал әбинең хәлен белми китмиләр, күчтәнәчләрен алып кайталар.
Гомере буе туган җирендә намуслы хезмәт куйган, кешеләрне ихтирам иткән, күңелендә аклык йөрткән әбинең гомер юлы безгә үрнәк. Игелекле гамәлләр генә башкарып, һәркөн ил-көнгә тынычлык теләп, туганнары исәнлегенә дога кылып торган Гайниҗамал әбинең гомер озынлыгы да, бәлки, шуларга бәйледер. Без, мәдәният хезмәткәрләре, барлык авылдашлар исеменнән аны гомер бәйрәме – туган көне белән котлыйбыз, аңа исәнлек һәм тыныч картлык телибез.
Рәмзия МУСИНА,
Лидия Зарипова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев