Клуб яңадан торгызылды
26 декабрьдә Ленино авылында реставрация ясалган мәдәният йортын ачу тантанасы булып узды, анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм "Стройсервис" ЯАҖ җитәкчесе Хәлим Билданов катнашты.
Төзүчеләр тырышлыгы белән авария хәлендәге клуб эчтән дә, тыштан да нык үзгәргән. Клуб ачу тантанасы әкият шәһәрчеген ачуга туры килде. Бәйрәмгә авыл халкы җыелды. Кунакларны Кыш бабай белән Кар кызы каршылады, бала-чаганы сөендереп чыршы утлары җемелдәште. "Сурэкэ" һәм "Рябинушка" коллективлары, балалар вокаль төркеме, Зинаида Кондеева җырлары белән халык күңелен күтәрделәр. Безнең белән бергәләп күршеләребез гаилә дуэты Валерий һәм Данила Пасечник, Касыйм Тимербулатов та шатлыкларын уртаклаштылар. Бәйрәм бик матур узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев