Күпчелек арттырып түләде
Шимбә көнне Яңа Чишмәдә үткән бәйрәм алды ярминкәсендә халык: сатучылар һәм сатып алучылар әллә ни күп түгел иде. Бу көнне кешеләр киләчәкне күздә тотып эш иттеләр. Ике сәүдә ноктасында чебешләр һәм каз бәбкәләре, икесендә җиләк-җимеш куаклары үсентеләре саттылар. Бәяләре кесәгә сукса да, соңгы сәүдә нокталарын халык үз итте. Үсентеләрнең сыйфатлы...
Шимбә көнне Яңа Чишмәдә үткән бәйрәм алды ярминкәсендә халык: сатучылар һәм сатып алучылар әллә ни күп түгел иде.
Бу көнне кешеләр киләчәкне күздә тотып эш иттеләр. Ике сәүдә ноктасында чебешләр һәм каз бәбкәләре, икесендә җиләк-җимеш куаклары үсентеләре саттылар. Бәяләре кесәгә сукса да, соңгы сәүдә нокталарын халык үз итте. Үсентеләрнең сыйфатлы булуына шикләнсәләр дә, башкасы булмагач, яңачишмәлеләр 300-400 сум торган үсентеләрне сатып алырга мәҗбүр булдылар. Өйләренә кайтып, әйбәтләп карагач кына җиләк тамырларының черегән булуын абайладылар.
Йомырка тавыклары (яшь) 180-200 сумга бәяләнсә, каз бәбкәсе бәясенә (250 сум) үзгә токымлы чебешләр дә тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, кичке якта Яңа Чишмә урамнарында "Кош" дигән язулы машинада чебешләрнең бәясе төшерелгән иде.
Ярминкәдә халыкка сөт һәм ит ризыклары тәкъдим ителде. Ярминкәдә эшмәкәрләр һәм шәхси затлар саткан товардан 222222 сум акча кергән.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев