Кибет киштәләрендә сыйфатлы продукция булырга тиеш
27 сентябрьгә алган мәгълүматлар буенча, Яңа Чишмә районы территориясендә 109 сәүдә объекты эшли, шуларның 48-дә алкогольле продукция сатыла (2012 елның маена 59 иде), аракы белән сәүдә итүгә лицензияне яңартмау сәбәпле, кайбер сәүдә нокталарының моңа хәзер хакы юк, шул сәбәпле кимү күзәтелә. 29 торак пунктның 20-сендә алкогольле продукция сатыла, тугызысында (шул...
27 сентябрьгә алган мәгълүматлар буенча, Яңа Чишмә районы территориясендә 109 сәүдә объекты эшли, шуларның 48-дә алкогольле продукция сатыла (2012 елның маена 59 иде), аракы белән сәүдә итүгә лицензияне яңартмау сәбәпле, кайбер сәүдә нокталарының моңа хәзер хакы юк, шул сәбәпле кимү күзәтелә.
29 торак пунктның 20-сендә алкогольле продукция сатыла, тугызысында (шул исәптән Шахмайда һәм Чертушта) июльдән бирле исерткеч эчемлекләр сатылмый.
Сөлчәбаш һәм Екатериновка авылларында аракы-шәраб әйберләре белән күчмә сәүдә оештырылган.
Агымдагы елның 8 аенда район территориясендә 19 мең декалитр (380 мең "ярты" дигән сүз) исерткеч эчемлек сатылган, бу 2011 елга карата 102 процент тәшкил итә (ТР буенча - 101%).
Җан башына 13,6 литр аракы туры килә.
Аракы-шәраб сатучы сәүдә предприятиеләрен аерым-аерым карасак, бу продукцияне "Агроторг" ҖЧҖ ("Пятерочка+" кибете) - 122%, "Диана" ҖЧҖ - 104%, "Лидер" ҖЧҖ (А. Гайнатуллин) - 172%, "Шатлык" ҖЧҖ (Г. Таһирова, Тубылгы Тау) - 105%, "Камский бриз" ҖЧҖ ("Арыш мае") - 149%, "Сатурн" ҖЧҖ (Ф. Гыйбадуллин, Әдәмсә) - 134%, "Булат" ҖЧҖ (Р. Яруллин, Архангел Бистәсе) - 134%, "Кулон" ЯАҖ - 141%ка саткан.
"Айгөл" ҖЧҖ (Р. Мөбәракшина, Акъяр) - 33%, "Алан" ҖЧҖ (С. Әгъләмиева, Яңа Чишмә)- 57%, "Гранд" ҖЧҖ (С. Заворохин, Яңа Чишмә) - 59%, "Раздолье" Фирма" ҖЧҖ (В. Зубов, Яңа Чишмә ) - 39% һәм башка сәүдә нокталарында исерткеч эчемлекләр сату шактый кимегән. Сәбәпләр шундый: сатуга өстәмә хак (наценка) югары, янәшәдә эре кибетләр һәм "Татспиртпром" системасы кибетләре булу, 2 айга чаклы лицензия булмау, ассортиментның бай булмавы (бигрәк тә "Алкоторг" ҖЧҖ складында "Эконом-класс"). Сүз исерткеч эчемлекләр сатуны арттыру турында түгел, ә республикабызда җитештерелгән продукцияне сату турында бара. Шушы күрсәткеч нисбәтеннән район хаклы рәвештә тәнкыйтьләнде. 2011 елның 8 аенда республикадан читтән кертелгән аракы 6 мең литр тәшкил иткән булса, быел ул инде 10 мең литр (69%ка арткан, ТР-да - 25%). Еш кына кертелә торган аракы сыйфатсыз, идән астында җитештерелгән ялган аракы була, шуңа да ул арзанрак йөри һәм еш кына гражданнарның агулануына китерә.
Акъяр, Акбүре, Тубылгы Тау, Чабаксар авыл җирлекләрендә республикадан читтән кертелгән продукция юк. Ә менә "Лидер" ҖЧҖ, "Мария" ҖЧҖ (М. Козлова, Яңа Чишмә), "Александр" ҖЧҖ (Т. Черняева, Ленино), "Радуга" ҖЧҖ (Г. Курмаева, Яңа Чишмә), "Алан" ҖЧҖ, "Каенлы РГ" ҖЧҖ ("Арыш мае") һәм башка сәүдә предприятиеләре читтән аракы кертүне 2-3 мәртәбә арттырганнар. Алар бар да комиссия утырышына чакырылган иделәр, читтән аракы кертүне туктату турында килештеләр. Районга кертелгән 9520 литр аракының 47%-ы "Агроторг" ҖЧҖ-кә ("Пятерочка+" кибетенә) туры килә.
Исерткеч эчемлекләр сату нисбәтеннән районнарның эшчәнлеге ТР да җитештерелгән аракы сату буенча бәяләнә. Быел 8 айда 14,6 декалитр (146 мең литр) алкогольле эчемлек сатылган, узган елга карата ул 100% (ТР буенча - 97%).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев