10 декабрьдә Яңа Чишмәдә яшәүче Клавдия Ивановна Смирновага 90 яшь тула. Безнең юбилярша энергияле, көр кәефле, инициативалы, үз акылында, хәтере яхшы һәм оптимист кеше.
Аны кибетләрдә, үзе яраткан ярминкәләрдә, 9 май, өлкәннәр, инвалидлар көне хөрмәтенә оештырылган чараларда еш күрергә була. Бу юлы да без Клава түтине кибеткә барырга җыенган вакытта өендә очраттык. Клавдия Ивановна - тыл хезмәтчәне, "Хезмәт ветераны" медале, Җиңү көненә юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Клавдия Ивановнаның пенсиясе дә яхшы һәм ул үзенең фатирын гел бизәп торырга ярата. Җиһазлары да яңа аның, заманча итеп урнаштырылган: шкафлар, плазматик телевизор, диваннар, люстралар. Бар нәрсәне, вак-төягенә кадәр - өстәлгә клеенка, пәрдәләр дисеңме - үзе сайлый. Фатирдагы тәрәзәләр пластик, балконын да яхшырткан. Үзе түгел инде анысы, яллап эшләткән, тик акчаны тулысынча үзе түләгән.
Яңа сатып алуларга хирыс булса да, Клава түти акчаны әрәм-шәрәм итүче кеше түгел, киресенчә, һәр тиеннең кадерен, аның нинди хезмәт белән килүен яхшы белә.
Ул Чуаш Чабаксарында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе колхозда ат караучы булып эшләгән һәм Клава түти яшьтән үк атлар белән җиңел эш иткән: атка атланып көтү көтәргә булышкан, фургонда ипи ташыган. 1943 елда аны ФЗӨ-гә укырга җибәргәннәр, аннары 4 ел Казандагы хәрби заводта эшләгән. Тулай торакта яшәгәннәр, ашарга ризык булмаган, паек биргәннәр - кечкенә генә чи ипи кисәге. Туган ягына кайткач, бер сезон сыер савучы булып эшли, ә 1950 елда аның әтисен район милициясенә ат караучы итеп эшкә алалар һәм гаилә Яңа Чишмәгә күчә. Клава түти милициядә техничка булып эшли, аннан соң ветлечебницага санитарка булып урнаша. Ветеринария табиблары белән авылларга йөргән, махсус киемнәрне, идән юган, инструментларны стерильләштергән. Мич тә яккан, кулдаш хатын-кыз белән делянкага утынга да барган: үзләре кискән, үзләре төягән. 50 яшь тулган көненә аны яхшы эшләгәне өчен "Коммунистик хезмәт ударнигы" билгесе белән бүләкләгәннәр. Параллель рәвештә район башкарма комитетында да идән юган (башта 50 нче - 60 нчы елларда һәм район яңадан оешканнан соң 80 нче елларда да). 44 яшендә ирен җирләгән һәм ялгызы кызын тәрбияләгән. Олы улы ул вакытларда үсеп җитеп, Башкириягә киткән була. Ветлечебницадан пенсиягә чыга, әмма башкарма комитетта җыештыручы булып әле 70 яшькә кадәр эшләвен дәвам итә. Ветеранны онытмыйлар, Өлкәннәр һәм инвалидлар көннәрендә элек эшләгән урыннарыннан бүләкләр китерәләр.
Клавдия Ивановна гипертония авыруы буенча 2 төркем инвалид. Юк-юк та , кан басымы 200 дән дә артып киткән көннәр була. Әле ярый бәхетенә үзеннән бер кат өстә генә табибә Нурия Билалова яши, бик нык кысканда, тизрәк аңа керә.
Шуңа да карамастан, аның актив тормыш рәвеше алып баруына гаҗәпләнәсең! Иртән йокыдан торуга Клавдия Ивановна зарядка ясап ала, аннан бүлмә буйлап йөри, ятагын җыештыра, су процедуралары... Һәр көнне диярлек төрле ашлар (беренче һәм икенче) пешерә. Бер сүз белән әйткәндә, үзем генә диеп иренеп тормый. Фатирында чисталык хөкем сөрә - бар эшне дә башкара. Керләрен зур булмаган "Малютка" машинасында юа. Күзлексез бәйли һәм укый, үзенә һәм сатар өчен бәйләгән төрледән-төрле бик матур тапочкаларын да күрсәтте. Тегү машинасында да эшли белә. Клавдия Ивановна гармунга кушылып такмаклар җырларга да бик ярата. Үткән ел ярминкәдә тамашачылар арасында үткән конкурста приз да отты әле ул. Һәр елны санаторийга бара, анда актив төстә үзешчән сәнгатьтә катнаша. - Мине инде анда беләләр, гармунчы зур түземсезлек белән көтә. Мин күп җирдә ял иттем, гармония булмаган җиргә мин бармыйм, - ди ул. Ул район газетасының даими абунәчесе дә әле. Бервакыт газетага язылу буенча призлар уйнатуга килеп, стаканнар җыелмасы откан иде, алар аның яңа шкафына куелган.
Үзенең юбилеена кунаклар өчен махсус кухнясына ремонт ясаган. Сый-нигъмәтләр дә сатып алган, кемнең дә булса киләчәген белә ул. Кияве Николай һәм оныгы Таня белән кызы Наташа, күрше подъездагы 86 яшьлек дусты Анастасия Тропынина, аның беренче ярдәмчесе, күршесе Татьяна Грязнова, һичшиксез, булачак икән. Таня аңа гел ярдәм итеп тора: ипи дә алып кайта , кайчакларда ваннада юынырга булыша, бергәләшеп тә утыралар, чәй эчәләр. Ни генә дисәң дә, барыбер өлкән кешегә якын-тирәдә шундый булышчы кирәк.
Запас тупларга яратучы Клава түти оныгына да бүләк әзерләгән инде: 4 яңа мендәр ясап куйган. Оныгы Таня 10 сыйныфта укый һәм әбисе еш кына аңа бүләкләр бирергә ярата. Икенче оныгы Юляга (Владимирның кызы) һәм аның балаларына да булыша. Аның барлыгы 6 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар. Клавдия Ивановнага һич кенә дә үз яшен бирмәссең. Аның озын гомерле булуының сере нидә икән соң? Бәлки, сәбәбе аның ихтыяр көче нык булуындадыр, яшәргә омтылуында, яңа идеялар белән, актив яшәргә тырышуындадыр.
Ольга Иванова.
Автор фотосы
Нет комментариев