Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • КОРБАН МӘҖЛЕСЕ - ТУБЫЛГЫ ТАУДА

    Бө­тен дөнь­я­га та­рал­ган мө­сел­ман хал­кы 6 но­ябрь­дә ис­лам­да иң олы бәй­рәм - Кор­бан га­е­тен бил­ге­ләп үт­те. Бәй­рәм көн­нә­рен­дә дин то­ту­чы­лар кор­бан ча­ла­лар, гый­ба­дәт кы­ла­лар, Ал­лаһ­тан кыл­ган гө­наһ­ла­ры өчен ки­че­рү­ен со­рый­лар, ятим­нәр­гә, мох­таҗ­лар­га яр­дәм итә­ләр. Бәй­рәм­нең төп мәгъ­нә­се -- Ал­лаһ­ка якы­наю, шәф­кать­ле­лек кы­лу. Азат МУ­СИН

    Ра­йон­да һәр ел­ны Кор­бан бәй­рә­ме уңа­ен­нан бе­рәр авыл­да бар­лык та­тар авыл­ла­рын­нан, ТР Ди­ния нә­за­рә­тен­нән ку­нак­лар ча­кы­рып мәҗ­лес (аш) уз­ды­ру күр­кәм тра­ди­ци­я­гә ке­реп кит­те.

    18 но­ябрь­дә Ту­был­гы Тау­да үт­кән Кор­бан мәҗ­ле­се­нә 100дән ар­тык ке­ше җы­ел­ды. Мәҗ­лес ал­дын­нан Чис­тай ра­йо­ны имам-мөх­тә­си­бе Ал­маз хәз­рәт Коръ­ән­нән сү­рә­ләр укы­ды. Җы­ел­ган ку­нак­лар­ны ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов җы­лы кот­ла­ды. Ае­рым ал­ган­да, ул те­лә­сә кай­сы дин­нең ба­ры ях­шы­га, иге­лек кы­лыр­га, тү­зем­ле­лек­кә ге­нә өй­рә­тү­ен бил­ге­ләп үт­те. Һәр мө­сел­ман өчен из­ге са­нал­ган бу бәй­рәм ке­ше­ләр­не күр­кәм эш­ләр­гә, иге­лек кы­лыр­га, баш­ка дин вә­кил­лә­рен, бер-бер­сен хөр­мәт итәр­гә ча­кы­ра. "Без мә­чет­лә­ре­без­гә, чир­кәү­лә­ре­без­гә яр­дәм итеп то­ра­чак­быз, һәр­ва­кыт гый­ба­дәт йорт­ла­рын­нан азан һәм чаң та­выш­ла­ры ише­те­леп тор­сын, һәм­мә­гез­гә сә­ла­мәт­лек, имин­лек, мул­лык те­лим", - дип бил­ге­ләп үт­те ул. Бы­ел Ту­был­гы Тау мә­че­те­нә 20 ел ту­ла, юби­лей хөр­мә­те­нә В.М. Коз­лов шу­шы авыл мә­че­те­нең имам-ха­тый­бы Хә­ниф За­ри­пов­ка сер­ти­фи­кат тап­шыр­ды. Ул шу­лай ук мәр­тә­бә­ле ку­нак, ТР мө­сел­ман­на­ры Ди­ния нә­за­рә­те рә­и­се мөф­ти Ил­дус хәз­рәт Фә­из­гә дә ис­тә­лек­ле бү­ләк тап­шыр­ды.

    Ан­нан соң мөф­ти Ил­дус хәз­рәт Фә­из бәй­рәм вә­га­зе сөй­лә­де, бәй­рәм бе­лән кот­лап, ра­йон җи­тәк­че­лә­ре­нә, бар­лык яңа­чиш­мә­ле­ләр­гә җы­лы ка­бул ит­кән­нә­ре өчен рәх­мәт бел­дер­де, авыл мә­че­те имам-ха­тый­бы Хә­ниф За­ри­пов­ка ТР мө­сел­ман­на­ры Ди­ния нә­за­рә­те­нең Рәх­мәт ха­тын тап­шыр­ды.

    Бәй­рәм ашын­нан соң ра­йон­ның имам-мөх­тә­си­бе Ил­гиз хәз­рәт Әш­рә­пов, авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Фә­рит Фәт­та­хов җы­ел­ган ку­нак­лар­ны бәй­рәм бе­лән кот­лап из­ге те­ләк­лә­рен җит­кер­де­ләр.

    Ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва ра­йон­да Кор­бан мәҗ­ле­се­нең 12 нче мәр­тә­бә (һәр ел­ны) үт­кә­ре­лү­ен бил­ге­ләп үт­те, (ки­лә­се ел­да ул Зи­рек­ле­дә бу­ла­чак). Ул ту­был­гы­тау­лы­лар­га ку­нак­чыл бу­лу­ла­ры, тәм­ле сый-нигъ­мәт­лә­ре өчен рәх­мәт бел­дер­де. Шу­шы Кор­бан ашын уз­ды­ру­га яр­дәм ит­кән ига­нә­че­ләр­гә: Ри­шат Би­ла­лов­ка, Ри­нат Фәс­са­хов, Хә­лим Бил­да­нов, Ра­вил һәм На­и­лә За­ки­ро­валар, Ил­гиз Әш­рә­пов, Кад­рия На­сый­ро­ва, Го­мәр Фәс­хет­ди­нов, Ил­дар Ра­ма­за­нов, Азат Му­син, Фә­рит һәм Әлфирә Гай­фет­ди­нов­лар, Ва­зыйх һәм Ис­ла­мия Мор­та­зин­нар, Рә­фис Хә­би­бул­лин, Рә­фис Зи­ни­я­тул­лин, Ва­хит Сә­хә­би­ев, Рә­шит Кы­я­мов, Лу­и­за Ис­ха­ко­ва, Эль­ми­ра Нә­фи­ко­ва, Гөл­си­нә Мө­бә­рак­ши­на, АҖ баш­лык­ла­ры: Риф­кат Миръ­я­ку­пов, Җәү­дәт Җә­лә­лет­ди­нов, Фә­рит Фәт­та­хов, Да­ни­яр Гай­нул­лин, Җә­лил Гай­фет­ди­нов һәм Ва­хит Са­дый­ков­ка, аш уз­ды­ру­га кор­бан са­ры­гы бир­гән Гөл­чә­чәк Әх­мәт­вә­ли­е­ва бе­лән кор­бан (сы­ер) ите бир­гән Го­мәр Сө­ләй­ма­нов­ка ае­ру­ча рәх­мәт бел­дер­де. Аш­тан соң күп ке­нә ку­нак­лар ра­йон­ның имам-мөх­тә­си­бе Ил­гиз хәз­рәт бе­лән авыл мә­че­те­нә өй­лә на­ма­зы укыр­га юнәл­де­ләр.

    Рә­сем­дә: На­и­лә За­ки­ро­ва, Ил­дус хәз­рәт Фә­из, Вя­чес­лав Коз­лов, Ал­маз хәз­рәт һәм Ил­гиз хәз­рәт Әш­рә­пов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: