2 февральдә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан авыл китапханәсендә хезмәт ветераны Галия Сәгыйр кызы Кәлимуллина белән очрашу оештырылган.
- Акъяр авылында үз гомерләрен намуслы, фидакарь хезмәт белән үткәргән хезмәт сөючән кешеләр байтак. Әмма аларның берсе генә III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры булып тора. Бу - Галия апа Кәлимуллина, - дип язган редакциягә Акъяр клубының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Халикова.
- Ул 1941 елның 9 ноябрендә гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә, әтисе ул чакта фронтта була. Беренче тапкыр үзенең әтисен ул сугыштан соң, 1945 елда күрә. Сугыштан соң гаиләдә тагын дүрт бала туа һәм алар барысы да зур дус-тату гаиләдә үсәләр. Барысы да яшьтән үк хезмәтне ярата һәм Галия апа да 1956 елда Акъярдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач колхозга эшкә килә. Аны фермага эшкә алалар һәм ул гомер буе сыер савучы булып эшли.
1961 елның 13 гыйнварында Галия апа Фәйзрахман Хөснулла улы Кәлимуллинга кияүгә чыга, 44 ел бергә гомер итәләр, шуның 30 елдан артыгы каената һәм каенана белән. Гаиләдә 3 ул һәм кыз бала туа. Ире механизатор һәм техника буенча бригадир ярдәмчесе булып эшли. Галия апа үз эшендә зур уңышларга ирешә - ул байтак еллар дәверендә бер баш сыердан иң югары савым ала һәм ел нәтиҗәләре буенча берничә тапкыр "Социалистик ярышта җиңүче", "Бишьеллык ударнигы" исемен яулый. Шулай ук авыл Советы һәм Чистай район Советы депутаты итеп тә сайлана. "Фидакарь хезмәт өчен" медале дә бар, ә 1976 елда Галия апа III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә.
Бүгенгесе көндә Галия апа кече улы Айрат, килене Флүсә һәм 3 оныгы белән матур гына гомер итә. Әбиләре яшьтән үк оныкларын яхшылыкка , хезмәтне яратырга, әле тагын ислам нигезләренә дә өйрәтә.Үзе ураза тотып, 5 вакыт намазын калдырмый.
Без шундый авылдашларыбыз белән горурланабыз һәм: "Галия апа, исән-сау гына булыгыз!" - диябез.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев