Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Кызлар сынатмады

Бул­ган­нан бар да бу­ла, ди­ләр. 15 март­та ра­йон Мә­дә­ни­ят йор­тын­да үт­кән "Я­гез әле, кыз­лар!" бәй­ге­сен­дә көч сы­наш­кан, төр­ле як­лап үз­лә­ре­нең уң­ган-бул­ган­лык­ла­рын күр­сәт­кән Ак­бү­ре, Яңа Чиш­мә, Ту­был­гы Тау, Чал­лы Ба­шы, Шах­май, Зи­рек­ле авыл­ла­ры кыз­ла­ры­ның (8-9 сый­ныф­лар) чы­гыш­ла­рын кү­зәт­кән­дә бу сүз­ләр­нең хак­лы­гы­на та­гын бер кат ина­на­сың. Ә ме­нә Чер­туш, Акъ­яр, Әдәм­сә­дән кат­на­шу­чы...

Бул­ган­нан бар да бу­ла, ди­ләр. 15 март­та ра­йон Мә­дә­ни­ят йор­тын­да үт­кән "Я­гез әле, кыз­лар!" бәй­ге­сен­дә көч сы­наш­кан, төр­ле як­лап үз­лә­ре­нең уң­ган-бул­ган­лык­ла­рын күр­сәт­кән Ак­бү­ре, Яңа Чиш­мә, Ту­был­гы Тау, Чал­лы Ба­шы, Шах­май, Зи­рек­ле авыл­ла­ры кыз­ла­ры­ның (8-9 сый­ныф­лар) чы­гыш­ла­рын кү­зәт­кән­дә бу сүз­ләр­нең хак­лы­гы­на та­гын бер кат ина­на­сың. Ә ме­нә Чер­туш, Акъ­яр, Әдәм­сә­дән кат­на­шу­чы бул­ма­ды. Мә­шә­кать­лә­неп то­рыр­га те­лә­мә­гән­нәр, кү­рәм­сең…

Бәй­ге ди­гәч тә, сүз ба­ры җи­ңү-җи­ңе­лү ту­рын­да гы­на ба­рыр­га ти­еш тү­гел­дер. Ул көн­не кыз­лар ара­сын­да ра­йон сәх­нә­се тү­ре­нә тәү­ге ады­мын ясау­чы­ла­ры да, бәй­ге­дә үз көч­лә­рен бе­рен­че тап­кыр гы­на сы­нап ка­рау­чы­лар да бул­ган­дыр. Тә­вә­ккәл­ләп кат­на­шу­ла­ры да - үзе бер ба­тыр­лык. Кыз­лар­ның бер­се дә юга­лып кал­ма­ды, бул­ды­ра ал­ган­ча ба­ры ал­га ом­тыл­ды­лар. Әл­бәт­тә, бәй­ге баш­лан­ган­чы бе­раз дул­кын­ла­ну­ла­ры си­зе­лә иде си­зе­лү­ен. Та­ма­ша­чы да көт­те­реп ялык­тыр­ды бу­гай алар­ны: кыс­татып кы­на, бе­рән-сә­рән ге­нә кил­де­ләр, зал­да буш урын­нар күп иде. Әл­лә ке­рү тү­ләү­ле бул­ган­га (25 сум!), әл­лә элен­гән афи­ша­лар­ны күр­ми, ишет­ми кал­ган­нар­мы…

Та­ма­ша баш­ла­ныр ал­дын­нан жю­ри әгъ­за­ла­ры кыз­лар­ның фо­йе­да урын ал­ган кул эш­лә­ре күр­гәз­мә­сен ка­рап әй­лән­де­ләр. Ан­да­гы зур хез­мәт­не кү­реп, алар ара­сын­нан һич ке­нә дә кем­нең­дер исе­мен ае­рым бил­ге­ләп үтә­се кил­ми. Ба­ры­сы да кул эше­нә уң­ган, бай фан­та­зи­я­ле. Ни­ләр ге­нә юк иде ан­да: чик­кә­не дә, бәй­лә­гә­не дә, үреп ясал­га­ны да, кар­ти­на­лар, са­выт-са­ба, ва­за, чә­чәк­ләр ди­сең­ме, са­нап бе­те­рер­лек тү­гел. Алар ту­рын­да ху­җа­ла­ры кыс­ка­ча гы­на сөй­ләп тә бир­де. Ә ал­да исә кыз­лар­ны кы­зык­лы сы­нау кө­тә иде. Кыз­лар ди­гән­нән, үз­лә­ре бе­лән дә та­ныш­ты­рып үтим әле.

Алар рәсемдә уңнан - сулга: Гө­ли­нә На­сый­ро­ва, Ай­гөл Нурт­ди­но­ва, Гөл­ге­нә Ис­мә­гый­ле­ва, Гө­ли­нә Гыйль­ма­но­ва, Ра­лия Ба­һаут­ди­но­ва, Ди­лә­рә Вә­гый­зо­ва. Бәй­ге баш­ла­нып, бе­рен­че та­ныш­ты­ру би­ре­ме ва­кы­тын­да ук һәр­бер­се үзе­нең мил­ли хис­ле бу­луы, үз хал­кы, ту­ган­на­ры, якын­на­ры бе­лән го­рур­ла­нуы, иҗат­ны, ту­ган тел­не яра­ту­ла­ры, бе­лем­ле дә, җыр-би­ю­гә һә­вәс, спорт­ны да үз итү­лә­ре ту­рын­да сөй­ләп үт­те­ләр. Бо­лар­ның ба­ры­сын да эк­ран­да­гы слайд­лар­дан да ачык кү­рер­гә мөм­кин бул­ды. Кыз­лар­ның һәр­бер­сен тың­ла­ган­нан соң, алар­ның ал­да­гы би­рем­нәр­дә дә сы­нат­мау­ла­ры көн ке­бек ачык иде, ди­яр­гә бу­ла. Шу­лай бул­ды да. Алар көн­дәш­лә­ре ягы­на ак­рын гы­на күз ат­ка­лап, бер­сен-бер­се уз­ды­ра-уз­ды­ра, нә­зек итеп бә­рәң­ге дә әр­че­де­ләр, вак итеп ток­мач та (җә­еп) кис­те­ләр (бу урын­да шу­ны да ис­кәр­теп үтим әле, әле­ге эш­ләр­не баш­кар­ган­да Гө­ли­нә (Ак­бү­ре­дән), Гөл­ге­нә һәм Ай­гөл ал­ла­ры­на - алъ­яп­кыч, баш­ла­ры­на яу­лык та ябар­га оныт­ма­ды­лар, бу - кыз­лар­ның пөх­тә­ле­ген, чис­та­лы­гын күр­сә­тү­че бил­ге, мо­ны жю­ри да игъ­ти­бар­сыз кал­дыр­ма­ды), озын то­лым­лы ип­тәш кыз­ла­ры­на при­чес­ка да яса­ды­лар, җыр-би­ю­гә ос­та­лык­ла­рын, мо­да да күр­сәт­те­ләр. Ә ме­нә бәй­ге­не алып ба­ру­чы АМЙ ди­рек­то­ры Ил­наз Шәй­хет­ди­нов чи­рат­та­гы би­рем­не игъ­лан итеп, кыз­лар­га мә­каль­не дә­вам ит­те­рү ки­рәк­ле­ген әйт­кәч, ха­лык ара­сын­да киң та­ра­лу ал­ма­ган мә­каль­ләр сай­лан­ган иде бул­са ки­рәк, ба­ры­сы да авыр­сы­нып, тын кал­ды, өче­се ге­нә (Ай­гөл, Гөл­ге­нә, Гө­ли­нә, җа­вап бир­гә­лә­де. Нә­ти­җә яса­ган­да бал­лар ае­рым­лы­гы да күб­рәк, мө­га­ен, нәкъ ме­нә шул би­рем­дә бул­ган­дыр. Кат­на­шу­чы­лар­ның ки­ем­нә­ре­нә кил­гән­дә, алар бер­сен­нән-бер­се ма­тур, һәр би­рем­гә ярак­лашт­ырыл­ган иде. Мо­да күр­сәт­кән­дә исә кыз­лар тө­гәл, го­рур хә­рә­кәт­ләр бе­лән сәх­нә тү­рен­нән әй­лә­неп, алар­га кыс­ка­ча гы­на аң­лат­ма да бир­де­ләр. Кыз­лар пе­ше­реп кил­гән ба­выр­сак, кош те­ле, пи­рог, чәк-чәк­ләр ту­рын­да әй­теп то­ра­сы да юк, алар­ның авыз­да эреп ки­тү­е­нә, авыз итеп ка­ра­мый, күз тө­ше­рү дә җи­тә иде. Шун­дый уң­ган, сә­ләт­ле, мил­ли җан­лы, тый­нак, бер ка­ра­саң, кыю, тап­кыр да кыз­ла­ры­быз ба­рын­да сәх­нә түр­лә­ре буш тор­мас. Әле­ге­дәй бәй­ге­ләр ба­ла­лар­ның сә­лә­тен ачык­лау­да, алар­ны яшь­тән сәх­нә­гә тар­ту­да уңай бер юл бу­лып то­ра.

Бәй­ге­нең та­ма­ша­чы за­ры­гып көт­кән иң дул­кын­лан­дыр­гыч миз­ге­ле дә ки­леп җит­те. Жю­ри әгъ­за­ла­рына иң-иң­нә­рен сай­лап алуы авыр бул­са да, ярыш­ны урын­нар­сыз күз ал­ды­на ки­те­рүе кы­ен: I-III урын­нар бил­ге­лән­де (Гөл­ге­нә Ис­мә­гый­ле­ва (рәсемдә беренче биттә), Гө­ли­нә Гыйль­ма­но­ва, Ай­гөл Нурт­ди­но­ва), баш­ка кат­на­шу­чы­лар да игъ­ти­бар­дан чит­тә кал­ма­ды. Кыз­лар­га Дип­лом­нар (I-III урын­нар­га), Рәх­мәт хат­ла­ры һәм Мә­дә­ни­ят бү­ле­ге та­ра­фын­нан алын­ган бү­ләк­ләр­не "Я­ңа Чиш­мә хә­бәр­лә­ре" ра­йон га­зе­та­сы баш мө­хәр­ри­ре Азат Му­син тап­шыр­ды.

Би­рем­нәр ара­сын­да "Сө­ю", "Миз­гел" (гим­на­зия кыз­ла­ры: Ди­а­на Са­ли­хо­ва, Гөл­наз Ла­тый­по­ва, Али­нә Кы­я­мо­ва) ан­самбль­лә­ре, Ләй­сән-Гөл­наз дуэ­ты, Ил­наз Шәй­хет­ди­нов, Фа­ил Ми­на­бет­ди­нов­лар чы­гы­шы ямь өс­те­нә ямь бу­лып, яры­шу­чы­лар­га көч өс­тәп тор­ды. Алар җыр­лар­ның да дәрт­лән­де­рә тор­ган­на­рын ("Эх, сез, ма­тур кыз­лар", "Та­ла, та­ла", "Мин си­не яра­там" һ.б.) сай­ла­ган­нар.

Әле­ге та­ма­ша­ны оеш­тыр­ган ра­йон мә­дә­ни­ят йор­ты сән­гать җи­тәк­че­се Ләй­сән Шәй­хет­ди­но­ва һәм кыз­лар­ны бәй­ге­гә әзер­ләү­че­ләр­нең куй­ган хез­мәт­лә­рен дә бил­ге­ләп үт­ми бул­мый. Хез­мә­тең­нең нә­ти­җә­се күз ал­дын­да яры­лып ят­кач, ба­ры тик иң ях­шы хис­ләр ге­нә ка­ла. Алар да бу көн­не шундый хис-той­гы­лар гына ки­чер­гән­нәр­дер, дип уй­лыйм.

Фи­да­ния ВӘ­ЛИ­УЛ­ЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новошешминск конкурс