Көзге ярминкәләр башланды
Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Үткән шимбәдә башкаланың Яңа Савин районында безнең район да ярминкәдә катнашкан. Азат МУСИН Өч авыл җирлеге - Петропавел, Шахмай һәм Ленино - һәр кайсы, рус, татар һәм керәшен милләтенә туры китереп бик матур итеп бизәгәннәр, бу исә башкала халкына аеруча охшаган. КМС заводы, "Карат"...
Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Үткән шимбәдә башкаланың Яңа Савин районында безнең район да ярминкәдә катнашкан.
Азат МУСИН
Өч авыл җирлеге - Петропавел, Шахмай һәм Ленино - һәр кайсы, рус, татар һәм керәшен милләтенә туры китереп бик матур итеп бизәгәннәр, бу исә башкала халкына аеруча охшаган. КМС заводы, "Карат" (колбасалар, сырлар, ысланган ризыклар) һәм эшмәкәрләр: Р. Шәйдуллин, А. Шакиров, С. Милютин, Р. Билалова, С. Мелехов һ.б. үз продукцияләрен тәкъдим иткәннәр.
Ярминкәдә 4400 килограмм ит (шул исәптә тавыклар, казлар, үрдәкләр), 2 тоннага якын сөт продукцияләре (авыл каймаклары, катык, эремчек бик тиз сатылган), 4 тоннадан артык яшелчә сатылган, Казан халкына төрледән-төрле пешкән күмәч ише әйберләр бик тә охшаган. Сарык ите 260, сыер ите 230, дуңгыз ите 190 сумнан, сөтнең 1 литры 18 сумнан, бәрәңге - 9, кишер, суган - 12 сумнан сатылган. Барлыгы 1 млн. 200 мең сумлык табыш кергән. Ярминкәгә килгән Премьер-министр Илдар Халиков районыбызга, шул исәптән район башлыгы Вячеслав Козловка, авыл халкына ярминкәгә төрледән-төрле товар алып килгән, сәүдә рәтләрен матур итеп бизәгән һәм шәһәр кешеләрен үз продукцияләре белән тәэмин итү кирәклеген аңлап эш иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Республикабыз җитәкчелеге транспорт чыгымнарын каплау турында карар чыгарды.
Базарда иртәдән үк шәһәр кешеләре күпләп җыелды, ит, бәрәңге, яшелчә, сөт ризыклары һ.б. продукция сатып алырга теләүчеләр байтак иде. Төш вакыты җиткәнче безнең эшмәкәрләрнең алып барган продукцияләре сатылып та бетте.
Безнең район ярминкәләрдә Яңа елга чаклы һәр 2 атна саен катнаша ала. Киләсесе исә - 29 сентябрьдә. Ярминкәдә катнашырга теләүчеләргә районның авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев