Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Кибетләрдә нәрсәләр һәм ничек сатыла?

Үт­кән ат­на­да "Ха­лык конт­ро­ле" төр­ке­ме: Яңа Чиш­мә районы бу­ен­ча кулланучылар хокукла-рын яклау буенча бүлек бел­ге­че И. Ко­ро­боч­ки­на, "Бер­дәм Рос­си­я" БСП-нең ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Е. Щи­па­но­ва һәм ра­йон га­зе­та­сы кор­рес­пон­ден­ты О. Ива­но­ва Чу­аш Ча­бак­са­ры, Рус Ча­бак­са­ры авыл­ла­ры һәм Ека­те­ри­на Бис­тә­сен­дә­ге шәх­си 6 сәү­дә нок­та­сы­ның хә­лен тик­шер­де­ләр. Бе­рен­че чи­рат­та ки­бет­ләр­дә ка­гый­дә­дә...

Үт­кән ат­на­да "Ха­лык конт­ро­ле" төр­ке­ме: Яңа Чиш­мә районы бу­ен­ча кулланучылар хокукла-рын яклау буенча бүлек бел­ге­че И. Ко­ро­боч­ки­на, "Бер­дәм Рос­си­я" БСП-нең ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Е. Щи­па­но­ва һәм ра­йон га­зе­та­сы кор­рес­пон­ден­ты О. Ива­но­ва Чу­аш Ча­бак­са­ры, Рус Ча­бак­са­ры авыл­ла­ры һәм Ека­те­ри­на Бис­тә­сен­дә­ге шәх­си 6 сәү­дә нок­та­сы­ның хә­лен тик­шер­де­ләр.

Бе­рен­че чи­рат­та ки­бет­ләр­дә ка­гый­дә­дә ка­рал­ган со­ци­аль-мө­һим то­вар­лар­ның бар­лы­гы, алар­га ку­ел­ган хак­лар­ның арт­ты­ру -арт­ты­рыл­ма­вы тик­ше­рел­де, тик­ше­рү ба­ры­шын­да ки­ңәш­лә­р би­рел­де, баш­ка ачык­лан­ган ким­че­лек­ләр бу­ен­ча ки­сә­тү­ләр ясал­ды. Чу­аш Ча­бак­са­рын­да­гы "И­ва" ки­бе­тен­дә (В. Удиря­ко­ва) ки­бет бу­са­га­сын ат­лап ке­рү­гә яр­ма­лар яра­ту­чы тыч­кан, кү­се (си­де­ге­нең) ис­лә­ре бо­рын­ны ярып кер­де. Ки­бет тә на­чар тү­гел, то­вар бә­я­лә­ре дә баш­ка­лар­ны­кы бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да тү­бән­рәк, тик шул ис кә­еф­не тө­шер­де. Авыл­да­гы икен­че сәү­дә нок­та­сын­да - "Ас­сор­ти" ки­бе­тен­дә (иэ Н. Ти­хо­но­ва) дә бә­я­ләр әл­лә ни ае­рыл­мый. Ки­бет тыш­тан да, эч­тән дә ка­рал­ган, ке­рер­гә дә кү­ңел­ле - чис­та, пөх­тә, то­вар­лар ма­тур итеп ур­наш­ты­рыл­ган.

