Көн тәртибендә: язгы ташу, контроль һәм экономия
22 мартта район башкарма комитетында район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, АҖ башлыклары һәм бухгалтерлары, палата рәисләре, структур бүлекчә җитәкчеләре һәм бухгалтерлары, район Советы һәм башкарма комитет бүлекләре начальниклары катнашында булып үткән киңәшмәдә "Язгы ташу" планы, 2013 елның гыйнвар-феврале өчен АҖ башкарма комитетларының финанс-хуҗалык эшчәнлекләре мәсьәләләре һәм башка мөһим...
22 мартта район башкарма комитетында район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, АҖ башлыклары һәм бухгалтерлары, палата рәисләре, структур бүлекчә җитәкчеләре һәм бухгалтерлары, район Советы һәм башкарма комитет бүлекләре начальниклары катнашында булып үткән киңәшмәдә "Язгы ташу" планы, 2013 елның гыйнвар-феврале өчен АҖ башкарма комитетларының финанс-хуҗалык эшчәнлекләре мәсьәләләре һәм башка мөһим мәсьәләләр карап тикшерелде. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
"Язгы ташу" планын кабул итү - көнүзәк мәсьәлә иде. Район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов аның кабул ителүе һәм язгы ташу вакытында халыкны, торак, хуҗалык объектларын, гидротехник корылмаларны, юлларны, күперләрне саклауны тәэмин итүче авария-коткару хезмәтенең составы турында әйтеп үтте.
Быел язгы ташу көтелмәгәндә башланды һәм кайбер җитәкчеләр аңа әзер дә түгел. Урамнарда су ага торган кайбер урыннар кардан чистартылмаган, нәтиҗәдә торак йортларны су басу куркынычы туа. Буаларда ремонтланмаган эшермәләр бар, кайбер урыннарда, тизрәк эресен өчен, бозны каралту эше башкарылмаган. Күздә тотылмаган һәм гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга: юллар, суүткәргеч торбалар торышын, кибетләрдә азык-төлек булуын һ.б. күзәтеп торырга кирәк. ГТХ бүлекчәсенә шартлату эшләрен башкару, көнгә 3 тапкыр су биеклеген үлчәү һәм көненә 2 мәртәбә хәлләр торышын хәбәр итеп тору эшләре йөкләнгән.
Район Советының оештыру бүлеге начальнигы А. Әхмәтҗанова алда үткән киңәшмәдә кабул ителгән карарлар үтәлешенә анализ белән чыгыш ясады.
Яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы О. Лаврентьева хоккей тартмаларын бизәкләү буенча районда үткән балалар рәсемнәре конкурсыннан кайбер эшләрне тәкъдим итте.
Киңәшмәгә чакырылган 118 нче һөнәр училищесы җитәкчесенә район башлыгы җирле үзидарә органнары белән үзара эш итәргә, укучыларны тәрбияләү эше белән күбрәк шөгыльләнергә, үзләрендә тәрбияләнүчеләрне ешрак контрольдә тотарга киңәш итте.
2013 елның гыйнвар-февралендә район һәм авыл җирлекләре бюджетының үтәлеше турындагы информация белән финанс-бюджет палатасы рәисе Л. Завалишина чыгыш ясады. Район буенча еллык билгеләнүгә үз керемнәрен кертү 20 процентка үтәлгән (АҖ бюджеты - 19 процентка), бу нигездә җир участокларын сату һәм физик затларның керемнәренә салынган салымнар хисабына. Авыл җирлекләрендә мөлкәткә салынган салым буенча недоимка җыю эше бик үк яхшы алып барылмый. АҖ секретарьлары кыскача гына бюджетның керемнәр һәм чыгымнар өлеше үтәлеше: план, факт һәм үтәмәү сәбәпләре турында сөйләделәр.
Финанс-бюджет палатасында әйдәп баручы белгеч О. Пьянзина быелгысы елның ике аенда электр энергиясе һәм газ чыгымнарына анализ ясады. Яңа объектларны сафка бастыру уңаеннан фактта газ куллану үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда арткан һәм 797,3 мең куб.метр тәшкил иткән (724,2 булган). Кайбер объектларда коррекцион санагычлар урнаштыру һәм тәрәзәләрне җылыту хисабына (башкаларга үрнәк булсын) экономияләүгә ирешелгән. Электр энергиясен сарыф итү, урамнарга 500ләп өстәмә яктырткычлар куелуга да карамастан, үткән елның ике ае белән чагыштырганда шактый кимегән (31 мең сумга) һәм бу аларга автоматика урнаштыру хисабына килеп чыга.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева АҖ-дә фатирларны хосусыйлаштыру турында сөйләп үтте, муниципаль учреждениеләр тарафыннан күчемсез объектларга оператив идарә итү хокукын теркәү турындагы информация белән таныштырды. Район башлыгы муниципаль милеккә караган биналардан файдаланган өчен аренда түләве буенча ай саен хәбәр биреп торырга, арендага алынган биналардагы электр энергиясе һәм газ чыгымнары мониторингын алып барырга кушты.
Хуҗалык-финанс мәсьәләләренең барысы да диярлек бюджет акчаларын сакчыл файдалануны күздә тотып тикшерелде, акчаның бер тиене дә җилгә очарга тиеш түгел.
Район порталында АҖ башлыкларының эше һәм документларның электрон әйләнеше, авыл китапханәләрен Интернетка тоташтыру турында район башкарма комитетының мәгълүматлаштыру бүлеге начальнигы Александр Янов җиткерде.
Район башлыгы 9 майга кадәр АҖ башлыкларына сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлләрне реставрацияләү (авыллардагы), ә һәйкәл булмаган урыннарда (Андреевка, Яңа Иванаево авыллары) бәйрәмгә чаклы төзү эшләрен йөкләде, "Яңарыш" хәйрия фондына акча күчергән АҖ башлыкларына рәхмәт белдерде. Болардан тыш, киңәшмәдә авыл җирлекләренең көндәлек эшчәнлекләрендәге агымдагы башка мәсьәләләр дә каралды.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев