Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Киленнәр очрашуы

9 гыйнварда Мәүлет аеның соңгы көнендә Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музеена үзләренең каенаталары һәм каенаналары белән бергә тыныч кына, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүче 26 зирекле киленнәре чакырылган иде, - дип язды редакциягә музей директоры Мидхәт Газыймов. Мондый очрашулар музейда элек тә үткәрелде, әйтик 1998 һәм 2008 елларда. Ул...

9 гыйнварда Мәүлет аеның соңгы көнендә Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музеена үзләренең каенаталары һәм каенаналары белән бергә тыныч кына, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүче 26 зирекле киленнәре чакырылган иде, - дип язды редакциягә музей директоры Мидхәт Газыймов.
Мондый очрашулар музейда элек тә үткәрелде, әйтик 1998 һәм 2008 елларда. Ул чакларда мондый гаиләләр 50 иде. Бүгенгесе көндә алардан тулы составта, ягъни улы, килене, каената һәм каенаналы гаиләләрдән нибары алтысы гына калды. Күпчелеге бакыйлыкка күчте.
9 гыйнварда очрашуга чакырылган 26 киленнең 12 се Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән.
Шунысын да әйтергә кирәк, Зирекле авылында яшәүче халыкның өчтән берен нәкъ менә кайчандыр зирекле егетләренә кияүгә чыккан кызлар тәшкил итә.
Кунаклар өчен 59 сорау әзерләнгән иде, алар теләкләре буенча шаяртып, үткән елларны, аеруча кияүгә чыккан беренче елларны, кызыклы очракларны искә алып җаваплар бирделәр.
Һәр хатынның үз язмышы, һәркайсы гаиләдәге өчпочмакта: улы, аның хатыны һәм иренең әнисе - каенананың татулаштыра торган ролен аеруча атап күрсәтте. Тормыштагы хәлләр, гаилә мөнәсәбәтләрендә киңәшләре, гаиләдәге эшләргә һәм гореф-гадәтләргә өйрәтүләре өчен очрашуга килүчеләрнең барысы да үзләренең каенаналарына рәхмәтлеләр.
Башка урыннардан Зирекле егетләренә кияүгә чыккан киленнәр күптәннән шушы авыл кешесенә әйләнде. Алар ерактан, беренче мәртәбә чит йортка аяк баскан, таныш булмаган атмосферага, чит коллективка килгән кешегә (киленгә) карата игътибарлы, дустанә, гади генә итеп әйткәндә яхшы мөнәсәбәттә булуның әһәмиятлелеген аерым билгеләп үттеләр.
Очрашуга үзенең килене белән килгән Кәүсәрия Зәйнуллина гаилә ул безнең тормышыбызда кечкенә дәүләт, диде. Ватаныбызның - Татарстанның һәм Россиянең тынычлыгы, иминлеге һәм уңышлары нәкъ менә аның ныклыгына бәйле.
Ихластан, ачыктан-ачык сөйләшүләр чәй табыны артында дәвам итте...
Түбән Камадан Мәдинә Мальцева (Шаракаева), Яңа Чишмәдән Рафаэль Габбасов мәҗлеснең химаячесе иде, - дип хәбәр итте Мидхәт Гариф улы. - Бик зур рәхмәт аларга. Яңа 2016 елда уңышлар сезгә, дусларым, исәнлек-саулык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев