Коррупциягә – киртә!
Коррупциягә каршылык күрсәтү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында кайбер мәсьәләләр каралды. 2012 елның I ярты еллыгы өчен Яңа Чишмә районы коррупциягә каршы комплекслы программаның үтәлешенә анализ ясап коррупциягә каршылык күрсәтү буенча комиссия секретаре Вячеслав Темников чыгыш ясады. Ул шулай ук комиссия әгъзалары әлеге мәсьәлә буенча РФ һәм ТР законнары актларына...
Коррупциягә каршылык күрсәтү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында кайбер мәсьәләләр каралды.
2012 елның I ярты еллыгы өчен Яңа Чишмә районы коррупциягә каршы комплекслы программаның үтәлешенә анализ ясап коррупциягә каршылык күрсәтү буенча комиссия секретаре Вячеслав Темников чыгыш ясады. Ул шулай ук комиссия әгъзалары әлеге мәсьәлә буенча РФ һәм ТР законнары актларына кертелгән үзгәрешләр белән дә таныштырды.
Полиция бүлегенең коррупциягә каршылык күрсәтү буенча һәм икътисадый иминлек оперуполномоченные капитан Рамил Кирхиевның иноформациясе тыңланды. Агымдагы елда районда коррупцион характердагы ике җинаять кылынган. Шуларның берсе буенча район мәдәният йортларының берсендә директор булып эшләгән (элек) берәү бирелгән акчаларны үзләштергәне өчен шартлы рәвештә хөкемгә тартылган. Икенче очракта башка районда яшәүче берәү ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә маташкан. Нәтиҗәдә ул машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән һәм тәкъдим ителгән ришвәт күләменнән 30 тапкырга күбрәк (140 мең сумга якын) штраф түләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев