Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Комиссия эшенең нәтиҗәсе

25 сен­тябрь­дә Ва­лен­ти­на Се­ме­няк җи­тәк­лә­гән ба­лигъ бул­ма­ган­нар эше бу­ен­ча ко­мис­си­я­нең чи­рат­та­гы уты­ры­шы бу­лып уз­ды. Ул ко­мис­сия әгъ­за­ла­рын яңа сек­ре­тарь - На­талья Мо­ке­е­ва бе­лән та­ныш­ты­ру­дан баш­лан­ды. Яңа сек­ре­тарь үз чи­ра­тын­да игъ­ти­бар­ны ба­лигъ бул­ма­ган­нар­га бер­ке­тел­гән ке­ше­ләр­нең от­чет­лар­ны ва­кы­тын­да тап­шыр­мау­ла­ры­на һәм эш­лән­гән эш­ләр­гә юнәлт­те. Ко­мис­сия ту­лы сос­тав­та ка­рап тик­ше­ре­лә­се мәсь­ә­лә­ләр­не ка­ра­ды. Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА...

25 сен­тябрь­дә Ва­лен­ти­на Се­ме­няк җи­тәк­лә­гән ба­лигъ бул­ма­ган­нар эше бу­ен­ча ко­мис­си­я­нең чи­рат­та­гы уты­ры­шы бу­лып уз­ды. Ул ко­мис­сия әгъ­за­ла­рын яңа сек­ре­тарь - На­талья Мо­ке­е­ва бе­лән та­ныш­ты­ру­дан баш­лан­ды. Яңа сек­ре­тарь үз чи­ра­тын­да игъ­ти­бар­ны ба­лигъ бул­ма­ган­нар­га бер­ке­тел­гән ке­ше­ләр­нең от­чет­лар­ны ва­кы­тын­да тап­шыр­мау­ла­ры­на һәм эш­лән­гән эш­ләр­гә юнәлт­те. Ко­мис­сия ту­лы сос­тав­та ка­рап тик­ше­ре­лә­се мәсь­ә­лә­ләр­не ка­ра­ды.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

Бу көн­не ко­мис­сия уты­ры­шы­на 8 ке­ше ча­кы­рыл­ган иде, шу­лар­ның өче­се - 1-2 ел ПДН-да исәп­тә то­ру­чы ба­лигъ бул­ма­ган ба­ла­лар. Ми­ха­ил - Пет­ро­па­вел Бис­тә­сен­нән, Ка­те­ри­на - Крас­ный Ок­тябрь­дән, Ди­ма - Зи­рек­ле­дән. Пе­да­гог­лар фи­ке­рен­чә, алар тө­зәл­гән­нәр, акыл­га утыр­ган­нар, алар­ның тәр­тип­лә­ре­нә дәгъ­ва юк. Ка­бат ял­гыш юл­га бас­мас­ка өн­дәп, алар­ны исәп­тән тө­шер­де­ләр.

Але­ша­га яшәү уры­ны сай­лау мәсь­ә­лә­се кис­кен тор­ды. Төр­мә­дән кайт­кан әти­се­нең үз то­ра­гы юк, шу­ңа да улын опе­кун­лык­ка ал­ган га­и­лә­дән ала ал­мый. Опе­кун­нар ма­лай та­гын юл­дан язар дип кур­ка­лар, шу­ңа да әти­се­нә би­рә­се­лә­ре кил­ми, өс­тә­ве­нә, Ле­ша аны хә­тер­лә­ми дә. Ни­ко­лай үзе дә улы­на опе­кун­нар­да яшә­ве әй­бәт­рәк бу­лыр, дип са­ный, шу­лай итеп, улын­нан үз их­ты­я­ры бе­лән баш тарт­ты. Ко­мис­сия әгъ­за­ла­ры бу хәл­не аң­лап эш ит­те­ләр.

Ял­ган га­мәл кыл­ган яшүс­мер­ләр­нең әти-әни­лә­ре­нә ту­ты­рыл­ган ике бер­кет­мә ка­рап тик­ше­рел­де. 118 нче ҺУ-да уку­чы Алек­сандр исе­рек ки­леш урам­да йөр­гән. "Дус­ла­р бе­лән сы­ра эч­тек", - ди ул. Бу ва­кыт­та әни­се өй­дә, тик үзе дә кыз­ма­ча бул­ган. Алек­сандр хез­мәт сө­ю­чән, ты­ныч хо­лык­лы үс­мер. Ко­мис­сия әгъ­за­ла­ры аның бе­лән ип­ләп сөй­ләш­те­ләр, ә әни­се­нә улын тәр­би­я­ләү­гә игъ­ти­бар бир­мә­гә­не өчен шт­раф сал­ды­лар. Яңа Чиш­мә­дән гр. З.га да шт­раф тү­ли­се - 7 сен­тябрь­дә ба­лигъ бул­ма­ган улы исе­рек ки­леш әти­се­нең ав­то­мо­би­лен ку­ып алып ки­теп, Яңа Чиш­мә ура­мын­да җил­дер­гән­дә бө­тен по­ли­ци­я­не аяк­ка бас­тыр­ган (бу хак­та га­зе­та­да язып чы­гыл­ды).

Уты­рыш аза­гын­да ко­мис­сия әгъ­за­ла­ры уңыш­сыз га­и­лә­ләр­нең өй­лә­ре­нә ба­ру ва­кы­тын ки­леш­те­ләр, бе­рен­че рейд бү­ген үк бу­ла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев