Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кышны озаттык

    Кыш аза­гын­да аны оза­ту күр­кәм тра­ди­ци­я­гә әве­рел­де. 26 фев­раль көн­не Яңа Чиш­мә ра­йон үзә­ген­дә бәй­рәм яр­мин­кә­се гөр­лә­де, ә РМЙ кар­шын­да­гы мәй­дан­да са­лам­нан ясал­ган кыш ка­рач­кы­сын ян­дыр­ды­лар. Ев­ге­ний СТА­РОВ

    Яр­мин­кә­дә авыл то­вар җи­теш­те­рү­че­лә­ре һәм шәх­си ху­җа­лык­лар җи­теш­тер­гән төр­ле про­дук­ция са­тыл­ды. Бу көн­не дуң­гыз ба­ла­ла­ры, ит, май, кол­ба­са, сөт ри­зык­ла­ры иң үтем­ле то­вар­лар­дан бул­ды. "Зу­бов В.С." КФХ да үс­те­рел­гән дуң­гыз ба­ла­ла­ры бик тиз са­ты­лып бет­те (рә­сем­дә алар­ны ма­ши­на­дан са­ту су­рәт­лә­нә), бә­я­се - те­ре авыр­лы­гы 150 сум­нан иде. Алар­ны та­гын бер пар­тия алып ки­леп сат­ты­лар. Яр­мин­кә­дә фер­мер Алек­сандр Са­вель­ев та дуң­гыз ба­ла­ла­ры сат­ты, тик аны­кы­лар бе­раз ке­че­рәк иде­ләр. Вла­ди­мир Зу­бов ки­лог­рам­мы 170 сум­нан сы­ер ите сат­ты, аңа да со­рау зур бул­ды, чөн­ки шәх­си ху­җа­лык­лар­да ит бә­я­се кыйм­мәт­рәк йө­ри. Про­дук­ция са­ту ал­дан­рак баш­лан­ды, шәх­си ху­җа­лык­лар алып кил­гән сы­ер, са­рык, дуң­гыз ит­лә­ре үтем­ле бә­я­дән тиз са­ты­лып бет­те, дуң­гыз мае, ба­лык алыр­га мөм­кин иде. КМС за­во­ды про­дук­ци­я­се­нә их­ты­яҗ зур бул­ды, ки­лог­рам­мы 150 сум тор­ган ак май­ны кай­бер­әүләр хәт­та би­шәр ки­ло да ал­ды. Акъ­яр­лы­лар алып кил­гән сөт, эрем­чек, кай­мак­ны да тиз ара­да алып бе­тер­де­ләр. "Ка­рат" ко­о­пе­ра­ти­вы алып чык­кан кол­ба­са­ның да ас­сор­ти­мен­ты киң иде, ха­лык аны да үз ит­те. Ха­тын-кыз­лар кө­не ал­дын­нан кип­кән җи­ләк-җи­меш, ху­җа­лык то­вар­ла­ры да әй­бәт са­тыл­ды. Пеш­кән ка­мыр ри­зык­ла­ры, яшел­чә­ләр дә са­тып алу мөм­кин иде. Ма­ши­на­дан кап­чы­гы 300 сум­нан фу­раж һәм ки­лог­рам­мы 4 сум­нан ар­па са­тыл­ды, тик азык­ка их­ты­яҗ зур тү­гел иде. Яңа­чиш­мә­ле­ләр һәм ра­йон ку­нак­ла­ры үз­лә­ре те­лә­гән про­дукт са­тып ала, кай­нар кой­мак­тан авыз итеп кай­нар чәй эчә ал­ды­лар, алар­ны ки­тап­ха­нә һәм ур­та мәк­тәп хез­мәт­кәр­лә­ре сый­ла­ды. Сал­кын җил­ле көн­дә кай­нар чәй эчеп җы­лын­ган ха­лык оеш­ты­ру­чы­лар­га рәх­мәт бел­дер­де. Бу юлы са­ту­да бо­зау­лар юк иде, гәр­чә алар­ны алыр­га те­ләү­че­ләр бул­са да. Яр­мин­кә­дә 500 мең сум­нан ар­тык бә­я­гә то­вар са­тыл­ган. Ачык төс­ле кос­тюм­нар­дан Мә­дә­ни­ят бү­ле­ге хез­мәт­кәр­лә­ре кү­ңел­ле җыр­ла­ры бе­лән ха­лык­ны Май ча­бу бәй­рә­ме­нә кыс­тап, ча­кы­рып тор­ды­лар. Ба­ла­лар өчен кон­курс­лар, ярыш­лар оеш­ты­рыл­ды, бәй­рәм аза­гын­да кыш ка­рач­кы­сы ян­ды­рыл­ды.

    Кыш­ны оза­ту бәй­рә­мен­дә ха­лык күп тү­гел иде, ә бит оеш­ты­ру­чы­лар як­таш­ла­рын то­вар­лар һәм бәй­рәм ат­мос­фе­ра­сы бе­лән сө­ен­де­рер­гә ты­рыш­ты­лар. Бу юлы ба­ла­лар­ны ат­-ча­на­ла­ры­на утыр­тып йө­рү­ләр дә бул­ма­ды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: