Конкурста җиңгәннәр
Үткән чәршәмбедә Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов ТР төзелеш һәм ТКХ министрлыгында "2011 елда иң төзек торак пункт" дип аталган республика конкурсында җиңгән өчен өченче дәрәҗә дипломга ия булган. Евгений СТАРОВ Конкурска йомгак ясаганда торак пунктларның каралган булуына, юлларның, чишмәләрнең, социаль-мәдәни объектларның, зиратларның, шәхси йортларның торышына, яшелләндерүгә төп игътибар...
Үткән чәршәмбедә Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов ТР төзелеш һәм ТКХ министрлыгында "2011 елда иң төзек торак пункт" дип аталган республика конкурсында җиңгән өчен өченче дәрәҗә дипломга ия булган.
Евгений СТАРОВ
Конкурска йомгак ясаганда торак пунктларның каралган булуына, юлларның, чишмәләрнең, социаль-мәдәни объектларның, зиратларның, шәхси йортларның торышына, яшелләндерүгә төп игътибар бирелгән. Гравюра белән таш статуэтка һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзасы куелган дипломны министр Ирек Фәйзуллин тапшырган. 500гә якын кешесе булган торак пунктлар арасында Акбүре авылы республикада иң төзек авылларның берсе дип танылган. Шулай ук авыл җирлеге счетына 47 мең сум акча да күчергәннәр, ул авылны төзекләндерүгә тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев