Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Киләчәккә бурычлар куелды

Дүшәмбе көнне муниципаль район Советы бинасында Советның чираттагы утырышы булып үтте. Анда 2011 елда Совет эшчәнлеге нәтиҗәләре тикшерелде һәм 2012 елга бурычлар куелды. Утырышта район башлыгы Вячеслав Козлов доклад белән чыгыш ясады. Совет эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты һәм чыгыш ясады. Евгений СТАРОВ

Совет утырышы башланыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин "Петрол-сервис" производство базасында булды, нефтьчеләрнең эш шартлары һәм көнкүреше белән танышты (анда 1300дән артык кеше эшли).
Муниципаль район Советы утырышында шулай ук "Татнефть" берләшмәсе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, "Ямашнефть" бүлекчәсе начальнигы, ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Симаков, ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Яңа Чишмә якташлар оешмасы (землячество) рәисе, Яр Чаллы төзелеш материаллары заводы директоры Нәкыйп Галиев, район территориясендә эшләүче нефть компанияләре җитәкчеләре, башкарма комитет җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек начальниклары һәм җаваплы хезмәткәрләре, прокурор, район судьясы, полиция бүлеге начальнигы Фаяс Мингазов, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, мәктәп директорлары, мәдәният йортлары, клуб, ФАП мөдирләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Фойеда районда җитештерелә торган продукциядән күргәзмә дә оештырылган иде.
Муниципаль район Советы эшчәнлеге турында отчет доклады белән район башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясады. 2011 елда тулаем продукция җитештерү 15 процентка артуы билгеләп үтелде. Промышленность производствосы алдынгы урынны били, ә нефть чыгару өлеше 80 процент тәшкил итә. Район территориясендә 1 миллион 300 мең тоннадан артык нефть чыгарыла һәм мең ярымнан артык кеше эшли. Җан башына өстәмә хак (стоимость) буенча безнең район республикада икенче урынны били һәм монда нефтьчеләрнең өлеше зур.
Районда эшкәртү сәнәгате өлеше нибары 3 процент кына тәшкил итә, әмма бер елда җитештерелгән продукция үсеше 31 процент, ә КМС заводы буенча 41 процент тәшкил итә. Узган ел колбаса цехы һәм металл эретү цехы эшли башлады.
АПК үсешенә йомгак ясап, докладчы терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясен җитештерү, терлекләрнең баш санын арттыру, терлекләр тыгызлыгы, авыл хуҗалыгы продукциясен (файдаланыла торган авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына) җитештерү буенча эшләр барышы яхшы (уңай) булуга да карамастан, район байтак кына районнардан артта, дип билгеләп үтте. Бер эшчегә акчалата керем 574 мең сум тәшкил итә, ә уртача хезмәт хакы - 8500 сум. МЭТ саны 14769 баш тәшкил итә, 2010 елдагыга караганда 408 башка күбрәк. Сөт җитештерү буенча район башлыгы һәр сыердан 4500 кг-га чаклы сөт савып алу бурычы куйды.
Районда 5 гаилә фермасы эшли, тагын 20 кеше аларны төзүгә заявка биргән. Шәхси ярдәмче хуҗалык гаилә бюджетына зур өлеш кертә. Район буенча узган елда халыкның МЭТ баш саны 13%ка, дуңгызларныкы - 23, сарыклар 15 процентка арткан. Шәхси секторда бер баш сыердан уртача сөт тапшыру 1880 кг тәшкил иткән. ШЯХ кредитлары алу буенча безнең район республика күрсәткечләреннән калыша әле. Докладта төзелеш оешмаларының эшенә анализ ясалган. Тормыш дәрәҗәсе турында сөйләгәндә, докладчы җан башына акчалата керем (бер елга) 15,4 процентка артып 8892 сум тәшкил итүен билгеләп үтте. 2011 елда 24 ветеран яңа торак алуга субсидия алган. Районда демографик торыш борчу тудыра, халык санының кимүе дәвам итә, үлүчеләр саны туучылар саныннан артып китә. Мәгариф системасының үсеше турында сөйләгәндә һәр торак пунктта башлангыч мәктәпләрнең сакланып калуы, укытучыларның ноутбуклар белән тәэмин ителүе, тизләтелгән Интернет булуы билгеләп үтелде.
Мәктәпләрне ремонтлауда республика программасы буенча 11 мәктәпкә капиталь ремонт ясау эшләре планлаштырыла, шул исәптә икесе - агымдагы елда. Сәламәтлек саклауда, эш күрсәткечләре бераз яхшыруга да карамастан, әле һаман яман шеш авырулары белән авыраучылар һәм үлүчеләр санының югары булуы күзәтелә. Кадрлар мәсьәләсен дә хәл итү, башлангыч звено - ФАП-ларның базасын ныгыту кирәк. Универсаль спорт залы эшли башлау сәбәпле ел эчендә спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттыра алганнар, ә түбәсе ябулы йөзү бассейны сафка басу белән спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тагы да киң колач алачак. Докладта билгеләп үтелгәнчә, бер ел эчендә 6 Мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган, алар тузган булу сәбәпле ике еллап файдаланылмаган. Клублар төзелеше буенча республика программасына быел Акбүре мәдәният йортын салу кертелгән.
Мәдәни һәйкәлләргә бик игътибарлы булу кирәк. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре штатын кыскарту юллардагы авариялелектә үзен сиздерә.
2 нче биттә
1 нче биттә
Доклад азагында Вячеслав Козлов хәл ителмәгән проблемаларга тукталды, авыл халкы өчен социаль ипотека шартларының җиңел булмавын ассызыклап узды.
Доклад буенча фикер алышуда Шахмай авыл җирлеге башлыгы Рәфгат Миръякупов, Мәшгульлек үзәге директоры Луиза Исхакова, фермер хуҗалыгы башлыгы Александр Савельев һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннар катнашты. Район башлыгы отчетын уңай бәяләп, Фәрит Хәйрулла улы нефтьчеләр базасы турында үз фикерләрен җиткерде, аны заманча сервис производствосы дип атады, әмма да ләкин, кызганычка каршы, анда эшләүче яңачишмәлеләрнең аз булуын әйтеп үтте. Ул җирле җитәкчелек хәл итәргә тиешле төп бурычларны билгеләде. Гомумән алганда, Ф. Мөхәммәтшин 2011 ел республика өчен уңышлы булды, 2010 елдагы корылык нәтиҗәләрен бетерә, терлекләрнең баш санын саклап кала алдык, дип билгеләп үтте. Соңгы вакытларда өстенлекләр шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә бирелә. Әлеге мәсьәләдә мөмкинлекләр әлегә бар һәм алда халыкка ШЯХ-ны үстерү буенча республикада гамәлдә булган программалар турында җиткерүне яхшырту, инициативалы кешеләр табу һәм аларга ярдәм итү бурычы тора.
Ф.Х. Мөхәммәтшин республикада промышленностьның үсеше, торакка капиталь ремонт, төзелеш буенча программаларның үтәлеше турында сөйләде, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү буенча программаның үтәлеше турында информация ясады (узган ел 11 мең урынлык балалар бакчалары төзелгән). Мәгариф өлкәсенә кагылышлы бурычлар турында сөйләгәндә ул укытучының роле үсәргә тиеш, мәктәпләрнең матди базасын ныгытырга, аларда капиталь ремонт үткәрергә һәм яңа технологияләр белән комплектлаштырырга кирәк, дип билгеләп үтте. Төзелеш темпларын арттыру кирәклегенә дә басым ясалды. Авыл хуҗалыгы производстволарын үстерүдә үзебезнең авыл товар җитештерүчеләренә исәп тотарга (таянырга), артта калган фермер хуҗалыклары дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Республикада сәламәтлек саклауның үсеше турында сөйләгәндә ТР Дәүләт Советы Рәисе республикадагы сәламәтлек саклау системасына салынган капиталның зур булуын, ә районнарда поликлиникаларның һәм ФАП-ларның эшенә игътибар итү кирәклеген билгеләп үтте. Медицина ВУЗ-ларын тәмамлаучылар белән яхшырак эшләргә кирәк, авылда эшли калган очракта алар өчен акча түләнүе (подъемный) хакында хәбәрдар булсыннар, шулай ук районның бюджет акчалары хисабына медицина уку йортларына керү өчен максатлы юлламалардан файдалану кирәклеген искәрде.
Муниципаль район Советы утырышы азагында Фәрит Мөхәммәтшин фермер хуҗалыгы башлыгы Владимир Козловка "Фидакарь хезмәт өчен" медале, Рәхилә Гарифуллинага "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" күкрәк билгесе һәм Әдәмсә авыл җирлеге башлыгы Вахит Садыйков белән Акъяр авыл җирлеге бухгалтеры Ризифә Шәйхетдиноваларга Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новошешминск