"И­ва" ки­бе­те­нең Рус Ча­бак­са­рын­да­гы фи­ли­а­лы бер дә мак­тар­лык тү­гел. Азык-тө­лек аз, ул со­вет за­ма­нын­да­гы ярым­буш киш­тә­лә­ре бул­ган һәм ашар­га яра­ма­ган нәр­сә исе аң­кы­ган сель­по ки­бе­тен хә­тер­ләт­те. Шу­шы авыл­да­гы "Сельс­кий" ки­бе­тен­дә мо­ның нәкъ ки­ре­се, эш­мә­кәр Г. Гурь­я­но­ва­ның ки­бе­те­нең по­пу­ляр бу­лу­ын кай­гыр­туы си­зе­леп то­ра. Ки­бет­тә би­зә­леш әй­бәт, төр­ле нәр­сә тәкъ­дим ите­лә, тик иң мө­һим то­вар­лар­га (9) бул­ган бәя Чу­аш Ча­бак­са­рын­да­гы "И­ва" ки­бе­тен­дә­ге­дән юга­ры­рак. Ека­те­ри­на Бис­тә­сен­дә­ге "А­ню­та" (шэ Б. По­ля­ков) һәм "П­ри­до­рож­ный" (шэ Н. Зяб­ло­ва) ки­бет­лә­ре дә шул ук прин­цип бу­ен­ча ае­ры­лып то­ра­лар. "А­ню­та" да әй­бер­ләр күп, әм­ма то­вар ят­кан киш­тә­ләр­дә ту­лы тәр­тип­сез­лек, ки­рәк­ле то­вар­ны тиз ге­нә эз­ләп та­ба ал­мый­сың, ху­җа­лык то­вар­ла­ры азык-тө­лек то­вар­ла­ры бе­лән бу­та­лып ята­лар (кай­бер­лә­ре өеп ку­ел­ган). Бо­рын­ны ярып кер­гән тоз­лы ба­лык исе дә са­тып алу­чы­ны үзе­нә җә­леп итә ал­мый. "П­ри­до­рож­ный" ки­бе­те­нең би­зә­ле­ше, га­ди са­тып алу­чы фи­ке­ре бу­ен­ча, үр­нәк бу­лыр­лык ди­яр­гә мөм­кин. Бу ки­бет бәй­лә­нү­чән са­тып алу­чы­ның те­лә­ген дә ка­нә­гать­лән­де­рер­гә сә­ләт­ле: мон­да ху­җа­лык өчен ки­рәк бул­ган бар­лык вак-тө­як нәр­сә дә бар. Киш­тә­ләр­дә­ге төр­ле­дән-төр­ле то­вар үзе­нә кы­зык­ты­рып то­ра, кыс­ка­сы, ки­бет бай, ма­тур һәм уңай­лы. Туң­ды­рыл­ган та­вык­лар мон­да гы­на са­ты­ла иде. Әм­ма йом­гак ясап, ко­мис­сия "П­ри­до­рож­ный"­да, "А­ню­та" һәм "Сельс­кий" ки­бет­лә­рен­дә­ге күп, со­ци­аль-әһә­ми­ят­кә ия бул­ган азык-тө­лек­нең 17 тө­ре­нең 5-6 оч­ра­гын­да бә­я­ләр баш­ка сәү­дә нок­та­ла­рын­да­гы­дан юга­ры бу­лу­ын бил­ге­ләп үт­те. Бар­лык ки­бет­ләр­дә дә со­ци­аль-әһә­ми­ят­кә ия про­дукт­лар­ның 24 тө­ре ара­сын­нан 16-17се ге­нә бар иде, бу - алар та­ра­фын­нан ха­лык­ны тәэ­мин итү бу­ен­ча ка­нә­гать­ләнмәс­лек эш итү­лә­ре ха­кын­да сөй­ли. Ба­ры­сын­да да сөт про­дук­ци­я­лә­ре (сыр һәм май­дан ка­ла) юк. "Со­ци­аль-әһә­ми­ят­кә ия бул­ган сөт про­дукт­ла­ры исем­ле­ге­нә кер­тел­гән: сөт һәм ке­фир (май­лы­лы­гы 2,5%), кай­мак (10-15%тан баш­лап), май­сыз эрем­чек һәм ка­тык - бо­лар ки­бет­ләр­дә һәр­чак бу­лыр­га ти­еш", - дип ки­сә­тү яса­ды И. Ко­ро­боч­ки­на. Тик­ше­рел­гән ки­бет­ләр­дә­ге то­вар­лар һәм бә­я­ләр ча­гыш­ты­рыл­ган таб­ли­ца га­зе­та­быз­ның ал­да­гы сан­на­рын­да бас­ты­ры­ла­чак.

Оль­га ИВА­НО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев