Кирәкле хезмәт
Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре бу якшәмбедә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Иван Сыров җитәкләгән район газ хезмәте исә бу бәйрәмне 29 нчы мәртәбә билгеләп үтә. Евгений СТАРОВ Газ хезмәте кулланучыларны аварияләрсез һәм өзлексез газ белән тәэмин итү бурычын уңышлы башкарып килә. Районда 5474 кулланучы һәм 192 оешма табигый газдан файдалана....
Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре бу якшәмбедә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Иван Сыров җитәкләгән район газ хезмәте исә бу бәйрәмне 29 нчы мәртәбә билгеләп үтә.
Евгений СТАРОВ
Газ хезмәте кулланучыларны аварияләрсез һәм өзлексез газ белән тәэмин итү бурычын уңышлы башкарып килә. Районда 5474 кулланучы һәм 192 оешма табигый газдан файдалана. Узган ел кулланылган газ өчен 38 млн. сумнан артык акча түләнгән, быел 7 ай эчендә 40 млн. сумнан артык акча җыелган. Газ участогы үз эшен план буенча алып бара: вакытында график нигезендә абонентларга техник хезмәт күрсәтелә, профилактик эшләр башкарыла. Быел прибор ярдәмендә 24 км газ үткәргеч (зыян килмәгәнме дип) тикшерелгән, 15 км газ торбалары буялган, 247 эшермәгә ревизия ясалган, 75 ГРП һәм ГИП, 28 газ коесы ремонтланган. Газ хезмәте коллективы тотрыклы, анда 74 кеше эшли. Үзен бик әйбәт белгеч итеп таныткан, һәрбер эшнең җаен белгән Александр Бочаров (рәсемдә) авария-диспетчер хезмәтендә шушы хезмәт оешканнан бирле эшли. Слесарьлар Тәбрис Шәйдуллин (Әдәмсә), Павел Гузов, Рөстәм Әбделвәлиев, Сергей Ерашов (техник хезмәт күрсәтүдә), Ринат Мохитов, Владимир Страхов (диспетчер хезмәте), Константин Публиков (шофер) һәм башкалар тырыш хезмәт куялар. Газ хуҗалыгының абруйлы хезмәткәре Валентина Малышева белән сөйләшкәндә, быел коллективка өч яңа хезмәткәр килүен белдек, алар өлкән иптәшләреннән тәҗрибә алалар. Участок территориясендә һәрвакыттагыча үрнәк тәртип, эшләү өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Газчылар районда үткән барлык спорт ярышларында катнашалар, районны төзекләндерүдә үз өлешләрен кертәләр. Газ хезмәте хезмәткәрләрен һәм шушы тармакта эшләп чыккан ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, һәммәсенә ныклы сәламәтлек, иминлек, киләчәктә дә эшләрендә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев